Шәһри Казан

Бәллүр люстра

Әй, бу гомер дигәнең: искән җил кебек үтә дә китә икән. Сизмичә дә каласың. Башта укып белем алырга, эшкә урнашырга, гаилә корырга, карьера ясарга омтыласың. Аннары инде балалар язмышы белән яши башлыйсың... Гафур Әхтәмович та шулай җайлы гына яшәп ята иде. Әмма күптән түгел булган бер вакыйга аның язмышын үзгәртеп,...

Реклама

Әй, бу гомер дигәнең: искән җил кебек үтә дә китә икән. Сизмичә дә каласың. Башта укып белем алырга, эшкә урнашырга, гаилә корырга, карьера ясарга омтыласың. Аннары инде балалар язмышы белән яши башлыйсың...
Гафур Әхтәмович та шулай җайлы гына яшәп ята иде. Әмма күптән түгел булган бер вакыйга аның язмышын үзгәртеп, җайлы гына барган тормыш арбасын түнтәреп каплый язды... Бүген, шул хакта уйлап, ул үзе дә хәйран кала. Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу? Хәтер аны үткәннәргә кайтарды.
***
Институтны тәмамларга ярты ел вакыт бар иде әле. Казанга якын гына бистәдәге бер мәктәп директоры, институт ректоры янына килеп:
- Физика укытучыбыз йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Уку елы тәмамлана. Тиздән имтиханнар. Зинһар, берәр чыгарылыш курсы студентын безгә җибәрегез әле, - дип үтенде.
Ректор җайлы кеше иде, коллегасының хәлен яхшы аңлады. Эшне озакка сузмыйча, директорның үз алдында ук факультет деканын чакырып киңәшләште дә бишенче курс студенты Гафур Минзариповны, «вакытлыча укытып тору шарты белән», мәктәпкә җибәрергә рөхсәт бирде.
Гафур бу тәкъдимгә үзе дә шатланып риза булды. Укуы әйбәт бара, «койрыклары» юк, чыгарылыш имтиханнары өчен дә борчыласы түгел, диплом эше дә төгәлләнү алдында...
Күпчелеге хатын-кызлардан торган коллективта яшь мөгаллимне тыныч кабул иттеләр. Алда имтиханнар торганлыктан, һәркем үз шөгыле белән мәшгуль иде. Гафур да беренче көннән үк башы-аягы белән эшкә чумды. Өченче буын педагоглар династиясеннән булганга, бу һөнәрне үз теләге белән, яратып сайлаганга, укучылар белән дә, коллегалары белән дә уртак тел табу кыен булмады. Шуңа күрә, уку елы тәмамлангач та, Гафурга мәктәптә эшкә калырга тәкъдим ясадылар. Калды, матур гына эшләп китте. Өч ел эшләгәч, уку-укыту бүлеге мөдире иттеләр, тагын ике елдан мәктәп директоры булды. Туганнары ярдәме белән ике бүлмәле кооператив фатир алып җибәрде. Институтта укыганда ук яратышып йөргән Язилә исемле кыз белән өйләнешеп, матур гына яши башладылар. Балалар да озак көттермәде: башта кызлары туды, өч елдан Язиләсе бер малай да алып кайтты. Шулай тормыш мәшәкатьләре белән гомернең шактый өлеше үтеп китүе сизелмичә дә калды...
Эшен җиренә җиткереп башкарырга тырышты, барлык күрсәткечләр буенча да алдынгылардан саналды. Шуңа күрә күп тапкыр Мактау кәгазьләренә, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Кыскасы, барысы да матур, әйбәт кенә бара иде. Ләкин...
Менә шул ләкин дигән нәрсә кайчак бөтен тормыш агышын икенче якка борып куя да инде.
***
...Инглиз теле укытучысы: «Бу хәерче акчасына эшләп йөрмим»,- дип, бер фирмага тәрҗемәче булып киткәч, мәктәптә чит телләрне укытырга кеше калмаган иде. Яңа уку елы алдыннан гына район мәгариф бүлегеннән юллама белән инглиз теле укытучы килде.
25-28 яшьләрдәге, зәвык белән киенгән туташмы, ханыммы, директор бүлмәсенә керүгә, кулын Гафурга сузды:
- Земфира Альбертовна, - диде ул, җиңелчә елмаеп. - Сезгә инглиз теле укытучысы итеп җибәргәннәр иде.
- Әйе, әйе. Мин хәбәрдар, - диде директор. Аннары: - Мин Гафур Талипович булам, - дип өстәде.
- Бик әйбәт. Менә таныштык та, - диде Земфира, нәзакәтле генә елмаеп. - Минем документларым, гаризам...
- Яхшы, - диде Гафур, аларны караштырып.
- Миңа мәгълүм булганча, Сез Чаллыдын күчеп килгәнсез икән. Торак мәсьәләсе ничегрәк?
- Барысы да әйбәт. Мин бит Чаллыдагы ике бүлмәле фатирымны монда бер бүлмәлегә алыштырып килдем. Биредән ерак түгел генә. Якын булганга, Сезнең мәктәпне сайладым да.
- Ярый, иртәгә килерсез, коллектив белән танышырсыз. Безнең мәктәпне сайлавыгызга үкенмәссез дип уйлыйм.
- Мин дә шуңа ышанам.
Шулай диде дә Земфира Альбертовна бүлмәдә әллә нинди, Гафур моңарчы гомерендә дә иснәп карамаган ислемай исләре калдырып чыгып та китте. Гафур никтер үз алдына: «Коко Шанель», юк - «Кристиан Диор» бугай», - дип куйды. Ул, 8 Март бәйрәме алдыннан хатынына бүләк эзләп парфюмерия кибетләренә кергәләп йөргәндә, шундый ислемайларны күргәне бар иде. Әмма беркайчан да алганы булмады. Юк, акча кызганганга түгел: Язиләсе, аллергиядән интеккәнгә, ислемайлар алдыртмый иде. Исләрен аермаса да, исемнәре хәтерендә калган икән. Чибәр генә күренә үзе. Иреннән аерылгандыр, мөгаен. Мондый чибәрләр бер ир белән генә тормас дип уйлап куйды Гафур. Аннары, бу кирәксез уйларны башыннан куарга теләп, тиздән районда булачак укытучыларның август киңәшмәсендә ясарга тиешле чыгышын караштыра башлады. Чыгышын күптән әзерләп куйган иде инде. Янә кулына алуы да Земфираны күрүдән күңеленең караңгы бер почмагында кузгалып куйган вәсвәсәле уйларны читкә куу өчен генә иде. Юк, Гафурның һич тә азып-тузып, башка хатын-кызлар белән гыйшык-мыйшык уйнап йөргәне булмады. Гәрчә буй-сынга килгән, хатын-кызларны җәлеп итәрлек төс-кыяфәте булса да, шушы яшькә җитеп, хатынына бер генә тапкыр да хыянәт итмәде. Кайчак шаян хатын-кызларның тирән мәгънәле карашын тойса да, игътибар итмәскә тырышты. Башта бөтен уе эштә булды, аннары гаилә мәшәкатьләре өстәлде. Кандидатлык диссертациясен әзерләп яклау да уй-фикерләренең читкә юнәлүенә ирек бирмәде. Ә бүген менә әллә нәрсә булды, күңеле җилкенеп куйды. Земфираның анкетасында «не замужем» дигән юлларны укыгач, тагын: «Иреннән аерылган, күрәсең», - дип уйлап куйды. Аннары, бәйләнчек уйлардан арынырга теләгәндәй, кисәк кенә кулын селтәп: «Аерылса ни дә, аерылмаса ни, педагог буларак әйбәт кадр гына булсын», - дип куйды.
***
Земфира Альбертовна әйбәт педагог булып чыкты. Укучылар белән бик тиз уртак тел тапты ул. Ә менә коллегалары белән артык аралашырга тырышмады. Хәер, егерме-утыз ел бер коллективта эшләп, бер-берсенең бөтен уңай һәм тискәре якларын үзләренекенә караганда да әйбәтрәк белергә, инде әллә ничә тапкыр оршышып-талашып татулашырга өлгергән коллектив әгъзалары үзләре дә яңа килгән кеше белән тиз генә аралашырга бик ашкынып тормыйлар иде.
Гафур Талиповичның исә күңеле тынычланды. Ник дигәндә, Земфира Альбертовна укыта башлагач, укучыларның инглиз теленнән өлгереше бермә-бер яхшырды. Өстәвенә, ә монысы җитәкче кеше өчен аеруча мөһим иде, яңа укытучының торак шартлары хәл ителгән булуы сөендерде аны. Юкса яшь белгечләр килеп бер-ике ай эшләүгә, фатир даулый башлыйлар, хезмәт дисциплинасы турында сүз чыкса да, сыйныф җитәкләргә, ата-аналар белән активрак эшләргә кушсаң да, торак шартларын сылтау итеп, артыгын эшләмәскә тырышалар. Земфира Альбертовна белән мондый проблемалар килеп тумады. Тик яңа укытучының үз-үзен тотышында ниндидер серлелек бар: аңардан ир-атны ымсындыра, дулкынландыра, хәтта иләсләндерә торган гаҗәеп бер нәфислек бөркелеп тора иде. Бу гаҗәеп халәт вакыт-вакыт хәтта моңарчы Язиләсеннән башка хатын-кызның кулын да тотып карамаган Гафур Талиповичның да күңелен вәсвәсәләндереп ала иде. Әмма озак еллар буе хатын-кызлар коллективында эшләп, ул үзендә мондый җилбәзәк хисләргә бирешмәс өчен иммунитет булдырды. Һәрхәлдә, Гафур Талипович үзе шулай дип уйлый, шуңа чын күңеленнән ышана иде. Тик бер җомга кичендә булган вакыйга аның бу ышанычын чәлпәрәмә китерде.
...Көн кичке якка авышкан иде инде. Класс бүлмәләре дә, коридорлар да тып-тын. Укулар башланырга атнадан артык вакыт булса да, директор бүген дә эш урынында иде. Яңа уку елына керешер алдыннан финанс документларын караштырмакчы булды. Акрын гына кабинет ишеген шакыдылар.
- Мөмкинме?
Директор, эшеннән аерылмый гына:
- Әйе, керегез,- диде. Ишектән Земфира Альбертовна килеп кергәнен күргәч, гаҗәпсенеп: - Сез кайттыгыз дамыни? - дип сорап куйды.
- Әйе, бүген иртән генә кайттым. Бик җайлы булды: Париждан кайтып төшүгә, Мәскәү - Казан самолетына өлгердем,
- диде Земфира Альбертовна, мөлаем гына елмаеп. Аннары: - Гафур Талипович, мин шәхси үтенеч белән кергән идем, ярдәм итмәссезме икән, - дип өстәде.
- Минем кулдан килә торган эш булса, хәл итәбез аны, - диде Гафур, җитез генә урыныннан торып.
- Париждан, залга эләргә дип, люстра алып кайткан идем. Җыюын җыйдым, тик элеп, тоташтырып куярга җөрьәт итмәдем. Ярдәм итмәссезме икән? Гафу итегез инде, минем бит башка мөрәҗәгать итәр кешем юк...
- Борчылмагыз, Земфира Альбертовна, эшләрбез, - диде директор, гаярь генә. - Сез бит бу тирәдә генә яшисез бугай?
- Әйе, күрше урамда гына...
***
Земфира Альбертовнаның бер бүлмәле җыйнак кына фатиры тугыз катлы кирпеч йортның дүртенче катында урнашкан иде. Килеп керүгә, Гафур Талипович иң элек биредәге чисталыкка-пөхтәлеккә игътибар итте. Һәрнәрсә үз урынында: диварлардагы картиналар да, вазалардагы чәчәкләр дә фатир хуҗасының зәвыгын, матурлыкны тоя белүен күрсәтеп тора иде. «Гаҗәпләнәсе юк, бер ялгызы яшәгәч, таратучы-туздыручы булмагач, тәртип саклана инде ул», - дип уйлап куйды Гафур Талипович.
- Сезнең монда бик матур икән, - диде ул, соклануын яшермичә.
- Әле кайткач яхшылап җыештырырга да өлгермәдем, игътибар итмәгез инде, - диде Земфира Альбертовна, бераз чытлыкланып.
- Яле, карыйк әле Париж люстрасын, - дип сөйләнә-сөйләнә, Гафур Талипович бүлмә уртасындагы өстәлдә яткан люстраны караштыра башлады. - Чыннан да, бик матур икән шул бу. Зәвык бар инде үзегездә, Земфира Альбертовна.
- Алып кайтырга исәбем юк иде дә, сеңлем: «Күңелең төшкәч, ал инде, аны бит син күтәреп кайтмыйсың, самолет алып кайта», - дигәч, тәвәккәлләдем инде...
- Сеңлегез белән барган идегезмени?
- Сеңлем Луиза анда яши бит. Университетта укыганда бер француз егете белән танышкан иде. Менә инде дүрт ел Франциядә гомер итә.
- Шулаймыни?!. Мин белми идем...
Гафур, пиджәген салып, күлмәк җиңнәрен сызганып куйды.
- Отверткагыз бармы?
- Менә монда нәрсәләрдер бар, үзегез карагыз инде.
Земфира Альбертовна балконнан инструментлар салынган тартма алып керде.
- Яхшы, хәзер җайлап куябыз аны.
Урындыкка басып кына түшәмгә җитеп булмый иде, өстәлгә басып эшләргә туры килде. Гафур башта җайлап кына иске люстраны алды һәм саклык белән генә аның урынына яңасын элеп куйды.
- Ягез, Земфира Альбертовна, кабызып карагыз әле...
Утны кабызуга, инде эңгер-меңгер төшә башлаган бүлмә кинәт яктырып, ничектер тагын да киңәеп-иркенәеп киткәндәй булды. Люстраның бәллүрдән ясалган чәчкә таҗларында әллә нинди сихри нурлар биешә-уйный башлады.
- Франция Франция инде, ясый беләләр шул,- дип куйды Гафур, соклануын яшермичә. Аннары алар икәүләшеп иске люстраны тартмага җыеп куйдылар, өстәлне үз урынына күчерделәр. Караңгы төшеп килә иде инде. Гафур, ашыгып, китәргә җыена башлады.
Земфира Альбертовна, кинәт кенә нидер исенә төшкәндәй:
- Гафур Талипович, Париж күчтәнәчләре белән берәр чынаяк чәй эчеп алыйк инде,- дип әйтеп куйды.
- Юк, юк, Земфира Альбертовна. Соң инде, Сезгә дә ял итәргә кирәк.
- Алай булмый инде, Гафур Талипович. Кем әйтмешли, бу яңа люстраны юмыйча ярамый, юкса бик тиз төсен югалтуы бар. Менә сеңлем туган көнемә дип бик яхшы бер коньяк та биреп җибәргән иде.
- Туган көнегез?!. Әйе шул... Бүген бит Сезнең туган көнегез... Гафу итегез инде, мин бөтенләй истән чыгарып җибәргәнмен.
- Зарар юк, Гафур Талипович, һәркемнең туган көнен истә тоту мөмкин түгел бит инде.
- Анысы шулай да...
Ул арада Земфира Альбертовна бәллүр бокалларга коньяк салып, өстәлгә кабымлыклар куйды. Беренче бокалны Земфира Альбертовна исәнлегенә тотып куйдылар, икенчесе яңа люстра хөрмәтенә күтәрелде, өченчесе - «ике белән генә чикләнергә ярамаган өчен»...
Затлы эчемлек үз эшен тиз эшләде. Ике арада булган киеренкелек тә юкка чыкты. Хәзер инде өстәл янында җитәкче һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәр түгел, дәрте ташып торган ир-ат белән әүлияне дә азындырырлык гүзәл хатын-кыз утыра иде. Сөйләшә-көлешә диванга күчеп утырдылар. Земфираның ярымачык кофта изүеннән күренеп торган өреп тутырган туп кебек күкрәкләре, кабарып торган иреннәре Гафурны тәмам шашыныр дәрәҗәгә җиткерде. Ул, кулын кыяр-кыймас кына Земфираның биленә куеп, аны үзенә тарта төште. Земфира каршылык күрсәтмәде, киресенчә, Гафурга елышты.
- Земфира...
- Гафур абый...
Сүзләр шуның белән бетте, иреннәр иренгә кушылды, тәннәр тәнгә орынды... Шуны гына көтеп торгандай, бәллүр люстра да кинәт кенә сүнеп китте...
***
Дөрес, бу сихри мизгелләр аларның үзара мөгамәләсен үзгәртмәде. Икесе генә белгән бу вакыйга ләззәтле төш сыман көннән-көн ераклаша, тоныклана барды. Гафур да, «үпкән-кочкан - җилгә очкан», дип, башка очрашу да эзләмәде, ымсынмады да. Киресенчә, бөтенесе шулай тыныч, гауга-гайбәтсез генә үтеп китүенә эчтән генә сөенә дә иде әле.
Тик бу тынычлык озакка бармады шул.
...Җомга көн кичкә авышып бара иде инде. Укучылар да, укытучылар да өйләренә таралышкан. Гафур Талипович мәктәп ашханәсенә кагылышлы кәгазьләрне караштырып утыра иде. Бүлмәгә завуч Наилә Сабировна килеп керде.
- Гафур Талипович, безгә тагын чит телләр укытучысы эзләргә туры килә инде, - диде ул, керә-керешкә.
- Ник алай дисез, Наилә Сабировна?
- Соң, Земфира Альбертовна декрет ялына китәргә җыена бит...
- Ничек декрет ялына?!. Ул бит...
Гафур тавышы калтырап китүен үзе дә сизде.
Завучның бу сүзләре аны аяз көнне яшен суккандай итте. Дулкынлануын сиздермәс өчен, тамак кырып алды, аннары, тынычлана төшеп, кабат:
- Нинди декрет ялына? - дип сорап куйды.
- Декрет ялы, Гафур Талипович, бәби алып кайтырга җыенучы хатыннарга бирелә, - диде Наилә Сабировна, аны үртәгәндәй. - Игътибар иткәнегез юкмыни?! Түгәрәкләнеп килә бит инде...
Наилә Сабировна шулай диде дә, алып кергән папкаларын директор алдына куеп, чыгып та китте. Гафур Талиповичны гүя төпсез коега ташладылар. «Менә сиңа бәллүр люстра! - дип куйды ул, үзе дә сизмәстән. - Земфира түгел, юха елан икәнсең бит син, чибәркәй!..»
Мондый халәттә эшләп утыру мөмкин түгел иде инде. Гафур Талипович, чирле кеше кебек, акрын гына киенде, кинәт кенә хәлсезләнеп калган аякларын көчкә сөйрәп, кайтыр юлга чыкты. Әмма аның өйгә кайтасы да, кая да булса башка җиргә барасы да килми иде. «Нишләргә, кая барырга? Язилә күзенә ничек күренергә? Балаларга ничек аңлатырга?» Шундый уйлар аның миен бораулады, тәмам авыруга сабыштырды.
Аның бу халәтен хатыны да бик тиз сизеп алды, Гафур ишектән керүгә:
- Нәрсә булды, авырыйсыңмы әллә? Бөтенләй йөзең качкан ич... Хәзер «скорый» чакырам, - дип, телефонга ташланды. Гафур:
- Юк-юк... Кирәк түгел. Хәзер җайлана ул, - дип, диванга барып утырды. - Бераз хәлем китеп тора, башым әйләнә. Чәй эчеп алгач, үтәр, - диде ул, Язиләнең күзенә туры карамаска тырышып.
- Бөтен эшне үз өстеңә аласың. Яхшылап ял иткәнең дә юк. Быел да отпускасыз калдың, - дип сөйләнә-сөйләнә, хатыны чәй ясап китерде, йокы бүлмәсендә урын җәеп куйды. - Ятып ял итеп ал, узмаса, табиб чакырырмын...
Гафур бер чынаяк сөтле чәй эчте дә урынына барып ятты. Бераз онытылып торырга, йоклап алырга иде исәбе. Тик күзенә йокы да кермәде, шөбһәле уйлары да башыннан китмәде: «Барысы да бетте: гаилә дә таркалачак, эштән дә куачаклар... Адәм мәсхәрәсенә калдырды бит, кәнтәй! Нишләргә инде хәзер? Кеше күзенә ничек күренергә?!»
Аннары күңеленнән генә үзен сүгәргә кереште: «Үзең гаепле, хайван. Әллә нинди чибәр хатыннар белән аралашып та, мондый хәлгә төшмәгән идең бит. Биш минутлык хискә исереп, тәмам акылыңны җуйдың! Инде нишләргә?! Балконнан ташланыргамы?.. Асылыныргамы?..»
Мондый уйлардан Гафурның үзенә дә куркыныч булып китте. Аннары, бераз тынычлана төшеп: «Ярар, җебемә. Иртәгә Земфираның үзе белән ачыктан-ачык сөйләшергә, ничек тә баладан арындыру чарасын күрергә, күндерергә кирәк булыр. Җүләр булмаса, үзе дә ирсез-нисез бала табып ятмас», - дип, үзен тынычландырырга тырышты. Тик шомлы уйлар барыбер таралмады, миен бораулап торды. Бары тик таң алдыннан гына, тәмам хәлсезләнеп, йоклап китте. Әмма төшендә дә әле Земфираны, әле Наилә Сабировнаны күреп, саташып бетте, шабыр тиргә батып, әллә ничә кат уянды. Якшәмбе көнен дә бер бөртек ризык капмыйча, урын өстендә үткәрде. Дүшәмбе дә көндәгегә караганда соңрак торды. Язиләсе күпме генә кыстаса да, чәй дә эчмәде, ашамады да. Тәмам тамактан калган иде. Ашыкмыйча гына киенде дә, атарга алып барган кеше сыман, ни булса, шул булыр дигән кыяфәт белән эшкә китеп барды. Нияте - иң элек Земфираны күреп сөйләшү-аңлашу иде.
Бүлмә ишеге янында ук аны Наилә Сабировна каршы алды. Директорның моңарчы беркайчан да эшкә соңарып килгәне булмаганга, завуч, борчулы тавыш белән:
- Гафур Талипович, ул-бу булмагандыр бит? Әллә авырып киттегезме дип борчылган идем,- дип сораштыра башлады.
- Юк, Наилә Сабировна, барысы да әйбәт,- диде директор, төксе генә. - Нәрсә, ашыгыч эш килеп чыктымы әллә?
- Ашыгыч нәрсә юк та... Гафур Талипович, мин Сезнең рөхсәттән башка гына Земфира Альбертовнаны үз йомышы белән җибәргән идем... Ул үзе Сездән сорамакчы иде дә, вакыты тар булгач, миннән генә рөхсәт сорады. Аның дәресен башка вакытка күчерербез инде.
Директор, берни аңламаган кыяфәт белән, бермәл завучка карап торды. Аннары, аңына килеп:
- Кая җибәрдегез? Нәрсәгә китте? - дип куйды.
- Аэропортка китте... Ирен каршы алырга,- диде Наилә Сабировна, директорның ачуы чыгудан куркып.
Гафур, ялгыш ишеттемме әллә дигәндәй, кабат:
- Кая китте? - дип сорап куйды. - Нинди ире? Ул бит...
- Земфира Талиповна моннан берничә ел элек интернет аша бер француз белән танышкан булган. Быел Франциягә баргач очрашканнар, кавышканнар. Французы хәзер менә никахларын рәсмиләштерергә килгән...
Бу хәбәр Гафур Талиповичны башта тәмам телсез калдырды, аннары гаҗәеп җиңеллек килде, гүя түбәсенә басып торган авыр ташны алып ташладылар. Күңеле күтәрелеп, кәефе яхшырып китте. Каршында берни аңламый басып торган Наилә Сабировнаны кочагына алырдай булды. Шулай да үзен тиз генә кулга алып:
- Шулаймыни?!. Ә мин белмәгән идем... Әйбәт булган, - дип әйтү белән генә чикләнде. Кабинетына кереп урынына утыргач, бермәл битләрен куллары белән каплап, тып-тын утырды. Аннары, нидер исенә төшкәндәй, җәһәт кенә телефон трубкасын алып, мәктәп буфетына шалтыратып: «Нәсимә Бариевна, миңа кофе белән берничә бутерброд кертегез әле», - дип үтенде.
Бу минутларда аның үлеп ашыйсы килә иде...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: