Шәһри Казан

Чигү чигәм асыл җепләр белән...

Төзүчеләр гаиләсеннән Рәмилә. Бабасы да, әтисе дә, абыйсы да төзүчеләр. Ул үзе дә, төзелеш техникумын тәмамлап, Казанның төзү оешмаларының берсендә мастер булып эшли. Шул ук вакытта кулланма-гамәли сәнгать осталары арасында да үз кеше Рәмилә. Чигешләре берничә тапкыр Казан ярминкәсе, «Осталар шәһәрчеге», «Артгалерея»да, Сабан туйларында күргәзмәләргә куелып, тамашачы бәясен алырга өлгерде....

Беренче булып күзгә ташланганы - катлаулы эшләргә курыкмый алынуы. Әнә шактый вакыт сарыф итеп «җиңеп» чыккан тавис кошын гына алсак та, андагы төсләрнең күплегенә ушың китә. Башкару техникасы да ят һәм әллә ничә төрле. Чигешнең төп җирлеге гобелен җөе белән башкарылган булса, чәчәкләрендә - «төенле» җөй, «тапкырлап» чигү алымы да байтак. Сурәтләрнең контуры энә белән кирегә атлатылып башкарылган, лианалар исә бөтенләй үзгә техникада - ике энә белән чигелеп - берсенә 4 кат, икенчесенә бер кат җеп саплап чигелгән. Кыскасы, гади акыл, «агач кул» белән башкарыла торган эш түгел. Барысы да эчке тоемлау, күңел җылысы һәм иң мөһиме - сабырлык таләп итә боларның. Теләге булган һәркем, кибеттән сатып алган әзер схема буенча, җырлап эшли ала боларны, дип уйлаучылар да бардыр. Бәхәсләшмим. Әгәр дә син махсус программа нигезендә схеманы да үзең төзеп, төсләрне дә үзең сайлыйсың икән, ул чагында нәрсә?! Әлбәттә, бурыч катлаулана. Рәмилә Погойдаш та соңгы вакытта менә шундый табышлары белән куандыра. Бу эштә ул архитектор булып эшләүче ире Виктор Валерьевичның ярдәменә таяна.

Реклама



«Чүпрәк туй»га - асыл җепле бүләк
40х60 см үлчәмендәге туй портреты, берсүзсез, ноу-хау буларак кабул ителә. Күпне күргән тамашачыны да телсез калдыра ул бермәлгә. Үткән ел Казан ярминкәсенә килүчеләр дә: «Ничек инде шундый төгәллек белән портрет чикмәк кирәк!» - дип, башта ышанмый тордылар. Текәлеп, сынап карый торгач, ышанмый хәлләре юк. «Сез - чып-чын рәссам!» - диләр аңа, соклануларын яшермичә. Ә ул үзенә төбәлгән мактау сүзләрен тизрәк инкяр итәргә ашыга: «Сез нәрсә! Мин бөтенләй дә рәсем ясый белмим диярлек...» Баштанаяк «тапкырлап» чигелгән әлеге портретны Рәмилә бертуган энесе Рафаэльның үтенече буенча эшли. Шулай итеп, ул туйларының берьеллыгына хатыны Алсуның башына да килмәгән сюрприз ясый. Портретны башкарып чыгу өчен 5 мең сумлык 50дән артык төстәге җеп файдаланыла. Бер елга сузылган эш барышы белән даими кызыксынып торса да, төгәлләнгән портретны күргәч, күкнең җиденче катында була Рафаэль. Талымлы останың заказчылары да «сырлы» шул. Моннан элек берәү, танышының күңелен күрер өчен, су сыеры, ягъни бегемот чигеп бирүен үтенә. Интернетта казына торгач, «су астында йөзүче бегемот» сурәтен табалар. Беренче карашка, тоташ зәңгәрдән генә торган кебек күренсә дә, әлеге эшендә зәңгәрнең 24 төрле төсмерен файдалана Рәмилә. Бер тын алуда җиңел генә эшләнгән кебек тоелса да, төс «куерган» яки «сыекланган» саен, җеп алыштырырга кирәк шул монда. Әнә «Көн» дип аталган эшендәге бер күбәләкне чигәр өчен генә дә 72 төсле җеп кулланган оста.



Классиклардан башланган эш
- Моннан ун ел элек - беренче бала белән декрет ялында булганда «энәгә утырдым». Аңа кадәр чигеп караган кеше түгел идем. Хәзер инде чикмичә тора да алмыйм. Ул шуның кадәр үзенә суыра. Инде бу бизәген генә чигим, тегесен бетерим дия-дия, күпме утырганыңны да сизмисең. Холкым буенча да «өй тавыгы» мин. Чигү җепләре белән тулы кечкенә сандык һәрвакыт кул астында, - ди ул, Левитанның «Көз» картинасы буенча йон җепләр белән чигелгән иң беренче эшен күрсәтеп. - Кемнеңдер йогынтысы нәтиҗәсендә чигә башладым дип әйтә алмыйм. Юкса әтиләр кечкенә чагында дәү әниемнең (Фәһимә Абдулла кызы Зәйнуллина. Ул Биектау районының Айбаш авылыннан.) өендә чигүле тәрәзә пәрдәләре, чигүле мендәр тышлары булган икән. Тик ул Казанга күченеп килгәнлектән, мин инде аларны күреп үсмәдем...
Баштарак чигелгәннәрнең яртысыннан күбесе туганнарына, якыннарына бүләккә китә барган. Погойдашларның фатир диварларын да останың кул эшләре - зәвык белән затлы кысаларга урнаштырылган чигешләр бизи. Кайсысын чигүгә биш ай, кайсына бер ай вакыт киткән. Һәркайсы пыяла астында. Гадәттә, чигешләрне пыяла астына куймыйлар. Үзенчә күргәзмәләргә җайлашуы инде бу останың. Чөнки безнең халык тотып карамый барыбер ышанмый бит ул.
Киергесе әле дә буш түгел Рәмиләнең. Кышкы пейзаж «борынлап» килә анда. Эшенең өчтән бере башкарылган инде. Йомшак тоннарда чигелә торган бу эше дә ташка баскан кебек.
- Төзүче булгангадыр, миңа шәһәр пейзажы, архитектура корылмалары ошыйрак төшә. Казан мәчетләре күңелемә аеруча якын. Шуңа күрә дә Казан мәчетләреннән торган бер шәкел эшлисем килә. Үземне артык дини дип исәпләмәсәм дә, миндә инану бар. «Әҗем» мәчетен үзебез эшләгән схема буенча чиктем. Чиратта - «Кол Шәриф». Әлегә мин аларны тышкы яктан үземчә күзәтәм. Чөнки гаиләдә хатын-кыз мәчеткә, зиратка керергә тиеш түгел дип тәрбияләнгәнбез, - ди оста.

* * *
Кайчандыр Казан төзүче инженерлар институты каршында оештырылган дизайн мәктәбе курсларында укуының да файдасы тими калмаган. Рәмилә кулы тигән иске тумбочканың да, балалар урындыгының да «икенче сулыш»ы ачылган. Булганнан бар да була инде. Рәмиләнең дә кулыннан килмәгәне юк. Өстендә үзе бәйләп кигән күлмәк, балаларында да ул теккән, бәйләгән кием-салым. Тәрәзә төпләрендә ямь-яшел булып петрушка, шпинат, салат, укроп үсеп утыра. Киштәләрдәге банкаларга тутырылган диңгез кабырчыклары останың тылсымлы куллары орынасы садә мизгелләрне көтә. Озакламый өченче сабыен алып кайтырга җыенучы Рәмилә исә: «Минем тормыштагы вазифам ул - әни булу», - дип, яңадан-яңа планнар кора. Өйдәгеләр һәммәсе - 9 яшьлек Диләрә дә, 1 нче сыйныфта укучы Женя да әнә шул олы вакыйганы көтеп яши әлегә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: