Шәһри Казан

Чиккән итекләре Япониягә дә киткән

Сәнгатькә битараф булмаган җитәкчеләр барында районда иҗат итү өчен зур мөмкинлекләр ачыла. Бүгенге көндә Кукмара районында дистәдән артык халык исемен алган үзешчән коллектив бар икән, бу зур уңыш дигән сүз.

Реклама

Кукмара районында сәнгать мәктәбе 1991 елдан бирле эшли. Аның директоры Дамир Рәфыйков заманында үзе дә шушында белем алып, Түбән Кама музыка училищесын тәмамлап кайткан. Бүгенге көндә сәнгать мәктәбендә 740 бала белем ала. Биредә музыка, хореография, рәсем, театр сәнгате буенча теләгән һәркемгә укырга мөмкинлек бар. Балалар «Созвездие - Йолдызлык» фестивалендә, рәсем конкурсларында җиңүләр яулаганнар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Лениногорск музыка-сәнгать, Алабуга мәдәни-агарту училищеларына, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына юл тоталар. Элекке укучылары арасында Фәргат Мусин Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге институтта укыта, Артур Гыйльфанов күп илләр гизгән талантлы музыкант.
Биредә укытучылары да балаларга үрнәк булырлык. Педагог Венера Гыйләҗева Казанда узган «Женщина года» конкурсында беренче урынны яулап кайткан. Бу мәктәптә «Башта - акыл, кулда - һөнәр, күңелләрдә - яхшылык» шигаре белән эшлиләр. Балалар «Сердәш» вокал ансамбленә һәм төрле халык уен коралларында уйнарга, биергә өйрәнергә, театр түгәрәкләренә бик теләп йөриләр. Үзләре уйный торган курчак театры өчен киемнәр дә балаларның алтын куллары белән тегелә. Алар чиккән итекләр Австралия, Япония кебек илләргә җибәрелгән.
Сәнгать мәктәбе 800 мең сумлык Россия гранты откан. Аларга Мәскәүдән иң яхшы компьютерлар кайтарылган. Укучыларга сәнгать тәрбиясе биргән әлеге коллективка «2009-2013 елларда үрнәк балалар коллективы» дигән исем дә бирелгән.
Дамир Фарил улы югары категорияле җитәкче. Ул «Лидер в образовании» конкурсында беренче урынны яулады. Россиянең атаклы мәгариф хезмәткәре булып танылды. Д. Рәфыйков көйләр дә яза. Үзенең дистәләгән җыры булса да, аларны җырчыларга өләшеп йөрми. Аның Фирая Зыятдинова шигыренә язган «Рәхмәт сиңа» дигән җыры Айдар Галимов башкаруында аеруча популярлашып китте. «Мәгънәсез җырларны ишетеп йөрәк әрни. Шуңа күрә үземнең дә чын композиторлар арасына керәсем килми», - ди ул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: