Шәһри Казан

«Бу бизәкләр минем җанда бар»

Галим, текстолог, рәссам-каллиграф, шәҗәрәче, дизайнер...Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы халык сәнәгате һөнәрләре палатасы әгъзасы, РФ Милли каллиграфлар берлеге әгъзасы Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлевне (Нәккашны) бербөтен итүче сыйфатларны барлый башласаң, әнә шулай берсе артыннан икенчесен тезеп китәргә кирәк булыр иде.

Реклама

Күз өстендәге каш кебек Нәккаш булып танылуының сере дә әнә шул киңкырлы булуында аның. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш белән әңгәмә коруның форсаты зур - 65 яшь рәссам-каллиграфка.
- Нәҗип әфәнде, татар каллиграфлары турында сүз барганда, 90 нчы елларда, татар традицион каллиграфиясенә нигезләнеп, ХХ гасыр татар сынлы сәнгатендә каллиграфия сәнгатен торгызуда күп көч куйган, үз мәктәбен булдырган остаз буларак, беренче Сезнең исемне атыйбыз. Каллиграфия, аның бүгенге мөмкинлекләре, кулланылыш даирәсе турында сөйләшә башлаганчы, Нәккаш тәхәллүсенә тукталыйк әле. Асылда, сезне ачып бирә торган шуның кадәр кулай исемне каян таптыгыз?
- Заманында «Ватаным Татарстан»га әйберләр бирә башладым. Төгәлрәк әйтсәм, Сөембикә манарасына ай куйгач, иң беренче аклы-каралы шәмаилем басылып чыкты. Редакциядә Нурислам Исмәгыйлев атлы фотограф эшли иде. Н.Исмәгыйлев икебез дә. Шуннан, безне бутамасыннар, дип, үземә тәхәллүс алырга булдым. «Нәкыш» - бизәк дигән сүз. Нәккаш - тар мәгънәсендә - ташка уеп язучы, бизәк язаучы; киң мәгънәсендә рәссам-график була. Шулай итеп, Такташ, Гаташ кебек кыска гына яңгыравыклы исемнәр янына Нәккаш та өстәлде. Үзенә күрә бренд булды.
- Нәҗип әфәнде, соңгы вакытта Каллиграфлар ассоциациясе булудан рәссамнар оттымы, шулай икән, аның йогынтысы, ярдәме нидә?
- Йогынтысы аз булса да бар. Бу берләшмәдә без 15-ләп каллиграф. Ассоциацияне каллиграф, сәнгать белгече Рөстәм Шәмсутов җитәкли. Аның файдасы шунда - каллиграфларга «Кол Шәриф» мәчетендә үзләрен күрсәтү, ягъни күргәзмәләр оештыру һәм эшләрен сатуга кую мөмкинлеге ачылды. Чөнки «Кол Шәриф» мәчетендә «Татар сәнгате клубы» эшли башлады.
- Элгәре матур язуны «хөсне хат», «хөсне каләм» дип атаганнар. Хәзер исә кулдан каләм төште, бөтен язу-сызу эшен компьютерга ышанып тапшырдык. Әлеге заман казанышы үзе белән бергә югалтулар да алып килмәдеме икән?
- Бу, әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә югалту. Элек матур язу дәресләре була иде. Ул кулны күнектерә, матурлыкка, чисталыкка, пөхтәлеккә өнди, дисциплинага өйрәтә иде. Мин ул мәктәпне үткән кеше. Басым, басымсыз урыннар күрсәтелгән матур язу үрнәге әле дә күз алдында. Без корыч каләм белән карага манчып язган буын. Шәмәхә караны куе итеп ясыйсың, язуың ярылып ята - ялтырап кала. Үз эшеңнән үзең канәгать калып торасың.
- Сез ясаган тугралар шуның кадәр популярлашты ки, алар инде үз юлларын үзләре яра дисәң дә ярый торгандыр. Чөнки аларны шәхси мөһер урынына визиткаларда да очратабыз, гаилә тугралары да сезнең җиңел кул белән популярлык казанды. Чуты-чамасы бармы Сез иҗат иткән тугра, шәмаилләрнең?
- Тәгаен генә әйтә дә алмам күк. Пыялага эшләнгәннәре күбесе музейларда, сатылганнары да байтак. Тулаем алганда, пыялага эшләнгән тугралар 500ләп, кәгазьгә эшләнгәннәре 2 меңгә тула торгандыр, мөгаен. Элек «Мирас» журналында басылган эшләр һәм аннан соңгылар теркәлгән. Әмма картотека тулы түгел, чөнки заказга эшләнгән эшләр теркәлеп барылмаган. Шул ук вакытта «Алмаз-Холдинг»ка эшләнгән ювелирлык эшләре дә әлегә теркәлмәгән. Алары да 100дән артып китә. Аның 20ләбе, төрле эшләнмәләрдә бизәк булып, сатуга чыга башлады инде.
- Бизәк дигәннән. Тугра, шәмаилләрегезне милли бизәкләргә шундый итеп «төрәсез». Кайчагында күңел бизәкләре ала торган «кое»ның сукмагы кай якларда, дип сорыйсы килеп куя.
- Иҗатчыга, әлбәттә, әйләнә-тирә бик нык йогынты ясый. Минем иң яраткан урыным әни үскән авылдагы бабайның йорты булды. Безнең бабай бик оригиналь кеше иде. Ул урта хәлле крестьян. Бабайның өе һәрвакыт чиста, матур. Өй чигешләр белән тулы: ул тамбур белән чигелгән әйберләр, ул тутырып чигелгәннәре дисеңме. Тәрәзә кашагалары, кызыл башлы сөлгеләр. Әби үзе суккан булган ул сөлгеләрне заманында. Әни дә чиккән. Әтинең дә чигүле аяк чолгаулары бар иде. Минем күңелдә калган бизәкләр әнә шулар. Ике тәрәзә арасындагы зур шәмаил үзенә бер. Анда «Аятел- Көрси» һәм Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләре язылган. Анысын безнең авылдагы Хәсәнша дигән бер абзый шыпырт кына эшләп ята иде. Үзе бухгалтер кеше. 30-40 км радиустагы якын-тирә авылларда Хәсәнша абыйның шәмаилләре булыр иде. Әле соңгы вакытта тарихчы Нурулла Гариф Балык Бистәсе районының бер авылында ул эшләгән шәмаилне төшереп алып кайткан. Ике якта Сөембикә манарасы сурәтләнгән һәм 1535 елда төзелгән дип куйган, уртада «Аятел-Көрси» язылган. Белеме булса, ул чын рәссам булыр иде. Менә шушы тирәлек мине тәрбияләгәндер дип уйлыйм.
- Сезнең кул, сезнең өслүб болай да таныла торган. Шуларның барысын колачлаган альбомны кайчан күрәчәкбез инде?
- Мөмкин булмаган эш түгел. Аны тәкъдим итүчеләр байтак. Ул минем үземнән тора. Сәнгать белгече Роза Солтанова инде бер 10 елдан артык кодалый. Дуслар да бу турыда гел искәртеп торалар. Ул әдәбият, графика, кулланма-гамәли сәнгать арасында тора торган әйбер, шуңа да кызык булырга тиеш дип уйлыйм.
- Иҗатыгызның бер юнәлеше булып та, гадәттә күргәзмәләрдән читтә кала торган канаты - эпитафияләр - кабер ташлары турында да әйтеп китик әле.
- «Гранит, мәрмәр сервиз» һәм «Табигый таш» оешмалары белән күптәннән элемтәдә торам. Бакый Урманченың кабер ташындагы язулар минем эскиз буенча башкарылды. Әле менә фотограф-рәссам Рөстәм Мөхәммәтҗанов, борынгы болгар стилендә кабарынкы итеп, әтисенә һәм ике абыйсына латин-гарәп хәрефләре белән ак мәрмәргә эшләтте. Театр режиссеры Марсель Сәлимҗановка борынгыдан килә торган «Сиңа Аллаһының киң рәхмәтләре булсын» дигән теләкне үзенчәлекле стильдә татарча итеп яздык. Узган ел Миркасыйм Госмановка истәлек ташы - стелла ачылды - шуңа мәрхүмнең туграсын эшләдем. Тарихчы Рафаэль Шәйхиевның кабер ташына, туграсы белән, Казан ханлыгы стилендә, татар бизәкләре белән эскиз эшләп бирдем. Әле генә Равил Бохараевның кабер ташын ачу булды. Анда Коръәннән бер аять - «Аллаһы Тәгаләнең колына Аллаһы Тәгалә үзе генә җитмимени?» дигән җөмлә бар. Әлеге өземтәне ул үзе исән чагында ук сайлаган һәм бу аять аның балдагына да язылган булган. Мин аны, озынча итеп, 113х26 смлы вертикаль итеп укыла торган пространствода урнаштырдым. Менә шулай саный китсәң, шактый алар. Эскизларны, гравёрлар, ташка уючылар бозмасын, аларга эшләргә җиңел булсын, дип, үз үлчәмендә эшләп бирәм.
- Нәҗип әфәнде, Сез бизәгән мәчетләр дә шактый. Аларны ахыргача үзегез эшлисезме?
- Юк, мәчетләргә барып эшләмим, бары тик аклы-каралы итеп эскизлар гына ясыйм. Калганы - дизайнерлар эше. Мәсәлән, соңгы елларда ирле-хатынлы Мусиннар, минем эскизлар буенча, смальтадан түшәп, шактый эш башкардылар. Түбән Камада, аннан ерак түгел Шенгәлче авылында, Лениногорскида, Кантюковкадагы мәчетләр минем эскизлар буенча бизәлде. Казанда «Мәрҗани» мәчетенең хатын-кызлар өчен төзелгән канатындагы михрабта «Аятел-көрси»нең эскизы минеке. Аны гипстан башкарып чыктылар.
- Улларыгыз да, Сезнең кебек үк, кулларына каләм, буяу тотып эшлиләрме?
- Кайчакта аларга эш тә кушкаларга туры килә. Олы улым Наил буярга бик оста. Үтә чиста эшли, миңа караганда тизрәк буйый. Ул сәнгать мәктәбенә дә йөреп, рәсемне дә матур гына ясый башлаган иде - ташлады. Уртанчысы Ниязны: «Өчегезнең берсе гармун уйнарга өйрәнсә, күңелем булыр иде», - дип, баян классына йөрттем. Өйрәнде. Кечкенәсе Назыйм сәнгать мәктәбен тәмамлады. Рәссам Газиз Гобәйдуллин укытты аны. Хәзер инженер-архитектор белгечлегенә ия. Реклама компаниясендә әйдәп баручы дизайнер. Универсиаданың бик күп объектларына эмблемалар, күрсәткечләр аның эскизлары буенча эшләнде. Эстакада-күперләр өстендә кичләрен янып тора торган милли бизәкләр дә аның эше. Шәмаилләр белән дә кызыксына. Заманында Вәлиулла хәзрәткә берничә әйбер эшләгәне булды. Графитти буенча бәйгедә катнашып карады. Гарәп язуын белә, кулы ята, сәләте бар. Менә ул минем эшне дәвам итәр, дип өметләнәм.
- Нәҗип әфәнде, 65 яшь уңаеннан Тукай әдәби музеенда ачылган «Матур язу - нурлыйдыр күңелләрне» дигән шәхси күргәзмәгез эшен дәвам итә. Ул әле ноябрьгә хәтле эшләячәк. Менә шундый куанычлы мәшәкатьләрдән тыш юбилейны тагын нинди уй-ниятләр белән каршыладыгыз?
- 65тә әле, кем әйтмешли, тормыш башланган шикелле генә, чөнки хәзер тәҗрибә бар. Балалар үсеп җиткән. Артык борчу-мәшәкать юк. Танылу, исем бар. Заказлар үз аягы белән килеп тора. Хәзер инде күбрәк игътибарны иҗади әйберләр эшләргә юнәлтергә кирәк. Алда бер зур ният тора. Шәехзадә Бабичның «Исемнәр бакчасы» дигән әсәре бар. Анда 41 хатын-кыз исеме телгә алына һәм, шуларга багышлап, дүртьюллык мәдхияләр китерелә. Менә шул шигырь юлларын да кертеп, әлеге исемнәрне тугра рәвешендә ясап, бер цикл эшлисем килә. Бу - бик зур эш. Аллаһы Тәгалә гомер бирсен дә, илаһи кодрәттән аермасын, дип теләргә генә кала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: