Шәһри Казан

Болгар традицияләре торгызыла

Химикларның ис сизүе дә, төс тоюы да нигәдер башкадыр кебек. Ни өчен дигәндә, алар өчен төс белән эш итү ул әле кылкаләмеңне алып ике төсне бергә кушу гына түгел. Кемдер: «Ә формула ни өчен?» - дияргә мөмкин. Ак диясе урынга - TiO2, cары кирәксә - Cr2O3, кызыл урынына - CdSe,...

Реклама

Химикларның ис сизүе дә, төс тоюы да нигәдер башкадыр кебек. Ни өчен дигәндә, алар өчен төс белән эш итү ул әле кылкаләмеңне алып ике төсне бергә кушу гына түгел. Кемдер: «Ә формула ни өчен?» - дияргә мөмкин. Ак диясе урынга - TiO2, cары кирәксә - Cr2O3, кызыл урынына - CdSe, соры - FeCl3, әфлисун сары кирәксә - К2Cr2O7 дип бары тик химиклар гына сөйләшә бит. Бүгенге әңгәмәдәшем - химия фәннәре кандидаты Светлана Шәвәлиева да (рәсемдә уңда) - шундыйларның берсе. Пыялада бизәк урынына «эрегән» химик элементларны күрсәгез, аның гына эше бу, дип шикләнергә тулы җирлек бар. Чөнки моңа кадәр рәссам Наталья Сафиуллина белән бергәләп «ТРның ял көне рәссамнары» клубы оештырып, иҗат белән кызыксынучыларны үз тирәсенә туплаган бу ике ханым соңгы вакытта Витраж остаханәсе ачып, өр-яңа эшкә тотындылар.
- Светлана ханым, ни өчен нәкъ менә пыялага тукталдыгыз? Витраж остаханәсе ачу - химик буларак, күптәнге хыял идеме әллә?
- Һич юк. Ул үзеннән-үзе килеп чыкты кебек. Дус кызым Наталья Сафиуллина: «Әйдә фьюзинг, әйдә фьюзинг» - дип, гел әйтә килде. Ул моның белән күптәннән кызыксынган. Биредә аның теләге белән минем мөмкинлекләр тәңгәл килде кебек. Башкалар да: «Химия, фьюзинг - ул синең өчен», - диделәр. Чөнки, химик буларак, пыяла «пешкәндәге» бөтен процессларны эчтән беләм. Шуңа күрә дә моны сәнгать, нәкыш белән мавыгып китүемнең логик дәвамы дияргә кирәк. Биредә материал гына башка. Бу иҗатымны мин пыяладагы нәкыш дип атыйм. Кемдер аны «пешкән», кемдер «эретелгән» пыяла ди.
- Фьюзинг махсус техник база булуны таләп итә. Сезнең грант алу турында да әйтеп китик...
- Чыннан да, без үткән елның ноябрь-декабрь айларында ТРның инвестиция-үсеш агентлыгының халык сәнгате һөнәрләре бүлегендә грант алдык. Җиһаз март-апрель айларында кайтты. Проектыбыз бик үзенчәлекле: «Пыяла эшендә заманча технологияләр нигезендә Болгар традицияләрен торгызу» дип атала. Пыяла белән кызыксына, тарихны актара башлагач, шул ачыклана: Болгарда XI гасырда ук пыяла эреткәннәр. Хәтта ки тәрәзә пыяласы һәм төсле пыяла җитештергәннәр. Нигездә, савыт-саба һәм бизәнү әйберләре эшләгәннәр. Элегрәк аны, кәрван белән килгән тауар, дип исәпләгән булсалар, берничә ел элек кенә безнең Казан археологлары, галимнәр, химик анализлар нигезендә (Светлана Валиуллина), моның җирле чималдан, үзебезнеке булуын исбатлады. Пыяла җитештерү белән дөньякүләм танылган Венеция үзәкләре соңрак барлыкка килгән.
- Безгә хәзер сезнең милли бизәкләр иңдерелгән пыяла эшләнмәләрне күреп сөенергә генә кала инде. Заманында М.Ломоносов та юкка гына: «Кыйммәтле ташларга, алтынга түгел, ә пыялага, хисләнеп, мәдхия җырлыйм», - димәгәндер. Пыялага сезнең мөнәсәбәт аңлашыла, ә башкалар ничегрәк бәяли хезмәтегезне?
- Халык фьюзинг дигән нәрсәне әлегә бик белми. Аңлата, сөйли башлагач, кызыксынып китәләр. Аеруча бижутериягә кызыгалар. «Алтын түгел бит», - диючеләр дә бар. Эшли башлаганнан бирле 5-6 тапкыр зур-зур ярминкәләрдә катнаштык. Пермь ярминкәсендә, Алабугада узган Спас ярминкәсендә бик җылы кабул иттеләр. Казан әлегә өйрәнә дияргә кирәк. Танучылар да юк түгел. Андыйлар исә: «Нәрсә, хәзер Италиягә барырга кирәк түгелмени инде?» - дип гаҗәпләнәләр. Һәр әйберне кат-кат карап, ләззәт алалар. «Сез безнең кеше!» - дибез андыйларга. Яңа эшләребезне даими күзәтеп баручылар да шактый. Аларга безнең һәр әйбернең бары тик бер генә данәдә җитештерелүе кызыклы. Әкренләп кенә заказлар да килә башлады. Әле менә Петербургта татар кафесы ачалар икән, милли бизәкләр төшкән эшләребезне күреп, интерьер өчен милли рухта башкарылган паннолар сорыйлар.
- Химик буларак, бу эшнең тәмен нидә күрәсез?
- Үзе матур һәм шул ук вакытта рәхәт ул. Бик бирелеп, мавыгып эшлим. Химик буларак, ул миңа эчтән таныш. Пыяла - энергетик яктан бик чиста материал. Чөнки пыялада, таштан аермалы буларак, югары температурада яхшысы да, яманы да янып бетә. Плюс та юк монда, минус та. Таштан бизәнү әйберләре ала башласаң, аны кешесенә, холкына карап сайларга кирәк, ә пыяла, әйткәнемчә, чип-чиста. Пыяла иясенең энергетикасы белән өр-яңадан «яши башлый». Һәр пыяла, температура үзгәрүгә карап (ә бездә ул 650дән алып 900 градуска кадәр), үзен төрлечә тота. Мичкә тыкканда бертөсле булса, чыкканда инде аның төсе башкачарак. Аның каравы, әзер әйбер - сәгатьме ул, витражмы, бизәнү әйберсеме - төсен беркайчан да җуймый.
- Пыяла белән бик мавыгып киттегез. Бу инде «Ял көне рәссамнары» клубы шуның белән үз эшенә нокта куйды дигән сүзме?
- Юк. Анда да эшебезне дәвам итәбез. Күргәзмәләр үткәрүне дә планлаштырабыз. Безнең хәзер ике остаханә, шул гына. Икесе ике җирдә булуы гына бераз кыенрак. Шуңа күрә, аларны берләштерәсебез килә. Әлегә андый мөмкинлек кенә юк.
- Тагын нинди хыяллар, планнар белән яшисез?
- Пыяла иҗат йорты ачасыбыз килә. Биредә безнең генә түгел, пыяла белән эш итүче башка осталарның да эшләрен туплауны күздә тотабыз. Чөнки шәһәрдә пыяла белән эшләүчеләр юк дәрәҗәсендә аз дисәләр дә, Рәшит Төхбәтуллин кебек алтын куллы осталарыбыз бар. Без шуны эшли алсак, ул - туристларны да җәлеп итәрдәй шәһәр күләмендәге бер эш булыр иде. Аның үз остаханәсе дә булса, тагын да отачакбыз. Чөнки бирегә килүчеләр, осталарга комачауламыйча гына, эш барышын күзәтә алачак. Пыяла өрү остаханәсе булдыру да тормышка ашмас хыял түгел. Бездә бу эшкә тотыныр өчен җирлек, ягъни зур традицияләребез бар. Чып-чын виртуоз, мәшһүр химик Александр Арбузов үзе генә дә ни тора! Бөтен дөнья химиклары аерым бер колбаны аның исеме белән атаган икән, бу инде күп нәрсә турында сөйли. Ә Васильево пыяла заводына инде 100 елдан артык. Россиядә бердәнбер химик савыт-саба җитештерүче завод ул. Шуңа күрә дә хыялларыбыз нигезсез түгел дип уйлыйм.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: