Шәһри Казан

Чакса, угы зәһәр аның...

ТР Рәссамнар берлегенең сатира секциясе карикатурачыларыннан үзләренә дә, башкаларга да тынгы юк. «Бездән тиз генә котыла да алмассыз. Чөнки без яман булмаган шеш кебек», - диләр алар үзләре турында, уенын-чынын бергә кушып. Шуңа да әле бер җиргә, әле икенче җиргә «килеп чыга» торалар.

Соңгы бер ел эчендә генә дә, бер карыйсың, Әлмәттә, Чистайда күчмә күргәзмә белән йөрсәләр, икенче юлы тагын берсеннән-берсе кызыклырак күргәзмәләр белән йә Төркия Республикасының Казандагы илчелегенә, яки Арт-галерея ярминкәсенә, йә Мәҗитов галереясына барып чыктылар. Шәһәр бәйрәмнәрендә, туйларда, мәҗлесләрдә халык алдында ясаган шарж-шоулары да тормышыбызга күтәренкелек, күңелебезгә сизгерлек өстәми калмый. Моннан соң ел саен «Артбузник» оештырачакбыз, дип ышандыра карикатурачы рәссамнар. Җитмәсә, дресс-код кертмәкчеләр. Ягъни әлеге бәйрәмгә килүчеләрнең, карбызныкына охшатып, өстенә буй-буй яшел күлмәк киюе мәслихәт яки кулында үзе карлы, үзе бозлы шушы җимеш булса да начар буласы түгел икән.
ТР Рәссамнар берлегенең сатира секциясе карикатурачылары остаханәләрендә узган беренче «Артбузник»ны рәссам Илдус Әҗемовка 55 яшь тулуга багышладылар. Үзенең бөтен эшләрен Azim тәхәллүсе белән имзалаучы рәссамның юбилей күргәзмәсенә әлегә бөтенесе дә буй-буй яшелдән киенеп килмәсә дә, өстәлләрдә тәгәрәшеп яткан колач җитмәс карбызлар мулдан иде. Заманында «Әҗем» мәчетен салдырган беренче гильдия сәүдәгәр Мортаза байның бишенче буын оныгы (Американың фантаст язучысы Айзек Әҗемов та әлеге нәсел вәкиле) гомер бәйрәмен чыннан да ике «5»ле куярлык итеп каршылый: бабасы кебек беренче гильдия сәүдәгәр булмаса да, матбугат хезмәткәрләренең «Медиасоюз России» дип аталган иҗтимагый оешмасы, Мәскәү шәһәре карикатурачылары гильдиясе әгъзасы ул. Эше күз алдында: тел-теш тидермәслек итеп Казан кинохроника студиясендә эшли, 1988 елдан китап графикасы белән шөгыльләнә башлап, барлыгы 70ләп китап бизи. Моннан биш ел элек үзенең дә даруга ярарлык карикатуралары, дусларча яратып язган шаржлары, комикслары тупланган «Весельчак из Слободы» дигән китабы дөнья күргән иде. «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүе дә шул ярты гасырлык юбилее көннәренә туры килде аның. ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы (2005 елдан), Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Журналистларның Халыкара Ассоциациясе әгъзасы (2008) Илдус Әҗемов иҗатының 30 елга сузылган иң саллы өлеше, сүз дә юк, «Чаян» журналы белән бәйле. Юкка гына: «Илдус Ильяс улы - чага торган «Чаян»ның иң зәһәр угы. Биредә ул шуның кадәр күп карикатураларын бастырды. Әгәр дә барысын бергә җыеп бер җепкә тезеп салсаң, аның бер башы редакциядә, икенче очы «Әҗем» мәчетенә кадәр җитәр иде», - диләр аның турында. Рәссамның елмаю тулы әлеге эшләре, кая кадәр сузсалар да, бетәсе түгел. Чөнки тумыштан килгән, күктән иңгән төкәнмәс запасы бар бу ир затында. Җитмәсә, Azim дигәннәре фарсы-иранлылар телендә галәмнән иңгән малай, дигәнне аңлата ди. Уен-көлкенең, чик-чамасын тоеп, шаяртуның тәмен белә торган рәссам үзе дә инкярь итмидер моны.
- Чыннан да, шәрыкта, бер шамакай дару төялгән ун ишәктән кыйммәтрәк тора, дигән сүз бар. Һәм ул чыннан да шулай. Юмор - бик гайрәтле нәрсә. Ул кешегә түбән төшәргә ирек куймый, зәвыкны камилләштерә, кәефне күтәрә. Кызык рәсемгә күз төшкәч, рәхәтләнеп көлеп куясың да бер мәлгә борчулар онытылып китә, тормышка башкача карыйсың. Ә карикатурист-рәссам ул бик сизгер җан. Кызык эзләп ул кайчагында арттырып та, кирәк икән, киметеп тә җибәрә йә булмаса тормыштагы вакыйгаларны астын өскә әйләндерә. Мәзәкнең бөтен төсмерләре белән эш итүче карикатурачы-рәссам башка сәнгать вәкиле әйтеп бирә алмастайны да, фантазия, гипербола, метафора һәм тамгалар ярдәмендә, киң күңелле беркатлы мәзәктән рәхимсез сарказмга кадәр булган күренешләрнең асылын ачып сала, - ди рәссам.
И.Әҗемовның күп кенә халыкара карикатура бәйгеләрендә катнашып призлар алуы, бәхәссез, аның осталык дәрәҗәсе турында сөйли. 1984 елда «Сәяси карикатура» бәйгесенең кул арты җиңел була. Тора-бара рәссамның эшләре Халыкара бәйгеләрдә (Хорватия. 2000, 2001) махсус призлар белән билгеләп үтелә. Үзе дә күп кенә халыкара күргәзмәләр оештыруда башлап йөри. ТР Мәдәният министрлыгының «Чаян» җурналы катнашында уздырган Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган карикатура бәйгесенә тәкъдим иткән бер шәкел эшләре өчен рәссам I урынга лаек була. Италия (1989, 1992, 1997), Төркия (1992, 1996), Франция (1994, 1995), Болгария (2003) кебек илләрдә дә дипломнар белән билгеләп үтелә аның иҗат җимешләре. Шул ук вакытта Төркия, Франция һәм Италиянең карикатура музейларында саклана рәссамның эшләре. Ул гына да түгел, Илдус Әҗемовның бер эше хәтта АКШта чыккан «1994 елда дөньяның иң яхшы карикатуралары» дигән китапка керә. Б.Ельцинны «эләктерә» рәссам анда (рәсемдә). Күпме кыюлык-тәвәккәллек кирәк булды икән рәссамга мондый эшкә тотыну өчен. Ил башлыгының: «Ирекне күпме телисез, шуның кадәр алыгыз», - диюеме, әллә «Без табиблар түгел, без - чир»еме?
* * *
Шактый эзлекле барган «Артбузник»ны карикатурачыларның «Сабантуй» иҗат берләшмәсе уен-көлкегә корылган олы мәйданга әверелдерде. Һәркемгә рәссамны үзенчә «ачу» ирке куелды. 3-4 бүлмәне биләп торган шәхси күргәзмәсе турында гына әйтүем түгел, билгеле. Рәссамга бер-бер артлы котлаулар яуды, шигырь юллары багышланды, «көлкеле хезмәте өчен», ТР Рәссамнар берлегеннән, «чаян»чылардан «Рәхмәт хатлары» юлланды. Юбилярны котларга килгән КФУ профессоры Йосыф Исмәгыйль улы Әҗемов та: «Илдус, мөгаен, әтисенә охшагандыр, ул бик тыйнак кеше иде. Шулай булуына карамастан, Илдус, рухы белән, бик көчле кеше. Ильяс абый белән Сөембикә апа уллары кечкенә чакта ук аның рәссам булуын теләгәннәр иде. Бүген Илдус өчен барыбыз да бик куанабыз», - дип, туганына котлауларын җиткерде. Ул да булмады, әлеге чара уңаеннан махсус әзерләнгән «сәләтле музыкантка» дигән медаль дә тагып куйдылар юбилярга. Монысы да тиктомалдан түгел. Чөнки аның кайчандыр Опера һәм балет театрында массовкаларда катнашып, җырлап йөрүе генә җитмәгән, рәссамнар җыела башласа, Әҗемов югары сәнгатьнең опера дигәненнән дә «өлеш» чыгармый калмый коллегаларына. Булганнан бар да була шул...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: