Шәһри Казан

Биредә һәркем үз-үзен сыный

Моннан 8 ел элек Алабуга музей-тыюлыгында заманча рәсем сәнгате буенча беренче Бөтенроссия симпозиумы үткәргәндә оештыручылары аны шулай дәвамлы булыр дип юрадылармы икән? Ел саен бер теманы үзәккә алып («Адәм кабыргасы», «Эпос сулышы», «Тәгәрмәч» һ.б.), этник юнәлештә узучы әлеге арт-проектның быелгысы - VIII Халыкара сәнгать симпозиумы «Мәхәббәт җыры» дигән темага багышланды.

Реклама

Быел да традиция буенча Россиянең төрле шәһәр-ләреннән, чит илләрдән килгән 30 рәссам атна-ун көн буе бер түбә астында иҗат итте. Грозный, Ташкент, Екатеринбург, Казан, Уфа, Чаллы, Истанбул, Сергиев Посад... кайлардан гына килмәгәннәр. Проект, бер яктан, рәссамнарга үзара танышу, аралашу, иңгә-иң эшләп тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирсә, икенче яктан, әлеге иҗади мохиттә туган эшләр еллар дәвамында музей фондында туплана килә. Шулай булгач, оештыручыларның өр-яңа Сынлы сәнгать музее эшләү турындагы хыялы нигезсез түгел дияргә кирәктер. Арт проектның ахыр нәтиҗәсен музей-тыюлыкның күргәзмәләр залында ачылган күмәк күргәзмә бик ачык күрсәтеп тора. География киңәйгән саен, экспозиция дә кызыграк, төсләр дә җетерәк булучан. Быелгы симпозиумның иң ерак чикләрен Алтай һәм Төркия билгеләде.
Рабис СӘЛАХОВ, әлеге чараның кураторы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы (Алабуга):
- Эшне без кыш айларында ук интернет челтәрендә хәбәр салудан башлыйбыз. Башлыча этник темага эшләүче, үз халкының мәдәниятен, тарихын тирәнтен белгән, милләтпәрвәр рәссамнарны чакырырга тырышабыз. Кемне чакырсак, ничегрәк булыр дип киңәшәбез. Ел да, симпозиумга килергә теләк белдереп, безгә интернет аша эшләрен җибәргән 40-50 рәссам арасыннан утызын сайлап алабыз. Аерым бер рәссамнарны безгә тәкъдим итү очраклары да бар. Быегы арт-чара эшлекле узды - икешәр эш калдыручылар да булды. Кызганыч, самолетка билет бәяләре кинәт күтәрелү сәбәпле, Төрекмәнстаннан һәм Казахстаннан киләсе рәссамнарыбыз катнаша алмый калдылар. Үзбәкстаннан да бер генә рәссам килде.
Айгөл ОКУТАН (Төркия):
- Симпозиум эшеннән бик канәгатьмен. 4 көн дәвамында 80х80 үлчәмдәге киндердә акрил белән Ләйлә илә Мәҗнүнне эшләдем. Бу теманың чикләре Адәм-Хава, Ромео-Джульетта, Таһир-Зөһрә, Пётр-Феврония кысаларында гына да чикләнеп калмады. Иҗат өчен бирелгән вакыт бик чикле. Шуңа да эш тик тыгыз булды. Янәшәдә шундый зур осталар булганда эшләмәс җиреңнән эшлисең. Биредә мин вакытны бөтенләй башкача файдаланырга мөмкин булуын аңладым. Монда чиста профессиональ эш башкару гына аз, иҗади эш күрсәтергә кирәк иде, чөнки янәшәдә 30 оста торганлыгын бөтен күзәнәкләрең белән тоясың. Җитмәсә, бар да 40-50-60 яшьлек мәшһүр рәссамнар, атказанган сәнгать эшлеклеләре. Без, 25-35 яшьлекләр, нибары 3-4 кеше булганбыздыр. Рәссам буларак мондый олы чарада беренче генә катнашуым булгангамы, эшкә бик җаваплы карадым. Моңа кадәр әлеге проект кысаларында башкарылган эшләр эргәсендә иҗат итү дә үзенекен иткәндер. Менә ничек эшләргә кирәк дигән кебек иде алары да. Сүз дә юк, зур осталар башкарган эшләр. Гаҗәеп тупланма барлыкка килгән. Моннан 7 ел элек тә Алабугада булганым бар иде, шуңа да үземне өйдә кебек хис иттем. Оештыручылар тарафыннан шуның кадәр кайгыртучанлык, хөрмәт тойдык. 2004, 2009 елларда Тюрксойның фотолабораториясендә катнашканым булды. Бу яктан оештыру мәсьәләләрен чагыштырып карау мөмкинлегем бар. Алабугада эш башында чын иҗат әһелләре булуын һәрдаим тоеп тордык. Биредә дустанә иҗади мохит тудырылган. Музей-тыюлык директоры Гөлзадә Рәкыйп кызы Руденко соңыннан: «Беренче карашка шәһәр кунакларны кабул итүгә, хөрмәт күрсәтүгә, экскурсияләргә билгеле бер күләмдә чыгымнар тотса да, рәссамнар калдырган байлык белән чагыштырганда ул тиен генә», - дип, рәссамнарга түбәнчелек белән баш иде. Чыннан да, биредәге эшләрне күреп, теләсә кайсы заманча сәнгать музее көнләшер иде.
Салават ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ, проект авторы (Уфа):
- Үз концепцияңнең алга баруын күрү һәркем өчен сөенечле хәл. Шуңа да бу проекттан мин ел да канәгать булып кайтам. Ул һич уйламаганда гына барлыкка килде кебек. Этюдлар язудан башланган чара иде юкса. Музей-тыюлык директоры Гөлзадә Рәкыйповна белән фикер уртаклаша торгач, аның симпозиум кысаларына туры килмәвен ачыклап, бу чараның нигезендә саллы эш булырга тиеш, дидек. Иҗатка, мәдәнияткә, сәнгать кешесенә карата бөтенләй башка фикер уятырга тиеш иде ул. Шуңа да конкрет концептуаль темалар алып («Бишек җыры», «Алтын чәчәк», «Тәгәрмәч»), шуларны фәлсәфи ачарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Нинди генә проект булмасын, кеше аннан йә югалту, йә табыш белән чыга. Ә әлеге симпозиумны иҗади ярыш дисәң, ярыш-бәйге түгел инде ул. Биредә һәркем үз-үзен сыный. Эшләмәсәң генә алга барып булмый. Мин симпозиумнарның һәркайсын иҗатта алга илтүче бер адым дип бәялим. Киләсе елга да инде күз уңында тоткан темабыз бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: