Шәһри Казан

Бу әле әкиятнең баласы...

Теге яки бу бәйрәмгә балаларга бирелә торган бүләк, әлбәттә, акча янчыгына бәйле рәвештә генә түгел, ә аны кем бирүенә карап та үзгәрә. Әйтик, әнә рәссам Алёна Быкова Бөтендөнья балалар көненә шуның кадәр якты, могҗизалы бүләк ясады. «Эбиволь» күргәзмә залында ачылган үзенең тәүге шәхси күргәзмәсен «Кызымның әкияти дөньясы» дип атады ул....

Бер караганда, ул таҗ кигән патша кызы булса, икенче караганда инде канатларын ял иттерергә дип, җиргә очып төшкән күбәләк йә булмаса скрипка «чиртүче» чикерткә кыяфәтенә керә. Образлар, бала үсә төшкән саен, бер-берсен алыштырып, гел үзгәрә торган. Биредәге йомры-йомшак песиләрнең дә кайберләре канатлы икән ләбаса! Әйтерсең алар да кечкенә тылсымчы кыз белән «уйнар» өчен сабыр гына аңа уңайлы вакытны көтәләр. Картинада сурәтләгән «Канатлы ат»ы да рәссамны әлеге нур бөркелеп торган әкияти балачак аланына очраклы гына алып чыкмаган. «Төп илһам чыганагым да кызым Аурика», - ди ул. Әйе, рәссам булудан гына түгел, иң беренче чиратта әни булудан тәм таба Алёна. Ишектән керүгә үк катыргыдан ясап куйган патша сарайларыннан алып идәндә чәчелеп яткан төрле төстәге эреле-ваклы шакмакларга кадәр күргәзмәнең кемнәргә багышланганын күрсәтеп тора иде. Ачылышка килгән балалар рәхәтләнеп уйнадылар, нинди генә пирамидалар төземәделәр ул шакмаклардан. Тантананы музыкаль аһәң белән баеткан Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараеның «Биюче ил» хореография һәм «Җиде нота» дип исемләнгән вокал студиясенә йөрүче балалар да яратты ул «әкияти дөньяны».
- Без быел кызым белән икебез дә ныклап торып эш башладык. Мин Дәрвишләр бистәсенең мәдәният сараенда «Шаян кылкаләм» түгәрәге ачып, үземнең педагогик эшчәнлегемне башлап җибәрсәм, 1 яшь тә 8 айлык кызым, әлеге иҗат түгәрәгенә йөреп, рәсем ясый башлады, - ди ул. Бу урында Алёна Быкованың узган ел Россия сәнгать академиясенә аспирантурага укырга керүен дә әйтергә кирәктер. Шуңа күрә дә рәссамны күргәзмәсе белән котларга килүчеләр арасында аның остазлары - Россия Сәнгать академиясенең остаханә җитәкчесе, Татарстанның халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы Абрек Абзгильдин һәм СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Якупов та бар иде.
- Мин әлеге күргәзмәне рәссамның олы уңышларының берсе дип исәплим. Безнең остаханәгә тора салып кына кереп булмый. Анда шөгыльләнү яңа көч-егәр бирә, өстәмә мөмкинлекләр ача. Әле менә гомеремдә беренче тапкыр Россия Сәнгать академиясе президенты З.Церетели имзалаган әгъзалык билетын тапшырам. Элек бу юк иде. Алёнага бар да уң килеп тора, - дип, А. Абзгильдин аңа Россия Сәнгать академиясенең иҗат остаханәсе рәссамы булуы турындагы таныклык тапшырды һәм алга таба зур-зур күргәзмәләрдә катнашуын теләде.
Фәрит Якупов та күргәзмәнең бик җылы, сабыйларча самими булуын билгеләп үтте: «Тематик күргәзмәне эшләве кыен булса да, биредә эшләр бөртекләп, зәвык белән сайланган. Автор бик күп эшли, аның остаханәдә дә эшләре шактый».
Чыннан да тырыш, үҗәт кеше Алёна. Нәрсәгә тотынса да, җиренә җиткереп, тиз башкарырга күнеккән. Мәктәптә укыганда сәнгать мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлаган кыз КХТИдан да кызыл диплом алып чыга. Институтта укыганда ук, дизайнер буларак, республика һәм Россия күләмендәге иҗади бәйгеләрдә актив катнаша. 2004 елда яшь дизайнерлар арасында үткән «Болгар энҗеләре» дип аталган I республика бәйгесендә үзенең «Иске кирмән серләре» дигән кием тупланмасын тәкъдим итеп, иң зур бүләк - Гран-прига лаек була. Казандагы гастрольләре вакытында цирк артистлары - мәшһүр гимнастка Анна Дикуль, бертуган Аскольд һәм Эдгард Запашныйларның да йомышлары төшә яшь дизайнерга. Беренчесенең бик җитди халыкара бәйгегә чит илгә җыенуы булса, әзер дизайнер барында егетләрнең дә форсатны кулдан ычкындырасы килми. Җитмәсә, милли төсмерләр чагылыш тапсын дигән таләпләрен дә җиткерәләр. Баштарак: «Минем андый җитди эшләргә тотынганым юк», - дип каршы килеп маташса да, үтенечләрен кире какмый кыз. Казаннан бер кочак эскизлар белән китә алар. Ә бит бу әле Алёнаның Казан сәнгать училищесында (!) укыган чагы гына була.
* * *
Балалар бәйрәменә үзенчәлекле бүләк әзерләгән рәссам белән күргәзмәдән соң да аралашырга туры килде. Шунда мин: «Кечкенә чагыңда синең үзеңә нинди бүләкләр бирәләр иде соң?» - дип сорыйсы иттем. «Безгә шул совет чорының пластмассадан эшләнгән курчаклары булды инде. Бик тә тәгәрмәчле тимераяклы буласым килә иде. Ләкин мин аны үсеп җиткәч кенә ала алдым», - ди Алёна, истәлекләргә бирелеп. Күрәсең, сүзгә мавыгып киткәнбез. Шуны гына көткән диярсең, Аурика бөтен җирен буяуга манып чыккан. Рәссамнан рәссам тумый ни! Ярый әле әлегә әтисе Альберт Низаметдинов кебек, спортның озын аякларда сикерү (джолли джампер), сноуборд шикелле экстремаль төрләре белән шөгыльләнү тәмен белми. Хәер, анысы да озак көттермәс...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: