Шәһри Казан

«Бушлай сыер гына мышнай»

Шулай дип әйтә иде безнең авылдагы бер агай. Заманга сылтавы булгандыр инде аның. Авылда бит әле бүген дә рәхмәт өчен генә тау кадәр ярдәм итүчеләр бар дип беләм. Ул агай заманында, гомумән, ярдәмләшү, бушка, риясыз кул сузучылар, бәхәссез, күп булгандыр. Әлеге авылдаш бүгенге чорның кыргыйлыгын, бөтен җирдә башта - акча,...

Кичә, бүген, иртәгә
Әти белән әниемнең туй альбомын карарга яратам. «Мин монда кайда идем», - дигән сорауны күптән бирмәсәм дә, андагы гадилек һәм матурлыкка сокланам. Ут янып торучы, тормышны яраткан ике пар күз, киләчәк тормышка ихлас ышаныч, матур мәхәббәт белән башланган юл. Ә бүгенге чор туйлары белән чагыштыра да торган түгел инде - өстәлдә аш та бәлеш, өс-баш гап-гади, дигәндәй... Алар яшьлегендә туй балдагы алу да зур осталык сораган шул - кеше балдагын киеп торып өйләнешүчеләр дә буа буарлык булган. Балдак юк, чөнки дефицит! Ике шаһитыңны ияртеп, җәһәт кенә авыл ЗАГСына кереп чыгасың да, өй тутырып, туган-тумачаңны җыясың. Аннан, холык-фигыль килешәме, дигән сорау белән баш катырып тору юк - тормыш көтү, итәк тутырып бала-чага үстерү, гектар-гектар бакча эше, абзардагы терлек-туар кайгысы гына булган.
Бүген шулай эш арасында гына язылышып, туй уздырып кара - оятыңнан җир тишегенә кереп китәрсең. Инде хәзер шау-шусыз гына бәби ашлары, туган көннәрне уздыру да «оят». Бөтен мир күрмәгәч, аны ник уздырасың ди?! Кырып-себереп соңгы тиеннәрне чыгарып салабызмы, туган-тумачадан бурычка алып торабызмы, кредит-фәлән дигән сазлыкка кереп чумабызмы - бөтен дөнья гына белсен дә, бөтенесе тел шартлатсын. Мин дә шулай берчак Казанда узган бер туйның зиннәтлелеге-купшылыгына сокланып карап торган идем... «Кредитка акча алып, кешедән ким-хур була күрмик, дип тырыша ата-аналары», - дигәч кенә җиргә төштем. Кирәк бит, ә! Ул акчаны җилгә очырганчы, хуҗалыкка кирәклерәк, файдалырак нәрсәгә тотсалар соң инде... «Лимузин» яки «Хамер»лардан, сыгылып торган өстәлләрдән, туйга чакырылган экзотик чыгышлы артист-шоуменнардан гына торса икән ул бәхетле гаилә тормышы формуласы - нигә теге алган кредитыңны гомер буе түләмисең шунда. Ә аерылышучылар саны елдан-ел арту тенденциясе күзәтелгән статистика башка төрлесен сөйли. Ялтыравык мин-минлелеккә корылып, кеше куа, дип, куян артыннан чабучылар яшьләр генә түгел шул - иң әүвәл аларның дөньяның агын-карасын күргән ата-аналары. Бай-җитеш булсын, кеше алдында йөз кызарырлык булмасын, дия-дия, тумаган тайның билен сындырырга да күп сорамыйлар бит. Шулай булмаса, дөнья күчереп туй уздырганнан соң, шыпан-шыпан гына аерылышып куючылар күбәймәс иде.

Реклама

Сүз башым бит Шүрәле...
Туй турында гәп куертмакчы түгел идем! Тамадалар турында булырга тиеш иде сүзем. «Хәзер иң бай кеше - тамада» дигән замана мәкален ишеткәнегез бармы? Интернетны гына да ачып карау җитә - ите-мае-сөте булмаса, шуның кадәр кеше ыргылыр идеме икән мәҗлес уздыручы булып йөрергә?! Инде исемнәре шактый билгеле булган җырчыларыбызның да төп ипие булып шул мәҗлесләрдә чыгыш ясау, тамадалылык хезмәте саналмас иде. «Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә», дигәндәй - аппаратуралары үзләре белән, телгә-сүзгә осталар, кич буе җырлап та торачаклар... Билгеле, кесә тутырып акча түләсәгез!
Танылган татар тамадаларына: «Сез күпме аласыз?» - дигән сорау белән шалтыратмадым. Башта халык теленә кергән бәяләрен белештем. Тә-әк, Зөлфәт Зиннуровның илле мең сумнан да ким бәягә бусагаңны да атлап кермәячәген әйттеләр, Данир Сабиров белән Фирдүс Тямаевның хакы бер тирә икән - 80-100 мең сумнан башлана. (Әттәгенәсе!) Халык бик үз иткән Илдар Кыямовның күпме алганын беркем белми булып чыкты. Буа мишәре Раил Садриевның хакы 60 мең сумнан башлана. Бер кичкә, дөресрәге, 4-5 сәгатьлек программа өчен шуның кадәр акча эшли алсаң, начар түгелдер ул?!
Зөлфәт минем: «Ничек оялмыйча шуның кадәр акча каерасың, кеше бит аны ай буе эшләп тә ала алмый?» - дигән соравыма үзе үк аптырап китте. «Кит инде, кем әйтте шулай дип? - диде шоумен дустым. - Уртача 30 мең сум алам мин. Ул - өч кешедән торган төркемгә. Әлбәттә, артыгын түләүчеләр булды, бар. Әмма ул мин куйган хак түгел, алар үзләре тәкъдим итеп. Еракка барасы булса, юл хакын алам - бәлки, шуларын кушып санагандыр берәрсе. Әмма әллә никадәр зур бәя куеп, кеше куркытканым булмады кебек».
- Мин акчаны кешесенә карап алам, - диде Фирдүс Тямаев. - Урта хәлледән - уртача, хәллерәктән - кесәсенә карап. Уртача 50-60 мең сумга йөрим. Аңа ун кешелек төркем керә. Әмма, әйткәнемчә, кешесенә карап инде - туй уздырган өчен 100 мең сум да алган булды. Андый туйларны, гадәттә, Мәскәү кешеләре уздыра. Без анда бер автобус кеше барып эшләп кайткан идек. Әмма мин, анда барганчы, Татарстан эчендә генә азрак суммага эшләп кайтуны өстенрәк күрәм. Юл газабы - гүр газабы, диләрме?!. Үз гомеремдә, биргән вәгъдәмне бозып, башта очсызракка килешеп, соңрак кыйммәтрәк хакка тәкъдим итүче клиентка киткәнем юк - башта килешкәне белән эшләячәкмен. Бушка да барганым бар - кеше итагатьлелеге, тәрбиялелеге белән күңелемә хуш килә икән, дуслашып, бер-беребезгә кунакка йөрешә башлаган чаклар да булды. Әмма бервакытта да, акча, дип чукынып киткәнем булмады һәм булмаячак та. Шулай берчак «Кольцо» сәүдә үзәгендә бер клиент-ханым белән күрештек. Туй уздырырга сорый инде бу, 120 мең сум тәкъдим итә. Әмма сөйләшүе, үз-үзен тотышы бернинди кысага да сыя торган түгел - бер уенчык сатып алганмыни! Туй детальләрен сөйләшә башлау белән дә: «Мин сиңа акча түлим», - дип бастырып әйтеп куймасынмы! Рәхмәт, мин Сездәйләр белән эшләмим, дип, тордым да чыгып киттем. Кешенең хөрмәте булмый икән, аның бер мәҗлесен дә үткәрмәячәкмен. Аена кредит-фәләннәреңне түләгәннән соң яшәрлек 40-50 мең сум акчаң калса, җитмәгәнмени - бөтен акчаны да алып бетереп булмый ул. Кешелеклегеңне югалтмау мөһим...
Рәшит абый Шамкай: «Мин мәҗлесләр алып бармыйм», - дип котылса, «Яңа гасыр» телевидениесе алып баручысы Илдар абый Кыямовның тәки телен чиштерә алмадым. «Таныш-белешләрем һәм алар үтенеп сораганнар өчен генә мәҗлес алып бара алам, киң аудитория өчен тамада булып йөрмим», - диде ул.
Парлап мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнгән талантлар - Азат Фазлыев белән Алсу Дәүләтгәрәева-Фазлыеваның хакы 30 мең сум тирәсендә тирбәлә булып чыкты. Алар да клиентларның төрлесе булуын, мәҗлесләрнең төрле югарылык өчен икәнен «мыекка чорнады».
Буа сатира театры артисты Раил Садриев букчасында иң кыйммәтле туйның хакы 150 мең сум икән. Теплоходта узучы әлеге туйга Раилне чакырган хуҗалар башта ук шундый хак куйганнар. «Булды, бөтенесен дә күрдек бугай, - ди Раил, тамадалык эшен искә төшереп. - Бушка уздырылган туйлар да булды, 5 мең сумга сөйләшкәннәре дә, 100 мең сум түләргә әзер хуҗалар да табыла. Ул бит сораучысыннан түгел, сине эзләп килгән туй-мәҗлес хуҗаларыннан да күп нәрсә тора. Мин хәзер гадәттә 50-60 мең сумга йөрим, моңа өстәп, юл чыгымнарын да түлисе була инде. Кем белән эшләмимме? Артистны хөрмәт итмәүче: «Әй син, теге-кем, кил әле монда», - диюче белән. Берәрсе текәләнеп торса, салып әйләндерергә дә күп сорамаска мөмкинмен. Дөрес, андый очракның булганы юк, әмма бер туйны ташлап чыгып киткәнем булды. Лыгыр исерешеп беткән көтү хуҗасы түгел бит мин, кешеләрнеке кешеләрчә булырга тиеш. Хатам бар, аны үземә күрсәтәләр икән, мин аны төзәтергә һәрвакытта әзер, әмма мыскыл итәргә тырышуның тырнак очы кадәрлесе дә булмаска тиеш!»

Алда - җәй, туй, чәй, мәй...
Күз кысып ышандырып торган җәйгә күп калмады да инде. Шушы җәйдә балаларын башлы-күзле итәргә ниятләп йөрүче ата-аналар инде путаларны тагын да кысыбрак бәйләп, зур тантаналарга әзерләнә башлаганнардыр да. Аның матур туе, тамадасы да, шәп кафе-рестораны да кирәктер инде. Беркем дә баласын аерып калдырасы, кемнәндер ким-хур итәсе килми. Әмма чама хисен онытмыйча, кәҗәсе түгел, мәзәге, дигәндәй, туйның чын асылын, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр чагылышын онытмасак иде. Акчаны җилгә очыруда гына түгел хикмәт, ә купшы туй белән башланган уртак тормышның нәкъ туй югарылыгында матур-мәгънәле, сыйфатлы булуында, шулай дәвам итүендә. Кем әйтмешли, ул әкият кенә туй белән тәмамлана, ә тормышта исә туй белән бөтенесе башлана гына...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: