Шәһри Казан

Чигелгән Коръән

Сүриядә яшәүче Коръәнне тулысынча чигеп күчереп язган. Әлеге сәнгать әсәре, «җеп белән чигелгән беренче китап» буларак, Гиннессның Рекордлар китабына керергә мөмкин. Мөхәммәд Хадри Сүриянең Алеппо шәһәрендә тегү белән шөгыльләнгән. Коръәннең тулы текстын паннога төшерү өчен, аңа 12 ел вакыт кирәк була. «Коръәнне балачактан ук чигәсем килә иде», - ди ул....

Реклама

Сүриядә яшәүче Коръәнне тулысынча чигеп күчереп язган. Әлеге сәнгать әсәре, «җеп белән чигелгән беренче китап» буларак, Гиннессның Рекордлар китабына керергә мөмкин. Мөхәммәд Хадри Сүриянең Алеппо шәһәрендә тегү белән шөгыльләнгән. Коръәннең тулы текстын паннога төшерү өчен, аңа 12 ел вакыт кирәк була. «Коръәнне балачактан ук чигәсем килә иде», - ди ул. Җеп белән сурәт ясауның бөтен нечкәлекләрен өйрәнгәннән соң, Мөхәммәд Хадри үзенең хыялын тормышка ашырырга була. Башта аерым аятьләрне, аннан «Вакыйга» сүрәсен чигә. Хадри бу эшне 2000 елда башлаган. Битнең озынлыгы - 80, ә киңлеге 60 см. Китапның күн тышлыгы 15 кг тәшкил итә. Язу өчен алтын төсендәге махсус җеп һәм бәрхет тукыма файдаланылган. Эш төгәлләнгәч, 2 имам аны 2 ел дәвамында укып тикшереп чыккан, тышлыкны ясау шулай ук ике елга сузылган. Гадәти булмаган китапны башта Дубайда, аннан Сүриядә, Ливанда, Катарда, Кувейтта, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Төркиядә күрсәтергә җыеналар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: