Шәһри Казан

БЫЛБЫЛЫМ (Күренеш)

- Сагынып беттеңме, сөеклем? Бик ямансуладыңмы? Бик озак көттеңме, былбылым? Көткәнсеңдер инде, нишлим соң, эш бетми кайтып булмый шул, түгәрәгем. Үзем дә бик сагынып беттем инде. Ойт аны, курнос борын. Бәй, шаян, диванны әшәкеләп бетергәнсең ич. Кара, кара, ну мут та соң үзең. Әй, җанашым, юанычым да, куанычым да шул...

- Сагынып беттеңме, сөеклем? Бик ямансуладыңмы? Бик озак көттеңме, былбылым? Көткәнсеңдер инде, нишлим соң, эш бетми кайтып булмый шул, түгәрәгем. Үзем дә бик сагынып беттем инде. Ойт аны, курнос борын. Бәй, шаян, диванны әшәкеләп бетергәнсең ич.
Кара, кара, ну мут та соң үзең. Әй, җанашым, юанычым да, куанычым да шул син минем.
Кара әле, алдыма утыр әле, бәбкәчем. Бер иркенләп сөйим, назлыйм үзеңне.
Әлли-бәлли итәргә
Ал бишеге бар аның.
Өзгәләнеп тибрәтергә
Үз әнкәсе бар аның...

Әт-тә-тә! Әт-тә-тә! Һоп-па! Һоп-па! Үчтеки, үчтеки! Кара, ничек боргаланган була, ну хәйләкәр, иркәләгәнне ярата да инде үзе. Үтүт аны! Үтүт, түт. Кая борыныңнан да пәп итим әле. Әбәү, борының салкын ич, әллә авырыйсыңмы? Кара, тәпиең дә кайнар сыман шул. Салкын тидердең микәнни инде, күз нурым. Әй, үзем дә шул, тиле торхый, пычагыма дип форточканы ачык калдырып киткәнмендер.
Хәзер, бәгърем, хәзер, багалмам, температураңны үлчим. Менә, ятып кына тор шушы мендәр өстенә. Әй мескенем, тәпиләрең дә буялып беткән икән ич. Кара инде, нәрсәгә охшап калгансың: кухняга чыгып йөрдеңмени соң, күгәрченем. Карының ачыккан булгандыр инде. Ойт аны, шаян!
Әй, кая китте соң бу градусник? Шкатулкага гына салган күк идем бит, ну бу хәтерсезлегемне. Теңкәмә тиде, честное слово. Әй, астындагын алты ай эзләгән, монда икән ич соң!
Кая әле, бәбкәчем, үлчик әле температураңны. Кузгалма инде, тик ят, дим! Менә шулай. Кузгалма, кара аны! А то колагыңны борырмын. Матур гына утыр! Кара, кара, мут, телен чыгарган була. Ну, хәйләкәр дә инде үзе. Хәзер, хәзер, үскәнем, сөтең белән котлетыңны кайнарлатып бирәм. Ачыккансыңдыр шул.
Кызды бугай инде. Әллә-лә-лә! Тфү, чукынган, авызым пештеме инде. Ну, бу газ, өч минутта ут итә. Хәзер бәбкәчемне кайнар аш белән сыйлыйм әле.
Кара, ишетмим дә, звонок шылтырый ич. Да, да! Кем бар анда, керегез! Боже мой, Алик, синме әле бу? Исәнме, исәнме, акыллым.
Нәрсә, Юлдаш белән уйныйсың килдемени? Юк шул, Алик энем, ул бик каты авырып тора. Салкын тидергән, мескенем, больницага алып барырга туры килмәгәе дип торам әле.
Ай! Тот! Чыгып чапты бит! Тотыгыз тизрәк! Син нәрсә, маңка малай, ишегеңне ачык калдырдың! Күземнән югал хәзер үк, селәгәй! Бот арамнан гына чыгып чапты бит, әй. Юлдаш! Юлдаш бәгърем, авыру бит син. Кайдан гына эзлим инде мин аны хәзер, Раббым. Ну бу этне, ну бу этне. Үз этлеген итәр икән. Юлдаш! Юлдашкаем, дим! Юк бит, тапмасам ничек гомер итәрмен инде, боже мой. Бердәнберем, багалмам, йөрәк парәм идең бит син, Юлдашым. Куанычым да, юанычым да идең бит син, бәгърем. Юлдашенка! Юлдаш!
- Товарищ милиционер, беленкую собачонку не видели?
(Тынгысыз каләм», 1982)

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: