Шәһри Казан

«Бу театрда король булып яшим»

Заманында күренекле сәнгать белгече К.Станиславский: «Артист һәрбер рольдә үзенең мөлаемлыгын, индивидуальлеген табарга, шул ук вакытта һич тә кабатланмаска тиеш», - дигән. Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артисты Юрий ПАВЛОВның сәхнәдә уйнавын күргәндә әнә шул юллар хәтердә яңара. Яшь кенә булуына карамастан, үзенең таланты һәм мөлаемлылыгы белән тамашачыны үзенә каратып...

Реклама

Сәнгатькә сукмак Юраның балачагыннан ук салынган. Балтач районының җыр-моңга һәвәс халкы булган Субаш авылында сәнгатькә гашыйк булмый калырга мөмкинме соң? Авыл мәктәбендә хореограф булып эшләгән әнисе Гүзәл ханым да улына дөрес юл күрсәткән. Югыйсә бүген күпчелек ата-ана баласының юрист яисә икътисадчы булуын тели. Юра артист һөнәрен сайлавына һич үкенми. Казанда узган гастрольләре вакытында да аңа тамашачы игътибар итми калмагандыр. А.Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Яра» спектаклендә- Габдулла, Т.Миңнуллинның «Нәзер»ендә - Хикмәтулла, А.Ивановның «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге»ндә Павел һәм Өрәк рольләрен башкарды ул. Ю.Павлов «Тантана» фестивалендә («Перспектива» төрендә) дипломга ия булган иде.
Юрий Павлов (рәсемдә сулда) белән укучыларыбызны да якыннанрак таныштырырга булдык.
- Юра, театр училищесыннан соң ни өчен Түбән Кама театрын сайладың? Югыйсә башка җирләргә китәргә дә мөмкинлек булгандыр бит.
- Бишенче курста безнең диплом спектаклен карарга Әлмәттән һәм Түбән Кама театрларыннан директорлар килде. Икесенә дә чакыра башладылар. Казанда Яшь тамашачы театрында калырга да мөмкинлек бар иде. Мин тоттым да Түбән Каманы сайладым. Ул чакта режиссер Рөстәм Галиевны да белми идем әле. Килүгә ул миңа Т. Миңнуллинның «Яшьлек белән очрашу»ында Айдар ролен бирде. Рөстәм абый фантазиягә бай кеше. Минем талантымны ул ачты. Моның өчен режиссерга рәхмәтлемен. Быел читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлыйм. Түбән Кама театрында эшләвемә һич үкенмим. Башка җирдә рядовой артист булганчы, монда король булып яшим.
- Юра, «Яра» спектаклендә синең кечкенә генә бер рольне тетрәндергеч итеп уйнавың беркемне дә битараф калдырмагандыр. Син уйнаган Габдулланы тыныч кына карап булмый. Фронттан гарипләнеп кайткан солдат әти-әнисе янына аларның улының дусты булып килеп керә. Ата-ана үз баласын танымый. Йөзеңне дә шундый осталык белән үзгәрткәнсең. Бу мизгелләрдә син тамашачыны тетрәндерәсең дә, елатасың да... Үзең нинди хисләр кичерәсең?
- Укыганда биткә грим салырга ярата идем. Шуңа күрә үзем теләгәнчә битемне танымаслык итеп үзгәрттем. Фронттан яраланып кайткан солдатны әти-әнисенең танымавы нинди зур фаҗига бит. Минем әни булып уйнаган Гөлгенә Зәйнуллинаның: «Танымыйм бит, улым», - дигән сүзләреннән соң, теләмәсәң дә, елап җибәрәсең. Бу спектаклебез патриотик темага багышланган фестивальдә беренче урынны алды.
- «Нәзер» спектакленең исеме соңгы вакытларда онытылып бара торган йола турында. Үзең моңа хәтле нәзернең нәрсә икәнен белә идеңме?
- Белсәм дә, мин аңа ышанып бетми идем. Кеше элек нәзер әйтсә, аны үти торган булган. Хәзерге вакытта сүз бирү уен-көлкегә генә әйләнеп калды, дияргә була. Бервакыт үзебезнең авылда шушы спектакльне куйдык. «Нәзер» спектаклен минем иптәш малайлар да караган. Шуннан соң бер-берсе белән: «Безне нәзер тотмагае», - дип сөйләшә башладылар. Без, җиде егет, нәзер әйткән булганбыз икән. «Кем дә кем беренче булып өйләнә, шуңа акча бирәчәкбез», - дип сүз куешканбыз. Арада мин беренче өйләнгәнлектән, акчаларын миңа җыеп бирделәр. Безнең спектакльне караганнан соң, кешеләргә нәзернең йогынтысы булмый калмас.
- Син үзең дә спектакльләр куя башлагансың. Бу эшкә ничек тартылдың соң?
- Театрның элекке директоры яшьләргә спектакльләр куеп карарга кушты да, шунда мин бик теләп ризалаштым. Режиссер да каршы килмәде. Хатыным Гүзәл белән балалар өчен әкият язып, аны үзем куйдым.
- Хатының Гүзәл Шәймәрдәнова да талантлы артист. Аның белән ничек таныштыгыз? Бергә эшләү туйдырмыймы?
- Гүзәл белән театр училищесында бергә укыдык. Аның акыллы икәнен белеп өйләндем. Ул - Казан кызы. Бәхтияр белән Билал исемле улларыбыз үсә. Гүзәл белән партнерлар булып та уйнарга туры килә. Мин аны театрда эшләтмәс идем. Ул КФУның журналистика факультетын читтән торып тәмамлады. Гүзәл белән һәрвакыт фикерләшеп яшибез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: