Шәһри Казан

«Бу халәтемне чынбарлыктан саклыйсым килә»

«Сез Айрат Имашевны беләсезме?» Кыз бала, йөгерә-чаба, Казан урамында сораштыру үткәрә. Камера каршындагы йөзләр үзгәрә, җаваплар гына бертөсле: «Юк, белмибез!».

«Калеб»нең чираттагысы әлеге язманы караудан башланды. Туктап торыйк!
Шушы урында аңлатма кертмәсәм, укучыларыбызның башын бөтенләй бутап бетерәм, ахры. Айратны белмәгән кебек үк, «Калеб»не дә кем генә белә икән? «Калеб» - ай саен яңа буын иҗатчылар - язучы, җырчы, композитор, рәссам, музыкант, артист, режиссерлар белән очрашулар үткәрә, аларны бер мәйданга туплый, ә безне алар белән таныштыра торган проект. Ниндидер җылы, уйландыра, күңелләрне чистарта торган эчкерсез очрашулар бу. Гадәттә ул Камал театрының кече залында үтә һәм бүгенге көндә бик сирәк күренеш - анда керү дә бушлай. «Калеб»не оештыручы, проектның авторы, «Мәдәният дөньясында» тапшыруының алып баручысы журналист Гүзәл Сәгыйтова бу юлы безне Айрат Имашев белән таныштырырга дип җыйды. Ул - Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе солисты, опера җырчыларының Марио Ланца (Филиньяно, Италия) исемендәге XIV халыкара конкурсы дипломанты һәм бик күп республика һәм Россия конкурслары лауреаты, Җиһанов исемендәге консерватория аспиранты. Өстәп, Айрат Мәсгуть Имашевның оныгы да дисәм, сер пәрдәсен ныграк ачармын кебек. Залга елмаеп килеп кергән Айрат кыска гына вакыт эчендә үзенең эчкерсезлеге, гадилеге белән үз дөньясына алып керде дә китте. Бу исә - без белеп бетермәгән икенче дөнья, югары җыр сәнгате, музыка дөньясы. Юк, ул һич кенә дә безгә ят түгел, ул - безнең җаныбызда, күңелебезнең иң җылы почмагында. Кагыл гына икән ... Айрат Имашев кагылды, күңелләребезне кузгатты. «Аның серле тавышында борынгы Болгарыбыз, Казаныбыз саклаган тарихи аһәң, Йосыф-Зөләйха, Ләйлә-Мәҗнүннәрдән килүче мәхәббәт лирикасы һәм өмет бар. Бу тавыш, Италия кебек, бик серле. Аның репертуары киң: халык җырларын да, опера партияләрен дә, Рөстәм Яхин романсларын да, немец вокаль циклларын да башкара. Гомумән, Айрат иҗатында классика зур урын алып тора. Ул, Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова кебек татар композиторлары җырларыннан тыш, Шуберт һәм Григның әсәрләрен, рус, итальян һәм немец романсларын башкара», - дигән иде Гүзәл, Айрат Имашев белән таныштырганда. Айрат исә: «Колбаса турындагы җыр бер генә тапкыр көлке була ала», - дип шаяртты. Беренче карашка, яшьләребез гел җиңел җырлар алып, аның белән кая да булса барып акча эшләүне генә максат итеп куя кебек. Һәрхәлдә, без андыйлары турында күбрәк хәбәрдар. Айрат Имашев даирәсендәгеләр күз угыннан читтәрәк калып килә. Шөкер, бу күренеш аларның канатын кисми. Кичәдә яшь композитор Эльмир Низамов, шагыйрә Резеда Гобәева, җырчы Гөлнара Байназаровалар да катнашты. Уртак хезмәт җимешләрен тәкъдим итте алар. «Һәрбер кеше кайчан да булса шәрык әдәбияты белән якыннан таныша. Мин бу поэзия белән 18 яшемдә «җенләндем», аеруча Гомәр Хәйям шигырьләре тәэсирләндерде. Һәм нәкъ шул вакытта әлеге җыр циклы туды да. Мин бу чорда Ульянда яши идем һәм ирләр тавышына тәгаенләнгән әлеге әсәрне башкарырлык вокалист таба алмадым. Казан консерваториясенә укырга кергәч, Айрат Имашев белән таныштык. 3 нче курста мин аңа бу циклны тәкъдим итеп карарга булдым. Айрат аны ошатты, шул елны консерваториядә узган автор концертымда җырлады да. Бүген дә ул аның репертуарында», - диде Эльмир Низамов.
Җыр циклы рус телендә булган. Аны Резеда Гобәева «Калеб» кичәсе өчен татарчага махсус тәрҗемә иткән. Уртак эшләр әле моның белән генә бетми, өч иҗатчының тагын бер хезмәт җимешен тыңладык - «Яшәргә әле соң түгел» дип атала бу җыр. «Мин моңарчы гел олпат шагыйрьләргә, аерым алганда, Разил Вәлиев, Ренат Харис иҗатына мөрәҗәгать итә идем. Резеда белән танышкач, һәр шагыйрьнең икенче бер дөнья ачуын, яңа эшкә өндәвен аңладым», - ди Эльмир Низамов. «Сүз белән асылыңның тәңгәллеге... Моңа ирешү өчен, бик гади, ихлас, табигый булырга кирәктер. Шигырьнең публика, аудитория өчен ничек яңгыравы турында уйланмыйча, бары - түгелергә. Йә, кайсыбыз шулай булдыра ала?! Кайсыбыз шигыренең нинди дә булса әҗерен көтми - акчалата түгел, данлата, исемләтә, кемнәргәдер таккан фәлсәфәләтә, иманлата, мәйданлата...» Луиза Янсуарның Резеда турында әйткән бу сүзләренә өстәп нидер әйтү артык кебек. Резеда үзенең дүрт кенә шигырен укыды, халык аны алкышларга күмде. Нәни кызы Гәүһәр дә, әтисе Илгиз Зәйниев белән сәхнәгә чыгып, әнисен котлады.
Халык кичәдән таралыша башлады Тамашачыларның сүзләренә колак салам: «Күңелемнең һәр күзәнәге ачылды. Бу халәтемне тәрәз артындагы тормыштан саклыйсым килә...»

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: