Шәһри Казан

«Бөтен нәрсә йөрәгемә язылган»

Бу илдә иң бәхетсез буын кемнәр икән дип уйласаң да аптырарсың, билләһи... Инкыйлаб алдыннан туганнар - үзләренә бер бәхетсез, кем әйтмешли, аннан соңгылар - үзләренә. Тик менә чынлап та балачак дигән могҗизаны күрмәгән, бөтен балачагы эш белән үрелеп беткән бер буын бар - ул 1927-1932 елларда туучылар. Боларның сабый чоры...

Сугыш башланганда, миңа 11 яшь иде. Әтине сугышка алдылар. Без әни белән икәү генә калдык. Менә бу олы юл (Зәкия апаның йорты юл буенда урнашкан, ул заманда әлеге юл Норлат белән Чистайны тоташтырган олы юл булган. - И.Ш.) буйлап бик күпләрне озаттык без сугышка. Аннан каршы алдык. Әти кайтмады...

Сугыш чорында безнең өчен төп мәгълүмат чарасы коммунист Җамалия апа булды. Колхоз клубында ниндидер кечкенә генә радиолары бар иде, шуннан ишеткәнне безнең әнигә кереп сөйли иде ул. Шуның сүзләре истә калган: «Сталин әйтте: «Иптәшләр, дошман Мәскәү янына килеп җитте. Илне-көнне җимерттермик, фронттагылар да тырышып сугыша, тылдагылар да тырышып эшләсен», - диде. Бик ялынып сөйләде», - ди. Без, канәтләрем, шуңа омтыла идек: тырышып эшләп, Җиңүгә өлешебезне кертергә дип.

Авыл халкы сугышка китте. Иген җыелмады. 27,28,29ларны ФЗӨгә алдылар. Кыз-хатыннарны Шәмәрдәнгә окоп казырга җибәрделәр. Авылда карт-коры да, бала-чага калды.
Безне мәктәптә өч ай гына укыттылар: декабрь, гыйнвар, февраль айларында. Мартта эшләргә чыгардылар. Игенне җыеп ала алмагач, чәчү орлыгы да юк. 42нең язында без - эреле-ваклы бала-чаганы Норлат, Аксубай, Чистай ягына, күрше-тирә авылларга орлык алып кайтырга чыгарып җибәрделәр. Ташу вакыты, ургылып елгалар төшә. Бозлы суны ерып бара идек, кем күпме күтәреп кайта ала, шулхәтле алып кайтабыз.

Атларга ашарга юк. Нишләргә? Атларны җигеп чыгабыз саламга дип, тик аларның хәлләре юк, баталар да тик яталар, тарталмыйлар. Аларның үзләрен чанага салып, тартып дворга кайтарып куябыз. Аннары ашатырга җилкәгә күтәреп салам, печән ташыйбыз. Янбулат ургылып ага, салам аргы якта. Бот төбеннән суны ерып аргы якка чыгабыз да кибән башына менеп җылынабыз. Аннан, җилкәләргә күтәреп, кайтырга чыгабыз. Соң, кайсыбыз күпме күтәрә алгандыр инде, кемдер күбрәк алгандыр. Өлкәннәрнең: «Эх, барысы да шулай алып кайтса!» - дип сөйләгәнен хәтерлим.

1943 ел. Мәскәү яныннан дошманны артка җи­бәрделәр. Җиңү өмете бе­лән яши башладык. Җамалия апа барысын да кайтып сөйләп тора. Әти ул вакытта яраланган иде инде. Смоленскига җибәрәләр дип хәбәре килде. Анда госпитальне бомбага тотып, әти шунда үлде... Почтада Салих бабай эшли иде. Хатны ул китерде. Бу 43нең кышы иде...

Тагын чәчү җитте. Тракторга утырырга кеше юк. Әсма апа белән Миңнегаян апа өч айлык курсларга барып кайтты, алар җиткән кызлар иде.

43нең җәе кызу килде. Шәфигулла бабайлар бар иде, дога булып барсын, хәллерәк тормышлы иделәр. Карчыгы наряд белән эшләүчеләргә ипи сала. Шул Шәфигулланың оныгы, бик ашыйсы килгәч, әнисеннән ашарга сораган. Әнисе: «Бабаңнарга кереп сора», - дип җибәргән. Теге бала киткән инде бабаларына, берничә өй аша гына яшиләр иде. Әбисе нишләптер бирмәгән, булмаганрак вакыты туры килгәндер инде. Елый-­елый кире чыга малай. Әнисе дә берничә бала белән калган булгандыр инде иреннән. Елап чыккан баласын күреп, җан ачысы белән: «Эх, ут төртеп яндырасы нәрсәләр!» - дигән, чарасызлыктан. Малай йөгереп чыгып киткән дә бабайларның өенә ут төрткән...

Без кырда, утауда идек. Ялга туктаган вакытыбыз, төш турылары. Бермәлне авылдан дөрләп ут чыкты. Без кайткалаганчы 41 йорт янып бетте... Йортсыз-җирсезләрне урнаштырырга кирәк бит. Берсе дә авылдан чыгып китмәде, кемнәрдер землянка казып, шунда кыш чыкты. Кемдер туганнарына урнашты. Безгә дә килделәр. Башта өч бала белән Гөлҗамал апа килде, аннан Мәрьям апа өч бала белән... Үзебез икәү. Шулай итеп, дүртпочмаклы йортта унау булдык. Минем бөтен курыкканым - өйдә ут чыгу. Капчык-капчык җыеп кайтып кузгалак пешерә идек бит инде, җәймә кебек әйбер дә ясыйбыз. «Әни, - минәйтәм, - мичне генә карап ягыгыз инде!» Шуннан артык нәрсә диим...

Беравыктан Гөлҗамал апаларны туганнары алып киттеләр, алтау гына калдык. Ач бит инде барыбыз да. Мәрьям апа егыла башлады. Кузгалак пешерергә утын алырга урманга баргач, арба кырыена көчкә тотынып кайта. Әни беркөнне әйтә: «Син хәзер өч туганыңа бар. Һәркөнне берсенә барырсың. Үзеңә сөтне сорап эч, ярты литр сөтне оланнарга алып кайт», - ди. Туганнарының сыерлары бар иде. Ул шулай өч көн сөт эчәргә йөрде, бераз хәл керде. Бер баласы Миннегатага гына булыша алмадык. Хәлсезләнеп, идәндә ята, ачтан үлә бала... Бернәрсә юк каптырырга. Үзем турында белмим, ничек яшәгәнбездер - моны хәтерлим. Көчкә тын ала иде. Бер көнне американский паек бирделәр. Һәр кеше башына - бер кило он. Безгә әни белән икебезгә - ике кило, боларга дүрт кило эләкте. Әниләр паекны өйгә алып кайтканчы, Миннегата үлеп киткән иде. Идәндә ятып, күз алдында үлде.

Реклама

- Матур астай, бу кичә булган булса да, үлми иде бит балам. Җәймә пешереп ашатып, алып кала идем бит, - дип, әнине кочаклап өзгәләнде инде Мәрьям апа.

Ул вакытта сугыштан берәм-берәм яралы солдатлар кайта башлаган иде инде. Авыл советында сугыштан кайткан Нигъмәт әзи эшли. Безгә чабып килгән бу:

- Җиңги, сиңа ике бала китерәм хәзер, - ди.

Озак та үтмәде, ике баланы җитәкләп китерде дә, ике кило онны да тоткан. Әти-әнисе ачлыктан үлде дип хәтерлим ул балаларның.

- Ничек булса да, атна-ун көн кара, җиңги, аннан приютка җибәрәм аларны, - ди. - Ишле семьяга илтсәм, онны пешереп ашатырлар да бу балалар ач калыр дип куркам...

Карадык аларны да. Аннан ул балаларны алып киттеләр... Еллар узгач, кемдер эзләп тапты үзләрен, кызы кайтып та йөрде дип беләм.

Ашау дигәннән, ул вакытта бакча казыганда черек бәрәңге чыкса, аннан да тәмле ризык булмый иде. Кояш байый башлаганны көтә идек. Кич җиткәндә, берсен турап, берсен уып, ике черек бәрәңге ашый идек чөнки. Сөрмичә калган җирләрдән бер-бер генә арыш-бодай чыга. Кеше күрмәгәндә генә шуларны җыеп кайтып, уып, чумар ясый идек.

Торна борчагы ашадык, анысын да күп ашап булмый, исертә... Кузгалакны әйттем, башка үләннәр... Берсендә оныгым Гөлнара миңа болыннан акбаш җыеп кайткан. «Әби, ашап кара әле, тәмле», - ди. «Юк, кызым, күп ашадым инде», - дидем... Ялган түгел бит берсе дә, канәт, йөрәгемә язылган.

Ничек кирәк алай, 45не җиткердек. 9 май мәктәптә экзамен бирдек. Экзаменны биреп кайттык та кырга башакка киттек. Безне Кирам абый кырдан атка атланып килеп алды. «Әйдәгез, сугыш бетте!» - ди. Ул шатлыгыбыз җиргә генә сыярлык түгел иде...

Бүгенге тормыш дөнья җәннәте ул, канәт! Шул сугыш чыккач, 11 яшемдә эшли башлагач, башка туктамадым инде мин. 40 ел сыер саудым. 18-20 сыерны көненә өч тапкыр кул белән сава идек. Мин эш дәверемдә бер тапкыр медпункт ишеген дә ачып карамадым, әлхәмделиллаһ. Хөкүмәттән зарланучыларны бөтенләй аңламыйм. Уч тутырып акча алабыз, әле өйгә китереп бирәләр бит, Аллага шөкер. Кибетләрдә ипине исәпсез саталар, онны өеңә китереп бирәләр. Капчыгы белән сатып алам онны. Өйгә китереп, чоланга кертеп куялар, ничек алмыйсың инде аны?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: