Шәһри Казан

Читтәге «Кояш»ның нурлары якты

«Кояш» ансамбленә әле биш кенә яшь. Шулай да аны, шәһәрдә генә түгел, тирә-юньдәге районнарда да белмәгән кеше юк. Җитәкчеләре Рәисә Мөхәммәтшина - җаны-тәне белән сәнгатькә бирелгән гүзәл затларның берсе. Үзе тумышы белән Кукмара районының Вахит авылыннан. Мәдәният өлкәсеннән 20 ел чамасы китеп торса да, акчалы эшен ташлап, күңеле тарткан хезмәтенә...

Реклама

Татарстаннан читтәге шәһәрдә яшәп ансамбль туплау бер дә җиңел булмагандыр аңа. Тик Рәисә ханым ул мизгелләрне хәзер сөенеп кенә искә ала:
- Башта халыкны җыю җиңел булмады. Иң элек мин ансамбльгә үземнең танышларымны чакырдым. Аннары тиз арада җырлар өйрәндек. Шул ук елны Казанда чыгыш ясарга насыйп булды һәм аннан диплом алып кайттык. Бу безгә тырышып эшләргә илһам бирде. Бүгенге көндә ансамбльгә унике кеше йөри. Иң өлкәненә 75 яшь. Үзебезнең гореф-гадәтләрне өйрәнеп, аларны халыкка кайтару юнәлешендә эшли башладык. Кайсы төбәккә генә конкурсларга барсак та, әлегә җиңүләр белән кайтабыз. Киров шәһәрендә үткән конкурста күрсәткән «Сабантуй» күренешебезне Мәскәүдән килгән жюри да яхшы бәяләде. Чабаксар шәһәрендә узган халык җырлары бәйгесендә унсигез төбәктән килгән ансамбльләр арасында икенче урынны яулавыбыз зур казаныш булды.
Без ансамбльнең чыгышын Казанда «Түгәрәк уен» фестивалендә дә күреп сөендек. Шәһәрдә алар катнашыннан башка бер генә чара да узмый икән, бу инде милләттәшләребезгә карата андагы җитәкчеләр тарафыннан хөрмәт дигән сүз. «Кояш»ның нуры таралырга да өлгергән. Балаларны туплап, үзләренә алмашка «Кояш нурлары» ансамбле оештырып җибәргән Рәисә ханым.
Халкыбызның үзенчәлекле йолаларын, гореф- гадәтләрен күрсәтү максатыннан, үзләреннән шактый ерак булган нократ татарлары янына да барып кайтканнар. Ул сәфәрне Вятка районы һәм шәһәре милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов оештырган. Бер үк Киров өлкәсендә яшәсәләр дә, анда барып кайту өчен 800 чакрым юл үтелгән. Карино авылыннан тарихи ядкәрләр булып сакланып калган мирасны да алып кайткан алар. Моннан 200-300 еллар элек ул якларда 60 сантиметр озынлыгындагы чабаталар үргәннәр һәм аларны авыл башларына ташлый торган булганнар. Бу исә тирә-яктан дошманнар басып кермәс өчен шулай эшләнгән. Янәсе, әлеге чабаталарны күреп: «Монда бик зур кешеләр яши икән», - дип, авылга керергә куркып кире китеп барганнар. Электән үк ул авылда кунакларны эченә йөзем салып пешергән түгәрәк ипи - үзләренчә тәбагый белән каршы алганнар. Анысы бүген дә шулай дәвам итә икән. Рәисә ханымның әйтүенчә, аларның биюләре удмурт һәм мари халыкларыныкына охшаган. Әнә шуннан өйрәнгән биюләр ансамбльнең репертуарын баеткан.
Ансамбльне тоту өчен шактый чыгымнары да кирәк. Казанда чыгыш ясаганда шәһәр мэры Илсур Метшин, аларның туфлиләр белән биегәнен күреп, соңыннан үзләренә читекләр бүләк иткән. Киемнәр тегүдә, уен кораллары алуда Рәүф Фәсхетдиновның ярдәмен тоеп яши Рәисә Мөхәммәтшина. Балаларны киендерергә Миннегаләм Дәүләтшина булышкан. «Мәҗлесләр оештырганда, нинди милли ризык бар - шуны пешереп китерә ул безгә», - дип, әлеге ханымны мактап телгә алды Рәисә ханым. Биредәге халыкның бердәм, тату булып яшәүләрен күреп күңел сөенде.
Эштән соң, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, репетицияләргә яисә фестивальләргә киткән хатын- кызларны өйләрендә дә аңлыйлар, күрәсең. Әлфинур Гусарова бирегә ансамбль оешуның беренче көннәреннән үк йөри. «Без монда бертуганнар кебек яшибез. Ирләребез дә безне аңлый. Әгәр алар каршы килсә, без, теләсәк тә, биеп-җырлап йөри алмас идек. Безнең халык җыр-моңга гашыйк бит», - ди ул.
Әйе, халкыбызның моңы, зары - аның җырларында. Әнә шулай җыр-моң белән юанып, үткәннәрне барлап, халыкка рухи азык өләшеп яшиләр бу якларда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: