Шәһри Казан

Борынгы сәнгать

Ранголи ул - манный ярмасыннан, роза чәчәге таҗларыннан, төрле төсләргә буялган дөге һәм комнан ясалган җете бизәкләр.

Реклама

Борынгы сәнгатьнең бу төре Һиндстан халкының индуизм динен тоткан районнарында яшәп килә. Шул рәвешле, алар үз аллаларының рәхим-шәфкатен үзләренә тарталар. Һиндстанның күп кенә эре штатлары хәтта үзләренең җирле бизәкләрен дә булдырган. Сәнгатьнең бу төре дөньяның башка бер генә җирендә дә очрамый.
Фестивальләр вакытында дини бизәкләр гадәттәгедән зуррак ясала. Чимал да, буяулар да җетеләнә. Туй тантаналарында ранголи урамның буеннан-буена ясала. Ганеш фестивалендә урамнарда профессиональ рәссамнар эшли. Ашый торган әйберләрнең дини рәсемнәр ясау өчен файдаланылуы очраклы түгел. Ранголиның калдыкларын бөҗәкләр, кошлар ашый. Шулай итеп, сәнгатьнең бу төре бөтен тереклек дөньясының гармонияле яшәеш символы да булып тора. Төсле порошоклар базарда сатыла. Ритуаль бизәкләр бары тик хатын-кызлар тарафыннан гына ясала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: