Шәһри Казан

«Буйсынырга өйрәнү кыенрак булды»

«Олы талант иясе, тирән хисле, мәһабәт кыяфәтле сәхнә кешесе Сәлим әфәндегә Кол Шәриф образын зур шәхес итеп, тетрәндергеч дәрәҗәдә күз алдына китереп бастырган өчен мең рәхмәтләр яусын».

Реклама

Әлеге юллар язучы Мәдинә Маликованың Татарстанның атказанган артисты Сәлим Мифтаховка бүләк ителгән китабыннан. Бу - актер өчен зур бәя. Чыннан да шушы арада Мәдинә Маликова әсәре буенча куелган «Соңгы риваять» спектаклендә ул үзен яраттырып калды. Сәлим Мифтахов, Мулла роле булсынмы, исерекме - һәркайсын ышандырырлык итеп уйный.
Артистның үткәннәренә күз салсак, ул Украинаның Полтава шәһәрендә дөньяга аваз салган. Әнисе авырып яткан арада аның иптәш кызлары ЗАГСка барып, сабыйга Александр дигән исем куштырып кайталар. Әнисенең туган ягы Буа районының Адав-Толымбай авылына кайткач кына мулла абзый баланың исемен Сәлимгә үзгәртеп куя. Балачакта әби-бабай тәрбиясе алып үскән малай яшьтән үк су буйларында, урманнарда хыял диңгезенә чумып ялгыз йөрергә ярата. 8 сыйныфтан соң ул Казандагы училищеда электрик һөнәрен үзләштерә. Аннары театр училищесына Марсель Сәлимҗанов курсына укырга керә. Өченче курстан аны армия сафларына алалар. Мурманскида Төньяк диңгез флотындагы хәрби театрда хезмәт итә ул.
Хезмәт юлын Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында башлап, анда унике ел эшләү
С.Мифтахов өчен зур тормыш мәктәбе була. Аның К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына килгәненә дә тугыз ел узып киткән.
Без аның иҗат юлына күз салып, хатирәләрен яңарттык.
- Сәлим әфәнде, Г.Камал исемендәге театрда эшләгән елларыгыз ничегрәк истә калган? Күңелегез түренә уелган хатирәләр белән уртаклашыгыз әле.
- Аллага шөкер, күренекле артистлар белән бергә уйнау насыйп булды миңа. Шәүкәт абый Биктимеров белән партнерлар булып уйнаганда дуслашып киттек. Бервакыт сәхнәдә икебез дә хәшәрәтләрне уйныйбыз. Халык безгә кул чаба башлады. Шунда Шәүкәт абый миңа таба борылды да: «Күрәсеңме, алар безгә кул чаба», - дип куйды. Аның белән «Моңлы бер җыр» спектаклендә икебез дә Палач ролендә уйнадык. Икебезнең ике төрле килеп чыкты ул. «Әлдермештән Әлмәндәр»дә Әҗәлне дә башкарырга туры килде. Бервакыт Х.Вахитның «Талак, талак...» спектаклендә миңа Зәкәрия ролен бирделәр. Аны студентлар бик яратты. Спектакльдән соң култамгалар алырга чират торалар иде. 26 яшемдә 75 яшьлек картны да уйнарга насыйп булды.
- Театрдан эстрадага китеп барганыгызга үкенергә туры килмәдеме соң?
- Юк, мин филармониядә 22 ел буе Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Газинур Фарукшин, Зәйнәб Фәрхетдинова кебек күренекле җырчылар белән эшләдем.
- Сезнең сәхнәдә үзенчәлекле шаян хикәяләр укуыгыз хәтердә калган. Аларны каян ала идегез? Бүген яшьләрнең кайберләре тузга язмаган нәрсәләр сөйләү белән мавыга.
- Чыннан да, кайберләрен тыңласаң, күңел болгана башлый. Мин беркайчан да билдән түбән юмор сөйләмәдем. Задорнов, Петросян, Хазанов кебек юмор осталарының хикәяләрен үзебезнең халыкка якын итеп тәрҗемә итәргә ярата торган идем. Аннары үзем дә яза башладым һәм юмордан гына торган үз концертларымны оештырдым.
- Аларны туплап, җыентык чыгарырга исәбегез юкмы?
- Ул хикәяләрем - кассетада, кайбер газет-журналларда басылып чыкты. Аннан соң дүрт пьеса да язган идем. Анысын да режиссерларга күрсәткәнем юк.
- Эстрададан кабат театрга килеп керү ничегрәк булды?
- Бервакыт урамнан барганда Рәшит Заһидуллин белән хатыны Җәмилә очрады. Ул чакта режиссер белән бер-беребезне якыннан белми идек әле. Җәмилә таныштырганнан соң Рәшит Муллагалиевич миннән: «Кабат театрга кайтырга исәбең юкмы?» - дип сорады. Мин аңа: «Әлегә белгән юк», - дип кенә җавап бирдем. Шуннан соң, «Мәхәббәт турында риваять» спектаклендә кайбер артистлар авырып киткән иде. Шул чагында режиссер миңа шалтыратып, анда баш рәссам ролен бирәчәген әйтте. Аннары тагын бер-бер артлы өч роль бирде. Әнә шулай итеп Рәшит Муллагалиевич мине үзеннән-үзе театрга алып кереп китте.
- Кабат театрга кайткач, кыенлык сизелдеме?
- Без эстрадада эшләп иреккә өйрәнгән бит инде. Биредә буйсынырга кирәк. Шунысы кыенрак булды. Ә театрда эстрада мәктәбе ярдәм генә итә.
- Биредә эшли башлавыгызга да тугыз ел вакыт узып киткән. Бүгенге репертуарга күз салсаң, анда Сез уйнамаган спектакль сирәктер. Бигрәк тә кайсы драматургларның әсәрләрендә яратып уйныйсыз?
- Безнең театрда куелганнар арасында Хәй Вахит, Шамил Фәрхетдинов әсәрләрендә уйнау рәхәт миңа. Аларда, әйтерсең, үз сүзеңне сөйлисең.
- Сез заманында Кол Гали образын да гәүдәләндергән идегез. Тарихи шәхесләрне уйнау ничек бирелә?
- Беләсезме, аларны уйнарга ярамый, үзләре булып яшәргә кирәк. Уйный башласаң, шәхес бетә дигән сүз. Кол Галине уйнаганда 33 куплет шигырьне ятларга туры килде. Кол Шәриф үзе шагыйрь дә, мөгаллим дә, искиткеч чиста күңелле кеше. Халыкны сугышка өндәү зур газап ул. Бу ролемне уйнау да җиңел бирелде.
- Бүген сәхнәдә уйнала торган спектакльләргә нинди киләчәк юрыйсыз?
- Шамил Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы»нда байлык һәм ярлылык темасы гәүдәләндерелә. Ул кичә дә булган, иртәгә дә булачак. Бу тема яшьләр арасында да актуаль. «Бәйрәм белән, кызлар!»дагы гаилә темасы да гомерлек. Шуңа күрә, алар әле репертуардан төшмәс, дип уйлыйм.
- Уйнаганда импровизация кулланасызмы?
- Кирәкмәгән җирдә үз сүзеңне кыстыруны кирәк дип санамыйм. Ул алымны нәрсә дә булса җитмәгән төсле тоелганда гына кулланырга була.
- Соңгы вакытта нинди премьера әзерләвегезне дә беләсе килә иде.
- Ремарк әсәре буенча «Без барыбыз да кешеләр» дигән спектакльгә репетицияләр ясыйбыз. Мин анда цирк директоры Поцлохны уйныйм. Ул тамашачыга май аенда тәкъдим ителәчәк.
- Гаиләгез белән дә таныштырыгыз инде. Алар сәнгатьне яратамы?
- Хатыным Илгизә - табибә. Улым хәрби очучы булды, кызым Эльза педагогия университетының чит телләр факультетын тәмамлады. Алар мин уйнаган премьераларны карап баралар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: