Шәһри Казан

«Чәк-чәк кебек берегеп яшик»

Камал театры каршындагы фонтаннар Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова музыкаларын яңгырата, театр алдындагы мәйданда башларына калфак, аякларына читек кигән гүзәл хатын-кызлар җыелган.

Реклама

Сүз кайсы гасыр турында бара соң, дип аптырарга кирәкми, II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына чакырылган делегатлар-кунаклар, бер сүздә булып, чарага татар халкының милли киемнәрен киеп килгән иде. Форум алдыннан узган матбугат очрашуында ТРның «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, журналистларның форум нәтиҗәләрен кайчан күреп булачак, дигән соравына җавап итеп иң башлап, форумга килүчеләрнең милли киемнәрдән булачагын әйткән иде. Без шул рәвешле эшне үзебездән башларга булдык, диде ул. Ханымнар сүзләрендә торган - һәркайсы диярлек башларына калфак беркеткән, чигүле камзуллар, күлмәкләр кигән. Камал театры яныннан узып баручы бер абзый да, аларны күреп, карасана, нинди матурлык, дип тел шартлатып китте.
Татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева һәм башкалар катнашты. Форумда иң беренче сүзне алган Ф.Мөхәммәтшин, чыгышы кысаларында, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде. «Бүгенге форумның нәтиҗәләре һичшиксез булачак. Мин ышанам: хатын-кызларның иҗтимагый оешмалары, дәүләт хакимияте органнары белән бергә, алда торган бурычларны хәл итүдә зур уңышларга ирешер. Мәшһүр Туфан абый Миңнуллин әйтмешли, хатын-кызның җәмгыятьтәге төп бурычы язылмаган закон белән билгеләнгән. Ул - гаилә терәге, балаларның газиз әнисе, җәмгыятьнең төп тәрбиячесе. Аларның тәҗрибәсе күп мәсьәләләрне хәл иткәндә ярдәмгә килә. Форсаттан файдаланып, сезнең барыгызга да рәхмәт сүзләрен җиткерәм», - дип тәмамлады ул үз чыгышын. Аңардан соң сүз алган «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова хатын-кыз язмышының ил, милләт язмышы белән бәйләнештә баруын ассызыклап үтте. «Хатын-кыз бәхетле булган дәүләт кенә үсештә була. Милләтебезнең мәгънәле-әхлакый кануннарга таянып яшәү рәвеше безгә тапшырылган. Буыннардан буыннарга тапшырылып барасы кыйммәтләребез югалды дисәк тә була. Тормышның кайсы гына ягына карасак та, уйланырлык нәрсәләр күп», - дип, ул яшьләрнең чит милләтләр белән гаилә коруын, аларның никахсыз яшәүләрен, баланы туу вакытыннан алда ярып алу очракларының күбәюен, кендек бавы дигән нәрсәне онытуыбыз кебек милләтебезнең үсешен тоткарлаучы проблемаларны искә алып үтте. Калебебезне, гәүдәбезне бизәп торучы, милләт буларак танытучы киемнәргә игътибар юнәлтергә кирәклеген дә ассызыклады. Татар халкының милли ризыгы - чәк-чәк үрнәгендә, аның кебек берегеп торыйк, берләшеп яшик-эшлик, телебез дә баллы, татлы, майлы булсын, диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: