Шәһри Казан

ӘДӘБИ ГЕРОЙ ҺӘМ СУ

Ләммим ЛӘБИБИ (Кайбер татар язучыларының шыр судан гына торган әсәрләренә ишарә) Хәерчене көлдерү җиңел, бөлдерү кыен. Бибәл Норел Бөтен өс-башы лычма су килеш очраттым мин аны. Авызларыннан, колакларыннан, борын тишекләреннән берөзлексез су тама иде. - Интеллигент кешегә охшыйсың, роман-повесть, кыйсса-мыйсса, хикәя-микәя укый торгансыңдыр, шәт. Таныш булыйк - Әдәби герой мин!...

Реклама

Ләммим ЛӘБИБИ
(Кайбер татар язучыларының шыр судан гына торган әсәрләренә ишарә)
Хәерчене көлдерү җиңел, бөлдерү кыен.
Бибәл Норел
Бөтен өс-башы лычма су килеш очраттым мин аны. Авызларыннан, колакларыннан, борын тишекләреннән берөзлексез су тама иде.
- Интеллигент кешегә охшыйсың, роман-повесть, кыйсса-мыйсса, хикәя-микәя укый торгансыңдыр, шәт. Таныш булыйк - Әдәби герой мин! - дип, юеш кулын сузды ул миңа.
- Әдәби герой?! - Шулай дип, сәерсенеп, кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым.
- Әйе, нәкъ үзе! Ник гаҗәпкә калдың?
- Соң... Син бит... Гафу ит, туган... Син бит яңгыр астында калып шәбәргән әтәчне хәтерләтәсең...
- Әдәби герой булуга караганда, шәбәргән әтәч булуың мең мәртәбә яхшы!- диде ул, җитди итеп. Аннары тирән итеп көрсенеп куйды:
- Әтәч, вчүтеки, таң кадәрле таңны аттыра. Ә мин... мин кем ул хәтле?
- Күрәм, хәлләрең авыр икән синең, - дидем мин, аны аңларга тырышып.
- Хак әйттең... кем... интеллигент иптәш... әфәнде. Чынлап та, шәптән түгел минем хәлләр...
Яңа танышым янә тирән итеп көрсенеп алды.
- Син ничек бу хәлгә төштең? - дип, сораулы карашымны аңа төбәдем.
- Ничек дип... кем... әфәндем... Үзең дә бик яхшы беләсең булыр... Мин, ягъни Әдәби герой, язмышымны үзем сайламыйм бит. Минем язмыш - авторлар кулында. Алар ничек тели, шулай хәл итә. Утка керәм. Суга сикерәм - сәвсим йөзә белмәгән килеш! Чәбәләнә-чәбәләнә, су эчә-коса, көч-хәл белән ярга чыгып җитәм генә... Тагын берәве суга төртеп төшерә! Авыр минем хәлем, туган, бик тә авыр... Әллә, минәйтәм, якты дөнья белән бәхилләшим микән, дим?! Болай мәхлук булып яшәгәнче, диюем...
Мин аны, әлеге күңелсез, дуамал уеннан арындырырга теләп, юатырга керештем:
- Юк, юк, син нәрсә! Башыңа, берүк, андый уй кермәсен. Без барын онытма. Син булмасаң, без, йөзләгән, меңләгән әдәбият сөючеләр, ни-нәрсә укырбыз?
- Шулай дисеңме?! Рәхмәт, оппонентым, рәхмәт яхшы сүзеңә. Тынычландырдың әле син мине. Ярый, китим булмаса... Ашыгам. Мине авторлар көтә...
Әдәби герой белән мин шулай саубуллаштым. Ә инде өч көннән соң миңа кайгылы хәбәр килеп иреште. «Татарстан» радиосының баритон тавышлы дикторы некролог укыганда мин үземне кая куярга белмәдем: «Якын дустыбыз, кадерле кардәшебез, игелекле иптәшебез, тугрылыклы юлдашыбыз Әдәби герой кичә көтмәгәндә суда батып үлде. Арабыздан вакытсыз киткән мөхтәрәм Әдәби геройның якты рухы безнең йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Бер төркем авторлар...»

Кызык-мызык рифма-трифмалар
Күренекле шагыйрь-такмакчы, дөньяда булмаган күпсанлы әдәби премияләр иясе Ләвәш Сөрхәнтәй соңгы вакытта бик азынды - атаклы каләмдәшләренең исем-атларын теләсә нинди сүз-җөмлә белән тәңгәлләштереп, бер китаплык рифма язып ташлады. Рифмачның һәр рифма-трифмасы тач-мач килеп тора сыман шикелле кебек тагы үзе. Гонорар-фәлән кирәкми, иҗатымны яратучылар укып рәхәтләнсен әле, дигәч, Ләвәш иптәш Сөрхәнтәйгә бер көлтә рәхмәтләребезне җиткереп, әлеге рифма-трифмаларның кайберләрен җәһәт кенә сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәргә булдык:
Ләбиб Лерон - Ләбиб бирән
Газинур Моратов - газыңны бора тор
Рөстәм Мингалим - бер өстәл мандарин
Рабит Батулла - робот ватылган
Марсель Галиев - барсын сал иең...
Мөсәгыйт Хәбибуллин - бер сәгать бәби булыйм
Рәдиф Гатауллин - керә дип хата уйлый
Ркаил Зәйдуллин - бер каен әй дулый
Рүзәл Мөхәммәтшин - гүзәлме Хәммәтшин?
Ренат Харисов - хрен ат карыйсың
Рафис Корбан - профессордан
Хәлим Җәләлов - хәлем хәл әле
Марат Закир - бар әйт, чакыр!
Камил Кәрим - камил керем
Роберт Миңнуллин - робот Моңнуллин
Рәмис Аймәт - перәме-с әйбәт

Укучы мәзәге
Тү-тү!
Беркөнне бер ирне эзләп Әҗәл килгән. Ир дигәнебез Әҗәлне күргән дә тиз генә балалар бакчасына кереп качкан. Нәниләр мәш килеп ашап утырган чак булган бу. Ир заты алар арасына кереп кысылган да балалар белән беррәттән капкалаган булып утыра икән. Әҗәл моңа карап:
- Аса, аса! Анналы тү-тү балабыз! - дигән.
А.Мәрдәнова, Түбән Кама.

Ябыгырга теләүчеләр өчен
Тозлы шулпа
Әлеге шулпаны әзерләү бик җиңел. Вакытны да күп алмый. Башта тирән эчле эмаль кәстрүлгә ике стакан су салабыз. Чишмә суы булса - бик яхшы, булмаса - краннан акканы да ярый. Шуннан соң газны кабызабыз да плитә өстенә кәстрүлне куябыз. Су кайнап чыккач, ике аш кашыгы тоз өстәп, сүрән утта тотабыз. Биш минуттан шулпа әзер. Теләгән кеше төрле тәмләткечләр сибәргә мөмкин: кара борыч, кызыл борыч, карри, мускат чикләвеге оны, базилик, төелгән кинзә, әнис, яшел укроп, бер чеметем кыргый тиле бәрән орлыгы... Әзер шулпаны кайнар килеш эчеп бетерергә кирәк. Ике кеше алмаш-тилмәш эчсә - аеруча яхшырак. Өченче кеше булса, аңа эчмәве хәерлерәк. Бу очракта кемдер күз-колак булырга тиеш. Моны эчкәннән соң исән калсагыз, файдасы гаять зур: организм көне буе ризык таләп итми, гел су гына сорый.
(Әлеге киңәш атаклы аш-су остасы Ашамсак Капкалыевнең «Төпсез ашказаны» дигән китабыннан алынды.)

ИКЕ РОБАГЫЙ
Ләбиб ЛЕРОН
И татарым, хәлләр беркем кызыкмаслык:
Бер үк тырма тешләренә кырык бастык...
Үзебезчә сөйләшергә һич юк вакыт:
Кияү - урыс, килен - марҗа, онык - манкорт!

Бу Рәсәйне ваклап сатып эчтеләр, дип
Кемдер анда, кемдер монда сөйләнә бик.
«Монда минем өлеш тә бар!» - дип уйласаң,
Кысылмыйча кала күрмә син дә, Ләбиб.

Эпиграммалар
Рәшит ГӘРӘЙ (1931-1999)
(Язучыларның «Тынгысыз каләм»
дигән дивар газетасыннан.)

Илдар Юзеевка
«Янар чәчәк»кә күмелеп,
Утыра Илдар Юзәй.
Шагыйрь булып, шигырь язмый,
Һай, Юзәй, ничек түзәй!

Шәрәф Мөдәррискә
Тормышка ят булган нәрсәләрне
Эзли идең элек һәр төштән...
Тының чыкмый соңгы вакытларда,
Курыктың мәллә Әбдүштән?!

Гамил Афзалга
Ак каеннар шаулый юл саен,
Пар аккошлар йөзә күл саен.
Дөнья матур, чирәм яшел, дип
Кабатлыйсың килә җыр саен.
Кабатлыйсың килә җыр саен ла,
Еллар саен түгел, көн саен.

Шәйхи Маннурга
Аерылганга күпме еллар инде,
Хатын укыйк, әйдә, Гайҗанның:
«Сине хәзер роман яза диләр,
Бик читендер бит ул, әй, җаным!?
Самолетлар оча кыр өстеннән,
Юлдаш булып агыла болытлар.
Маннур бабай шигырь җибәрер дип,
Көтеп утыра минем оныклар».
Август, 1962 ел.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: