Шәһри Казан

«Читтә безне моңланып, елап карап утыралар»

Республиканың йөзек кашы булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуга тиздән 75 ел тула. Аның тәүге карлыгачлары - халык арасыннан чыккан җырчылар. Соңрак Әлфия Авзалова, Габдулла Шамуков, Сөләйман Йосыпов кебек сәхнә осталары шушы коллективта танылу ала. Күренекле хореографлар Фәйзи Гаскәров, Гай Таһиров исемнәре дә әлеге ансамбль белән бәйле. Ансамбльне...

Реклама

Сәнгать җитәкчесе Татарстанның халык артисты Айрат ХӘМИТОВ белән очрашканда аларның юбилейга әзерләнеп йөргән көннәре иде.
- Айрат әфәнде, Сезнең коллектив яшьләр белән тулыланып тора. Быел эшкә егет-кызларны кайлардан алдыгыз?
- Консерватория, музыка училищесын тәмамлаган яшьләрне алуыбыз яңалык түгел. Безгә хәзер Башкортстаннан да килә башладылар. Бүгенге көндә ансамбльдә 120 кеше эшли. Гастрольләргә өчәр автобус белән чыгып китәбез.
- Юбилеегыз алдыннан кай тарафларда чыгыш ясарга җыенасыз?
- Үзебезнең республика районнары буйлап гастрольләрдә йөргәннән соң, 15 ноябрьдә Мәскәүдә Кремль сараенда беренче тапкыр аерым концерт бирәбез. Анда чыгыш ясау безнең өчен зур бер имтихан сыман. Аннары йомгаклау концерты 17-18 декабрьдә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак.
- Анда тамашачы хөкеменә нинди программа тәкъдим ителә?
- Тамашачы безнең «Җиде энҗе бөртеге» дигән программаны бик ярата. Яшьләр өчен бик кирәкле ул. Чит җирләрдә өлкәннәр аны караганда моңланып, елап утыра. Аннары без Рөстәм Яхин җырларына игътибар иттек, чөнки классик әсәрләрне концертларда бик җырламыйлар. Минем өчен Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров һәм шундый дәрәҗәле композиторларның көйләре яшәргә тиеш. Концертта яңа биюләр, яңа оркестр булачак. Артистларга яңа киемнәр тектердек.
- Артистларның хезмәтен җиңел дип әйтеп булмый. Чит илләрдә дә күп йөрисез. Бүгенге көндә аларның хезмәт хаклары канәгатьләнерлекме?
- Мин аларга беренче чиратта саулык телим. Һәрберсен хөрмәт итәм. Әмма хезмәт хаклары куанырлык түгел шул. Яшь артист - 10 мең сум, ә өлкәнрәкләре 20 мең сум ала. Шуңа күрә эштән киткән артистларны мин аңлыйм. Бу акчага гына гаиләне яшәтеп булмый, билгеле. Бүгенге көндә сәнгатьне яратучы артистлар барыбер ансамбльдә эшләп кала. Киләчәктә бәлки хөкүмәтебез дә булышыр дигән өмет белән яшибез..
- Сез кечкенә генә залларда репетиция ясыйсыз. Бина мәсьәләсе һаман да хәл ителми, ахрысы.
- Бу сүз белән йөрәккә тоз саласыз. Ансамбль хәзерге бинада 1937 елдан бирле эшли. Күп кенә күренекле шәхесләрнең рухларын саклый ул. Универсиададан соң, 80 еллык юбилеебызга бәлки яңа бина булыр дип ышанып калам.
- Сезгә кайда чыгыш ясау отышлырак? Казандамы, әллә чит илдәме?
- Чит илләрдә, билгеле. Аларда 1 мең ярым кеше сыйдырырлык заллар тулы була. Билет сатып алып керәләр. Беркемне дә ансамбль концертына мәҗбүри китереп булмый. Анда үзебезгә гонорар түлиләр. Казанда аренда бәясе бик кыйммәт.
- Киләчәктә нинди программа эшләүне күздә тотасыз?
- Минем татар туе йолаларын күрсәтәсем килә.
- Сез узган ел «Елның иң яхшы җитәкчесе» исеменә лаек булдыгыз. Директорыгыз Юрий Жуков белән дус яшәвегез дә башка сәнгать оешмаларына зур үрнәк.
- Әйе, мин Юрий Леонидович кебек директорны башка белмим. Ул шундый татар җанлы кеше, бөтен кешегә карата да мәрхәмәтле, кешелекле. Аның үзен дә коллективта барысы да хөрмәт итә. Нинди музыкаль әсәрләр куярбыз икән дип, программа өчен дә, артистларның яшәү шартлары өчен дә борчыла. Аның белән озак еллар эшләргә язсын иде әле.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: