Шәһри Казан

Борынгы дөнья бишеккә тиң

Казанда узачак Универсиада алдыннан татар халкының борынгы риваятьләренә, милли йолаларына, заманча спорт төрләренә Россия һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итүне үзенең бурычы итеп куйган «Алыплар уены. Борынгы Сабантуйдан Универсиадага» дип аталган арт-марафон үзенең эшен төгәлләде. Мәйдан тоткан халык геройлары - алып-батырларны, ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган тарихи мирасы ядкарьләре исемлегенә кергән...

Реклама

«Казан» милли мәдәният үзәгенең әлеге проекты ТР Хөкүмәтенең грантын чыннан да юкка гына отмаган - үткән атнада Мәҗитов галереясында ачылган күргәзмәне караган һәркемнең күңелендә диярлек нәкъ менә шул фикер ныгыгандыр. Татар сәнгатенең күпкырлылыгын, аның милли кодрәтен, үз агышын җуймыйча шаулап аккан үз чишмәләребездән сугарылуын күрсәтүче күргәзмә буларак бәяләделәр аны. Чыннан да зур изге эш башкарылган. Татар мифологиясен яңабаштан өйрәнү, аңа игътибарны юнәлтү өчен җитди адым булган ул. Бирелгән темага рәссамнар арасында иҗади бәйге игълан ителгәннән соң, жюрига барлыгы 20ләп эш килгән. Шулар арасыннан проект таләпләренә җавап биргән 11е сайлап алынган. Бу - Булат Гильвановның «Кәләш куу», Россиянең атказанган рәссамы Григорий Эйдиновның «Алып белән очрашу» һәм «Регата», Үзбәкстанның халык рәссамы Озад Хәбибуллинның «Көрәш», Башкортстанның атказанган рәссамы Рафаэль Кадыйровның «Борынгы Казанда Сабантуй», ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Ильясованың «Алып һәм ут», ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабис Саляховның «Алпамша һәм Сандугач», ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Алсу Тимергалинаның «Казанда Сабан туе», Россия Сәнгать академиясенең әгъза-мөхбире Фиринат Халиковның «Сабантуй», ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәриповның «Алып-батыр» һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Салават Гыйләҗетдиновның «Алып-яугир» әсәрләре. Әлеге проектның җиңүчеләре буларак та нәкъ менә алар игълан ителде һәм һәркайсы акчалата премияләргә лаек булды. Шулай да мәйдан тотуның үз кануннары - баш батыр калырга тиеш. Әлеге иҗади алыш та билгеләде үз батырын. Иң зур бүләк Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар рәссамы Салават Гыйләҗетдиновка (рәсемдә) тапшырылды. Аны еш кына тамгаларның серен белеп, вакыт диңгезендә сәяхәт итүче рәссам дип атыйлар. Авторның конгрев техникасында яссылыкларга мөһерләп «суккан» рәсемнәрен күпләр хәтерли булыр. Алар ерактан ук аерылып тора. «Иң мөһиме - ул татар җанлы, безнең күңелләрдә яшәүче, милли мәдәният үзәге кысаларында киләчәктә торгызылачак «Татар эпосы» музее тарафдары», - диләр рәссам турында күргәзмәне оештыручылар. Эшләре Россия, Венгрия, Швейцария, Финляндия, Гарәп Әмирлекләрендә дәүләт һәм шәхси тупланмаларда сакланучы рәссамның «Казан» милли мәдәният үзәгендә моңа кадәр дә 11 эше бар иде. Авторның биредәге тупланмасы тагын бер эшкә артты дигән сүз. Хәер, арт-марафонда катнашкан эшләрнең барысы да музей фондында калачак.
Сәнгать белгече, жюри комиссиясе рәисе Розалина Шаһиева ачылышта һәр эшкә аерым тукталды:
- Элегрәк борынгы Казанны Ф.Халиков эшләрендә күргән булсак, хәзер исә тагын да тирәнгәрәк, тәңречелек, Алыплар чорына ук, үзебезнең бөек халык икәнебезне дәлилли торган катына төштек. Бу феномен! Рафаэль Кадыйровның (Ишембай) тәкә башлы казанының диварлары безнең бөтен риваятьләребезне үз эченә алган диярсең. Ә инде бакыр казанның күгәреп яшькелт төскә керүе аның борынгылыгын - 1000 еллык булуын күрсәтә. Әлфия Ильясова - мөселман сәнгате - шәрык миниатюрасына гашыйк рәссам. Гаҗәеп мифологик образлар тудыра, мөселманлыкка тартыла. Мисыр сәнгатен, Иранны бик ярата. Мисыр миниатюрасы шаукымы - ләкин ул теләгәнен катлаулы метафоралар белән картина дәрәҗәсендә хәл итә. Озад Хәбибуллинның «Көрәш»ен алыйк. Ул да символ-тамгаларга төшеп киткән. Ашлык бөртекләре белән бизәлгән зур тәлинкә-мәйданда яхшылык белән явызлык көрәшә. Кем белә, бәлкем ул элек шулай булгандыр да. Григорий Эйдинов Алыпның чыннан да алып гәүдәле, шул ук вакытта яхшы күңелле икәнен күрсәткән бердәнбер рәссам булды. Алып-батыр ул рухи яктан камил, көчен яхшылыкка сарыф итүче табигать баласы. Шул ук вакытта үзенең заманча «Регата»сы белән автор безне бүгенге көнгә - ягъни Универсиадага китереп җиткерә. Әлеге эш 2013 елда узачак Универсиаданың бренды булырлык эш. Моңа кадәр вертикаль композицияләре (әйтик, «Евразия» триптихы) белән сөендергән Булат Гильванов бу юлы горизонталь яссылыкта эш итә. Европаны үзләштергән, шәрыкка гашыйк рәссам Булат. Кыз өчен көрәшүче көчне күзгә күренмәс итеп бирсә дә, кызның гүзәллеген бик калку итеп күрсәтә. Ә Алсу Тимергалина исә ирләр кулыннан, көченнән килердәй эшләр майтарып, Казанны тоташ Сабантуй мәйданы итә һәм әлеге тамашаны очар кош биеклегеннән күзәтә...
Чыгыш ясаган филология фәннәре кандидаты Ләйсән Кариева да Алып-батырны зурлап кына калмады, аерым эшләргә дә тукталды:
- Борынгы дөнья бишеккә тиң. Риваятьләрдә әйтелгәнчә, безнең әби-бабаларыбыз яшәеш өчен гаҗәеп энергетика тудырып, тыныч-тату яши белгәннәр. Безнең халык авыз иҗатының төп герое, төрек каганатының легендар Алпамышы, аннан Бөек Болгарның танылган яугире - халык сакчысы Алып Шумерларның Гыйлгамышы, ярымалла Геракл, кешеләргә ут бүләк иткән Прометейлар белән бер рәттә тора. Биредәге образлар безгә кытайларга караганда күпкә иртәрәк тимердән эш һәм яу өчен корал ясый белгән үзебезнең осталар хакында да сөйли. Биредә тасвир ителгән Сандугач белән Алпамша шулай ук илаһи парлар. Галим Жирмунский фикеренчә, бары тик грекларда һәм татарларда гына ирнең кайтуы турында сюжет бар икән. Әйтик, грекларның Одиссее озак кына өйдә булмый, кайтуына аның тугры хатыны Пенелопаның (дөнья әдәбиятында тугрылык символы) йөрәген яуларга әзер торучылар барлыкка килүе мәгълүм була. Одиссей улы белән бөтен кияүләрне эчертеп үтерә. Безнең Алпамша да сугышка китә. Хатыны Сандугачка иренең үлем хәбәрен китереп, аны кияүгә бирергә телиләр. Ә Алпамша аңа үзенең исәнлеген белгертеп, чигүле башмаклар җибәрә. Шулай итеп, ул үз дошманнарын фаш итә һәм халык мәнфәгатьләрен яклап, патша була. Биредә рәссам Р.Саляхов Алпамша һәм Сандугач мәхәббәтен шәрык миниатюралары традицияләрендә күрсәтергә булган.
Җыеп кына әйткәндә, киләсе буыннар өчен тарих сабаклары ачык: әби-бабаларыбыз табигать белән бер аһәңдә яшәгәннәр, җиребезгә сак караганнар... Олимпия уеннары башлануга элгәре сугышлар туктатыла торган булган. Күргәзмәдәге «Алып-яугир» дә ял итә. Күрәсең, шул рәвешле Универсиаданы каршыларга җыенуыдыр...

Г.Эйдинов. «Алып белән очрашу»

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: