Шәһри Казан

БУЯУЛЫ МӘЗӘК – 2

Авылга - әбиләргә кайттык. Табын янына утырышуга, әби (хатынымның әнисе була инде), тәлинкәләргә аш бүлә-бүлә, һәрвакыттагыча, читләтеп кенә миңа - кадерле киявенә - наказларын әйтә башлады: - Кеше-карадан оят... Урам якны чүп үләне басты... Чалгы чүкелгән югыйсә... Кышка кадәр гаражны буяп куясы бар... Эчендә берни булмаса да, кайчагында кирәге чыга......

Реклама

Авылга - әбиләргә кайттык. Табын янына утырышуга, әби (хатынымның әнисе була инде), тәлинкәләргә аш бүлә-бүлә, һәрвакыттагыча, читләтеп кенә миңа - кадерле киявенә - наказларын әйтә башлады:
- Кеше-карадан оят... Урам якны чүп үләне басты... Чалгы чүкелгән югыйсә... Кышка кадәр гаражны буяп куясы бар... Эчендә берни булмаса да, кайчагында кирәге чыга... Бер алмагачның зур ботагы сынган... Кисәргәдер инде ... Ниязның (әбинең улы, минем хатынның абыйсы була инде) кайтып күренергә дә вакыты юк... Эш күп, ди... Җитәкче кешенең шул инде, әйе... Абзар ишеге ябылмый... Коедан су алалмый интегәм - нишләптер насосы суыртмый... Мунча ишегенең биге төште... Берочтан морҗасын акшарлап төшәсе иде... Өйнекен дә яңартасы бар... Кешедән оят, әйе... Күптәннән тирес чыгарылмаган... Беркөнне безнең... теге... чыбык очы туганыбыз... Рафил килеп, агачларны турап китте... Көннәр яңгырга киткәнче, аларны эш итәргә кирәк... Авылда эшнең бетәсе юк, әйе... Бәрәңге базының такталарын рәтләп, аны җилләтсәң дә әйбәт булыр иде... Монда берүзең генә берни эшли алмыйсың, әйе... Тавыгын карыйммы мин, бакчасына җитешимме... Бөтенесенә дә ир-ат кулы кирәк...
Башкаларын икенче, өченче планга калдырып, иң башта гараж түбәсен буяп төшәргә булдым. Өс-башны алыштырып, халат-мазар киеп, буявын-пумаласын табып, гаражга баскыч куеп ятканда, район үзәгеннән Нияз кайтып төште. Машина ишеген ябарга да онытып, җил-җил атлап, күәс камыры күк ташып чыккан корсагын сикертә-сикертә, минем янга килеп җитте:
- Сәлам! Әни кушкандыр инде... Миңа мең тапкыр гына әйтмәгәндер... Эш! Һич вакыт җиткереп булмый... Буявың җитәрлекме? Буяу эшенең бернәрсәсе юк аның... Җәлт-җәлт буйыйсың да чыгасың... Кая, сал халатыңны, бир чалбарыңны... Буяу эше -сәнгать бит ул... Аның бернәрсәсе юк... Кил, баскычны тотып тор... Бир буяуны... Пумаланың әйбәтрәге юк идемени?! Менә болай итеп буйыйлар аны... Буявы куерак икән... Берәр таяк сыман нәрсә бир... Нишләптер тамак кипте... Салкын чәй юк микән өйдә? Булмаса, салкын су алып чык... Салкын сөт булса, тагы да шәп!
Мин, Нияз сораган нәрсәләрнең барысын китереп биреп, инде карлыган яфраклы, мелиссалы, бөтнекле чәй салынган өч литрлы банканы күтәреп килгәндә, ул, гараж түбәсенең уч төбе хәтле генә җирен буяп, баскычтан төшеп маташа иде:
- Буяу эшенең бернәрсәсе юк аның... Аны эш дип сөйлисе дә юк...
Ул, борылып, кулымдагы банкага үрелде. Мин, Ниязның кыяфәтен күреп, чүт пырхылдап көлеп җибәрмәдем. Аның киемнәренә карарлык түгел, буяу тамчылары хәтта бөтен чыраена, чәчләренә чәчрәгән иде.
- Бар, буяп бетер... Кая... Син буяган арада утын ярыйм әле... Утын яруның бернәрсәсе дә юк аның... Тукта, калун балтаны алып кил... Юк... Бу кием белән утын ярып булмас... Башта чиста киемнәр алып чык... Әйт әнигә, миңа ярардайларны бирсен...
...Киемнәрен кулына тоттырганнан соң, кабат өйгә кереп, янә чыгып, тагын кереп, ике арада шактый мәрәкәләнеп йөреп, инде тастымал (тир сөртергә!) алып чыкканда, балтасын бер читкә ташлап, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, Нияз өй каршындагы печәнне чабарга тотынган иде:
- Печән чабуның бернәрсәсе юк аның... Аны эш дип сөйлисе дә юк... Әнинең чалгысы үтмәсләнгән... Фәттах абыйга чүкетергә кирәк... Бар, янавыч алып чык!
...Ул көнне, Нияз кушканнарны үтәп, гараж түбәсен тәки буйый алмадым мин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: