Шәһри Казан

Дамир ФӘТТАХОВ: «Мин җиңәргә өйрәнгән»

Кем 35 яшь бирсен инде бу кешегә, дип шаккатып утырам: 35 яшеңдә шуның кадәр үрләргә ирешеп кара әле син! 25 яшендә - Казан Шәһәр Думасы депутаты, соңрак Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты җитәкчесе, 29 яшендә - Киров, ә тагын бер елдан Мәскәү һәм Киров районнары...

Реклама

2003 елдан «Четыре татарина» КВН командасы рәисе, 2004 елдан башлап ТР Дәүләт Советында яшьләр иҗтимагый палатасы җитәкчесе дә... Моның өстенә, Дамир Илдус улының дипломнарын, медальләрен санап бетереп булмый. Казанның Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов белән интервьюга баруымның төп сәбәпчесе шул булды да - бу уңыш һәм булганлыкның бер-бер формуласы бардыр бит инде, шәт?!
«Беркемнең дә беркеме түгелмен»
- Мин гап-гади шәһәр гаиләсендә туып-үстем, - дип башлый сүзен Дамир Илдус улы. Әтием - эчке эшләр оешмасы хезмәткәре, әнием -укытучы, соңгы 10 елда музыка мәктәбе коллективы белән җитәкчелек итте. Мәскәү районының 122 нче мәктәбендә белем алдым. Хәер, ул вакытта Киров районы белән Мәскәү районнары арасында ниндидер чик юк иде һәм без - ике районның спорт яратучы малайлары, командаларга тупланып, баскетбол, волейбол һәм футбол уеннарында катнаша, җиңүләр дә яулый идек. Бер тапкыр шул җиңүләрдә катнашкан өчен безне Мәскәү районы хакимияте бинасына бүләкләү тантанасына алып килделәр. Ул вакыттагы район хакимияте башлыгы грамотаны үзе тапшырды. Шул вакытта дулкынлануымны әле дә хәтерлим - ул бина миңа ниндидер «храм» булып тоелган иде. Ул вакытта, еллар үтәр дә, шушы «храм»да үземә эшләргә туры килер дип кем уйлаган бит!
- Балачакта кырыкмаса-кырык җиргә өлгерә торган терекөмеш булгансыз үзегез...
- Тиктормас идем шул. Ата-бабаларымнан күчтеме икән инде ул - мин чынлап та бөтен эшкә дә өлгерә идем. Кайда катнашып була - шунда катнаша, нинди түгәрәк бар - мин шунда идем: музыка, театр, футбол, каратэ, баскетбол, волейбол, КВН - бөтенесе кызык иде, бөтенесе белән дә шөгыльләндем. Бер генә үкенечем калды - музыка мәктәбен тәмамлый алмадым, ә кирәк булган! Калганнары белән башаяк чумып шөгыльләндем.
- Дамир Илдусович, уңыш формуласы, дип сүз башласак, аның беренче баскычы «Һәр җирдә өлгер булырга кирәк»ме инде?
- Чак кына башка төрледер: «Нәрсә белән генә шөгыльләнсәң дә, җиренә җиткереп, башкалардан яхшырак итеп эшли бел». Шәхсән үзем, тормышта нәрсәгә алынсам да, җиренә җиткереп эшләп чыгарга тырышам. Барып чыкмый икән - димәк, гаеп үземдә, нәрсәгәдер тырышлыгым җитмәгән. Кимчелекне һәрвакыт үземнән эзлим һәм төзәтәм.
- Бу үз-үзеңә артык тәнкыйть күзлеге аша карау һәм үзеңне минусларга күмүгә китермиме соң?
- Юк, киресенчә, бу сыйфат кешегә яхшы якка үсәргә ярдәм итә - ярты-йорты эшләүләргә, эленке-салынкы йөрүләргә, ялкаулыкка урын калдырмый. Мин тормышта активлыкка, җиңүләргә омтылдым һәм омтылып яшим - үзүсештәме ул, яңа тармакларны, юнәлешләрне үзләштерүме - мин җиңәргә тиеш, дип башлыйм. Футбол уйныйммы, гитарадамы, сәхнәдәме, КВН командасындамы - беренче булырга тырышам. Менә шул беренче булырга омтылыш - уңышның икенче баскычы. Омтылыш хисе кешене һәрвакыт алга этәрә, үзенә күрә бер стимулга әйләнә ул. Беренче булып җавап бирергә омтылу, инициативаны үз кулыңа алу һәм тоту - ул минем холыкта. Өченче зур фактор - акыллы остазларга очрау. Остазлар дигән сүзне мин киң мәгънәдә аңлыйм. Шәхес булып формалашып җиткән, әйбәт кешеләр кул астында эшләү - уңышның яртысы ул. Аллага шөкер, гаиләдә дә, мәктәптә дә, институтта да, дәүләт эшендә дә миңа шундый остазлар туры килеп торды. Алар мине өйрәттеләр, ә мин, бик теләп, аларның тәҗрибә, фикер, киңәшләрен сеңдереп килдем һәм кирәкле вакытта нәкъ менә шуларга таяндым. Узган тормышыма борылып карап, ниндидер уңышларым белән мактана алам икән, мин иң беренче чиратта остазларыма чиксез рәхмәтле - алар тәҗрибәсенә таяндым, кирәк чакта остазларым ярдәм дә иттеләр, ышаныч та күрсәттеләр, кирәкле юнәлешне дә бирделәр.
«Алдап кына карагыз!»
- 25 яшьтә Казан шәһәр Думасы депутаты булу Сез әйткән максатчанлык белән бәйлеме, әллә тормыш үзе алга китереп куйдымы?

- Әгәр ул вакытта мин аның бөтен нечкәлекләрен белгән булсаммы?! Депутатлыкка кандидат булу өчен нишлиләр, сайлаучылар белән сайлау алды кампанияләрен ничек уздыралар - боларның берсен дә күз алдына китерми идем. КВН, яшьләр тормышы, андагы үсеш-үзгәреш белән янып йөргән җирдән, бернәрсәне дә белмичә, ничек эшләргә кирәген чамаламыйча, мин Киров районыннан үземне тәкъдим иттем. Яшьлек максимализмы йөрткәндер инде!.. Сайлаучылар белән очраштым, җәяүләп бөтен микрорайонны урап чыктым, үземә хас үҗәтлек белән радио һәм телевизион программалар эшләдем, «Сүздән - эшкә» дигән плакатлар ясаттым. Бу сүзләрне девизыма әйләндереп, эшкә тотындым. Көненә өчәр җирдә халык белән очраштым һәм 2-3 очрашуда шуңа төшендем - халык өчен булачак депутатның аларга җәяүләп килүе генә дә зур мәгънәгә ия икән! (Ә мин бит транспортым булмаганнан җәяүле идем. Шунда халыкка якын булырга, аннан аерылмаска кирәклеге сабагын алдым). Бер ай эчендә 7 килограммга ябыктым - кешеләрнең зарларын тыңладым, ватык-җимерек йортларны, пычрак сулы, корткыч бөҗәкләр тулы подвалларны күрдем. Минем өчен ул үзе бер тетрәнү иде - әллә нинди бай тормышта яшәмәсәм дә, янәшәмдә генә шундый шартларда яшәүче кешеләр барлыгын белми дә идем. Халыкның җылы кабул итүен, миңа ниндидер ышаныч белән каравын тоюым аркасында: «Үземнең көчемне сынап карыйм әле», - дип башланган ниятемне мин: «Мин депутат булып сайланырга һәм халыкка социаль проблемаларны хәл итүдә булышырга тиеш», - дигән ныклы карарга әверелдердем.
Кызганычка каршымы, әллә бәхеткәме - белмим, миңа озак депутат булып утырырга насыйп булмады. Казан шәһәре мэры Илсур Рәисович Метшин мине үз командасына эшкә чакырды - Казан шәһәре башкарма комитетында балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет белән җитәкчелек итәргә. Билгеле, бу минем өчен зур мәртәбә дә, шул ук вакытта минем дөньям да иде. Мин, бик теләп, шул дөньяга чумдым - рәхәтләнеп, яратып, кинәнеп эшләдем. Зур проектлар эшләдек, аларның, нигездә, барысын да тормышка ашырып килдек: «Студентлар язы», «Сотворение мира» фестивальләре, «Большая перемена» һ.б. Әйтергә кирәк, әлеге проектларның күбесе озын гомерле булды.
Канализация, приватизация...
- Район җитәкләү эшенә кереп китүегезне генә аңлап булмый: танылган «Четыре татарина» төркеме җитәкчесе - сәхнәне, танылуны татып караган кеше ...һәм кабинет, кәгазь өеме, баш түбәсеннән проблемага баткан җирле үзидарә...

- Ул минем үзем өчен дә көтелмәгәнрәк хәл булды. Җитәкчелектә фикер алышулар, кандидатураларны караулар, кандидатларның эшләрен, шәхесләрен анализлау күптән башланган булган инде. Ә тәкъдим итү болайрак килеп чыкты. Мәскәүдән «Сотворение мира» проекты турында Андрей Макаревич белән сөйләшүдән кайтып килә идек. Самолетта юл уңаенда мэрыбыз Илсур Рәисович Метшин белән әңгәмә корып барабыз. Мин үземдәге идеяләр белән уртаклашам, теге яки бу мәсьәләләргә мөнәсәбәтемне белдерәм. Илсур Рәисович мине бик игътибар белән тыңлый, сораулар бирә. Шул сәфәрдән соң озак та үтмәде, мине мэр үзенең кабинетына чакырды. «Без Сезнең кандидатураны Киров районы хакимияте башлыгы вазифасына тәкъдим итәргә булдык», - диде Илсур Рәисович, кулны кысып. Мин, мөгаен, үз гомеремдә беренче тапкырдыр, югалып калдым, аяк астыннан җир шудымыни: беренчедән, минем эшемне күреп, дөрес аңлап, дөрес бәя биреп, миңа күрсәтелгән мондый зур ышанычтан, икенчедән, аклый алырмынмы бу ышанычны, минем өчен кызарырга туры килмәсме аларга, дигән уйдан. Тәвәккәл таш яра, диләр - мин дә риза булдым. Беренче ел бик авыр булды - минем өчен шактый катлаулы, таныш булмаган эшчәнлек, бөтенесе дә миннән өлкән кешеләр, араларында иң яше - мин, әле командам юк. Эшләр өчен команданы тупларга кирәк иде!
- Ирен чите белән елмаеп карап утыручы апа-абыйлар белән ничек уртак тел таптыгыз соң?
- Беренчедән, мин баштан ук үз-үземне тынычландырдым: «Син моңа икенче югары белем алуга караган кебек якын кил - киләчәктә аның кирәге чыгачак». Әлбәттә, беренче ел шактый катлаулы һәм четерекле булды - артка чигенү, «сыну», бирешү куркынычы җиңеп чыгуга караганда ике тапкыр артыграк иде. Канализация, приватизация, тузган торак, капиталь ремонт кебек баш җитмәстәй мәсьәләләрдә әлифне таяк дип тә белмәгән башың белән үзеңнән шактый өлкән яшьтәге, шактый тәҗрибәле кешеләр белән бер дәрәҗәгә күтәрелеп сөйләшеп, уртак тел табып кара әле син!.. Ярты юрист, ярты КВНщик дигән бәяләрен биреп, карап утыралар бит алар сиңа. Әмма берничә көннән җыелыш җыеп, коллектив белән ачыктан-ачык сөйләштем: «...мин әлегә күп әйберләрне аңлап бетермим. Әмма ышаныгыз, мин бик кыска вакыт эчендә моның барысын да үзләштерәчәкмен, төбенә төшенәчәкмен һәм мине беркем дә берничек тә алдый алмаячак. Шуңа, хәзердән үк тырышып эшлик, алдашуларга бармыйк», - дидем. Һөнәри үсеш ягыннан бик күп шөгыльләнергә, өйрәнергә, укырга туры килде, әмма азарт, барыбер булдырачакмын, дигән ныклы теләк үзенекен итте. Беренче елны - бик авыр, икенче елны - бераз гына җиңелрәк булды, аннан инде тулысынча өйрәндем: нәрсә, ничек, кайчан эшләргә икәнлеген аңлауга тулысынча ирештем дип уйлыйм. Менә монда килүемә 5 ел булды инде. Ирешелгән уңышларыбыз да шактый, эшлисе эшләребез дә бик күп әле.
- Кеше сезгә үзенең зары белән килеп тә, шундук аңар ярдәм итеп булмаганда, нинди әйләнгеч юллар эзлисез?
- Халык безгә ышаныч белән, ярдәм өмет итеп килә. Җитәкченең халык ышанычын акларга тиешлеген барыбыз да белә. Әмма, кызганыч, һәрвакытта да моңа ирешеп тә булмый. Мисал өчен, авария хәлендәге торак мәсьәләсен алыйк. Кешеләрне мондый хәлдәге йортлардан күчерергә кирәк, ә ситуация төрле, мөнәсәбәт тә, карарлар да төрле булырга тиеш. Кемнеңдер шул иске йортыннан күчәсе килми - ул шунда яшәгән, картайган, кемнәрнеңдер, киресенчә, тизрәк яңа фатирга күчәселәре килә, кемдер моннан файдаланып калырга тели - артыграк торак мәйдан алып калырга... Тагын башка бик күп төрле мәсьәләләр берсе артыннан берсе тезелеп кенә тора. Әзер җавапларны биреп утырып, «булырга тиеш»не тәкрарлап кына халык белән эшләп булмый. Һәр очракны өйрәнергә, хәл итү, чыгу юлларын эзләргә, акчасын табарга, халыкның ышанычын акларга тырышып эшләргә кирәк.
«25тә мин гаярьрәк идем»
- Алай да, мин табигатьтән иҗади булган кеше өчен рәсми тармакта эшләү ансаттыр дип уйламас идем - кошны читлектә сайратырга тырышу бит инде ул...

- Иҗади тормышка кайтасы килүләр булды, билгеле. Иртән-иртүк җыелышка килүләре генә ни тора иде! Әмма тора-бара ул эчтәге «иярсез ат»ны иярләргә өйрәндем: теләк кенә кирәк - иҗатны һәр эштә дә куллана аласың. Мин шәхсән укыту системасы белән тыгыз эшлим, һәр мәктәпнең уңышлары белән якыннан таныш, монда - администрациядә дә һәр эшкә иҗади якын килергә тырышам. Җыелышны да иҗатка корып була! Ул яктан минем тормышта КВН зур роль уйнады дип саныйм. Кемдер аны шаяру-мазар дип кенә кабул итәдер, әмма ул - үзе үк бер мәктәп, шәхес тәрбияләүче система. Эшем буенча да кайбер акыллы кешеләрнең аудитория алдында каушап, кирәкле фикерен дә әйтә алмый киткәннәрен күргәнем бар. Ә КВН мәктәбен узган кеше ул теләсә нинди зал каршында чыгыш ясый, үзенең дөреслегенә инандыра ала. Әлеге сыйфат минем эшемдә дә һәркөнне таянычым булып тора.
- Сезнең командада нинди кеше эшли ала, Дамир Илдусович?
- Эшлисе килеп эшләгән кеше. Мин өлкәннәр тәҗрибәсе һәм яшьлек энтузиазмы янәшә булырга тиеш дип саныйм. Бер очракта тәҗрибәгә таяну уңыш китерсә, икенчесендә - яшьлеккә... Яшьлек максимализмы ул таулар күчерергә сәләтле. Кайвакытта мин шуңа да кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен: «Барам, күрәм, җиңәм!» - дигән, әле күп нәрсәдән хәбәрдар булмаган яшь «энерджайзер»ны җибәрәм. Һәм хаталанмыйм - ул җиңеп тә кайта.
- Яшь кеше, дисез - үзегезне өлкән буынга кертергә җыенмыйсыздыр бит?
- Юк, билгеле. Һаман да шул омтылышларым, теләкләрем белән яшим. Капиталь ремонтмы ул, ишегаллары мәсьәләсеме, башка мәсьәләләрме - алдынгылыкка омтылам. Ләкин бу омтылышларымны аңлы рәвештә билгелим. Безнең Мәскәү һәм Киров районнары проблемалары башка районнарныкы белән бердәй түгел, башка районнарның да үзләренеке генә булган проблемалары бар. Шуңа күрә, җиңүгә омтылыш ул - һәр өлкәдә нинди дә булса алга барыш, мәсьәләне чишүгә ирешү, үсешкә ирешү. Шундый күрсәткечләр бар икән, димәк, дөрес омтылышлар белән яшибез. Эшли-эшли, тәҗрибә туплый-туплый акыл җыясың. Мин үземне яшь һәм шуның өстенә инде күпмедер акыл туплаган кеше итеп тоям.
- Сез карьерист кешеме, Дамир Илдусович?
- Шәп сорау! Карьерист сүзенә кем нинди мәгънә бирә бит. Әгәр Сез бу сүзгә кеше башыннан атлап чыгучы, принципсыз кеше дигән мәгънә саласыз икән - мин андый түгел. Әгәр яхшы мәгънәсендә карьерист - амбициоз, югары планка куючы, генерал булырга теләгән солдат дигән төсмер икән - әйе, мин карьерист.
- Әгәр киләчәктә ниндидер үзгәрешләр булып, башка кәнәфигә утырырга туры килсә, Сезнең өчен нинди кәнәфи булыр иде ул?
- Әгәр туры килсә: а) яратып эшли торган; б) үз мөмкинлекләремне тулысынча файдалана алырлык; в) эшемнең нәтиҗәсе булырлык, шуны күрә алырлык; г) кешелеккә файдалы булырлык (бу - яңгыравык сүз генә түгел, минем алган тәрбиям). Үземдәге потенциалны әле тулаем ачып бетермәдем. Шаяртып әйткәндә: төягез, күтәрә алам!
Хатыным да иҗади кеше
- Сезнең белән бер адымда бару өчен, хатыныгызга бер дә җиңел түгелдер, Дамир Илдусович?
- Дөресен әйткәндә, мин яр итеп үзем кебек үк иҗади һәм эшлекле кешене сайладым. Хатыным белән без икебез дә иҗат кешеләре, безне сәхнә берләштерде. Ул - нәфис гимнастика буенча спорт мастеры, бүгенгесе көндә республикадагы «Планета-фитнес» челтәре җитәкчесе. Шуңа да мине: «Кайчан кайтасың инде?» - дип игәүче кеше юк, икебезнең дә вакыт ягы кысан. Ләкин, ничек кенә булмасын, балаларыбыз - Әмир белән Сабинага игътибарыбыз җитәрлек, безнең яратуыбызны, кайгыртуыбызны тоеп яши алар.
- Власть, кәнәфи сезне бозмадымы соң, Дамир Илдусович?
- Юк дип уйлыйм: принципларыма да хыянәт итмәдем, кешелеклелек ягыннан да бернәрсә дә үзгәрмәде - аны дусларым, хезмәттәшләрем дә шулай бәяли. Бәлки бераз катгыйракка, кырысракка әйләнгәнмендер, ләкин бу якларым да хәл-әхвәлгә бәйле рәвештә генә. Эшемне яратып башкарам. Мин, гомумән, вазифаи затлар кешеләрне яратырга, ярдәм итәргә әзер булырга, кешеләрнең проблемалары белән яши белергә тиеш дип саныйм. Үзем дә шундый җитәкче булырга омтылам, хезмәттәшләремнән дә шуны таләп итәм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: