Шәһри Казан

Бәрәкәте белән булсын

«Бәрәкәт» фольклор төркеме чагыштырмача яшь булса да, инде үз сүзен, үз йөзен күрсәтергә өлгерде булса кирәк. Башкаларга охшамаганга, аларны истә калдыруы авыр түгел. Составында Бөтенроссия, халыкара бәйге, фестивальләрдә җиңү яулаган солистлар, музыкантлар булган өчен генә дә түгел бу. Репертуар белән дә, беренче карашка ят күренгән уен кораллары белән дә алдыра...

«Бәрәкәт» фольклор төркеме чагыштырмача яшь булса да, инде үз сүзен, үз йөзен күрсәтергә өлгерде булса кирәк. Башкаларга охшамаганга, аларны истә калдыруы авыр түгел. Составында Бөтенроссия, халыкара бәйге, фестивальләрдә җиңү яулаган солистлар, музыкантлар булган өчен генә дә түгел бу. Репертуар белән дә, беренче карашка ят күренгән уен кораллары белән дә алдыра алар. Ничек, кайчан, кайдан, нигә? «Бәрәкәт» төркеменең продюсеры, консерваториянең дүртенче курс студенты Алмаз ӘСХӘДУЛЛИНГА яудырган сораулар әнә шулай һәрнәрсәгә ачыклык кертүдән башланды да.

- Алмаз, төркемегезнең исеме бик матур, бик мәгънәле.
- Моңа кадәр безне «Тәрхан» төркеме буларак белә иделәр. «Бәрәкәт» үзебезгә дә бик ошый. Бәрәкәтле йорт-җир, бәрәкәтле тормыш булган кебек, җыр-моңнарыбызның да бәрәкәтен тоя белү кирәк. Репертуардагы бай, кабатланмас рухи җырларыбыз - бәет-мөнәҗәтләр, мәкамнәрне бәрәкәтле җирлеккә җиткерү нияте дә салынган аңа. Иң мөһиме, бу исем коллективның эчке рухи дөньясына бик тәңгәл килә. Без рухи яңгырашны түкми-чәчми саклап, тамашачыга җиткерергә тырышабыз. Әйтергә теләгәнебез яшьләргә дә барып җитсен өчен кайвакытта заманча ритмнар да кушып җибәрәбез.

- Программаларыгызның темасы, юнәлешенә килсәк.
- Төп материал ул дини материал - Аллаһыны, Пәйгамбәребезне зурлауга багышлана. Һәм алар башлыча Болгар, Казан ханлыгы чорларына карый. Аларны башкарганда үткән гасырлар аһәңен тойгандай буласың, шул чорга кайткан кебек була башлый. Элек сәүдә юллары яшәештә ничек чагылган булса, җыр-моңнарның да үз яңгырашы, үз эчтәлеге, үз вазифа-бурычлары бар. Без уйный торган инструментлар да кайчандыр киң кулланышта булганнар. Без бөтенләй шәрык көйләренә кереп китмибез, аның колоритын, аһәңен генә бирәбез. Һәм бу чыгышны бик бизи.

- Моннан элегрәк үзегезне редакциягә кунакка чакырганда, әлегә өч музыкантыбыз дөньяның өч илендә: Базарбай Кытайга кайтып китте, Дажгын Әзәрбайҗанга, курайчыбыз Абхазиядә дигән идегез. Мондый коллективны яшәтү бик кыен түгелме?
- Шәхсән минем үземнән вакыт-вакыт бик зур тәвәккәллек таләп итә бу. Төркемебез интернациональ, әмма бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Башкаларга да бербөтен булуыбызны күрсәтәсе килә. Чөнки тамырларыбыз бер. Баштарак, татар көйләрен уйнаганда, Дажгын фарсы якларына «китеп бара», Любин Согуд Гарәбстаны көйләрен уйнап куйгалый торган иде. Бераз ияләнә төшкәч, бар да эзгә салынды.

- Саз, киманча (кыл кубыз), скрипка, кубыз... Каян табып бетердегез бу кадәр уен коралларын?
- Алланың рәхмәте белән, шулай килеп чыкты - һәр башкаручы үз уен коралы белән килде. Һәм шунысы кызык, без үзара да уен кораллары белән алмашып уйныйбыз. Бу коры кызыксыну гына түгел, ә чынлыкта һәммәбез берничә уен коралында уйный алабыз. Төркемебезнең фәнни җитәкчесе, безне гел рухландырып торучы Геннадий Макаровтан башлап, бөтенебез шулай. Әйтик, Дажгын сазда да, дәфтә дә уйный ала. Любин дәфтә дә, гитарада да, бас гитарада да бик яхшы уйный. Аннан безнең солисткабыз - Алинә Булатова, Айгөл Җәләлиева һәм Эльвира Константиновалар да һәркайсы үз урынында. Кызлар моңа кадәр дә керәшен, татар җырларын, ә без шәрык көйләрен уйный идек. Моннан ике ел элек берләштек тә «Бәрәкәт» дигән бер зур коллектив килеп чыкты. Ишәеп киттек. Яңа тавышлар ишеттек. Җырларга яңа сулыш, яңа яңгыраш бирдек.



- Үзең ансамбльдә дәфтә уйныйсың. Уен коралларында уйнаучы башка егет-кызлар белән дә якыннанрак таныштырып китсәң икән.
- Курайчыбыз Фәридә Диярова, ул бер үк вакытта флейтада да уйный. Профессиональ музыкант. Дажгын Ибраһимхәлилов, ул әзәрбайҗан егете, аспирантураны тәмамлады. Скрипкада һәм киманчада уйный. Базарбай Морат, Кытайдан килгән татар егете, думбрада уйный, җырчы буларак та чыга сәхнәгә, тамак төбе белән җырлаучыбыз да ул. Любин Зино Сириядән, милләте буенча көрт. Сазда уйный. Ул һөнәре буенча теш табибы.

- Үзең дә белгечлегең буенча баян белән генә дә чикләнә ала идең.
- Мин баянчы, әмма күңелем шәркый, төрки, борынгы көйләрне үз итә. Шуңа күрә дә дәфтә бик теләп уйныйм. Бу уен кораллары мәдәниятебезне бүтән яктан ача. Болгар, Казан ханлыгы чорына караган материалларны күтәрәбез, Гол Гали сүзләренә язылган борынгы көйләр бар. Алланың рәхмәте белән, музыкантлар да табылды. Шул борынгы көйләрне саклап, борынгы татар телендә җырлап, кешеләргә аңлата белү, сөйли белү үзе бер олы эш. Бу безнең өстәге бурыч, амәнәт. Бәлкем, борынгы телне аңлап җиткермәү, күпмедер күләмдә киртә дә булып торадыр, әмма ул шуның белән кызык та. Киләчәктә дә әлеге катламдагы музыканы саклап калдыру нияте белән янып яшибез. Диплом эшемне әлеге коллектив итеп күрәсем килә. Әлегә Чувашстанда, Самарада, Пермьдә фольклор фестивальләрдә катнаштык. Киләчәктә, Алла боерса, альбомнарыбыз да чыгачак. Көй яздыруны, аранжировкаларны да, барын да үзем эшлим.

- Сезне каян табып була?
- «Ярдәм» мәчете аша. Анда аерым студиябез бар. «Ярдәм» мәчете белән уртак проектларыбыз да тормышка аша килә. Анда узган чараларда, балалар өчен уздырылган концертларда, Мәүлид, Рамазан айларына да өлкәннәр өчен концертлар әзерлибез. Ике, ике сәгать ярымлык программабыз бар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: