Шәһри Казан

Динә ГАРИПОВА: «Дима Билан командасына эләккән булсам...»

Динә Гарипова: «Очраклылыкның очраклылык кына булмавына ышанам», – ди. Мин дә ышанам. Әле тагын: «Насыйп ризык тешне сындырып булса да керә», – дигән әйтем дә бар бит. Хактыр, күрәсең. Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипованың Казандагы концертына бара алмый калган идем, насыйп булгач, бәхет көтелмәгән яктан да ишелә икән.

Динә халыкка әйтми-нитми генә нинди тамаша куеп йөри икән, дигән сүз таралганчы, аңлатып куйыйм әле. Тавышы белән бөтен илне әсир иткән кызыбызның бер генә минут та буш вакыты юк. Шулай да «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр журналы, җырчыны кунакка чакырып, уңай җавап алуга иреште. Мин дә журналның балалар редколлегиясе өчен оештырылган очрашуда катнашып, кызыксындырган сорауларга җавап алып, Динә Гарипова башкаруында дүрт җыр тыңлап, илһамланып кайттым.

Балачак
Мин тыныч, тәртипле булып үстем. Дәлил итеп бер мисал да китерим әле: күптән түгел параллель сыйныфта укыган сыйныфташымны очраттым. Ул минем барлыгым хакында бөтенләй хәтерләми икән! Димәк, укыган вакытта ул мине күрмәгән дә.

Абыем Булатка ияреп, 6 яшемдә Яшел Үзәндәге «Алтын микрофон» коллективына йөри башладым. Укытучыбыз рус иде, шунлыктан, беренче җырларым рус телендә булды.

Төрле билгегә укыдым, «өчле»ләрем дә бар иде. Конкурс-концертларда катнашу сәбәпле, еш кына дәрес калдырырга туры килде. Начар билгенең бер ише белмәгән өчен, кайсыдыр тәрбияви алым буларак куела инде. Әни һәрвакыт: «Иң мөһиме - көндәлектәге билге түгел, ә башта булганы», – дип әйтә килде, шуңа күрә, артык борчылмадым да. Бик күп дәрес калдыруыма хәзер бераз үкенәм, чөнки кайбер фәннәрдән белемем җитеп бетми. Шуңа: «Эх, мәктәптә укыйсы калган икән боларны», – дип уйлаган чаклар була.

Хәзер БДИ бирергә кушсалар, бөтенләй ерып чыга алмас идем, мөгаен. Рус телен һәм әдәбиятын ничек тә эшләр идем әле, менә математикадан үземне нинди дә булса мисал чишә алам дип уйламыйм.

Этләр
Этләрне бик яратам, гәрчә кечкенә вакытта тешләгәннәре булса да. Аларның моны ачудан эшләмәвен аңлыйм. Бәлки, мин ул вакытта кирәкмәгән хәрәкәт ясаганмындыр йә куркытканмындыр.

Күптән түгел генә хин токымлы яраткан этем үлде. Аның үлеменә бик борчылдым. Бик карт иде инде ул. Аның безнең өйдә пәйда булу тарихы кызык. Бервакыт әти урамда чыршы төбендә утырган көчекне күреп алган. Кыш бабай бүләгемени! Янәшәдә кеше дә, этнең муенчагы да күренмәгән. Әти, көчекне кызганып, югалмасын дип, өйгә алып кайтты. Игълан да биреп караган идек, тик хуҗасы табылмады, шулай итеп, эт бездә яшәп калды.

Кайчан да булса үземә яңа эт алырга уйлыйм. Өйдә хайван булганын яратам. «Голос»тан соң кечкенә песи баласы биргәннәр иде. Ул хәзер миндә түгел инде. Безнең бер ата песи бар иде инде. Ә бүләк ителгәне – «кыз». Алар дуслашып китә алмадылар. Уйлаштык та, кыз песине бер дустыма бүләк иттем.

«Голос»
Бер очраклылык та очраклылык кына түгел, дигән гыйбарәгә ышанам. Мин 2012 елның җәендә Италиягә халыкара конкурска барырга тиеш идем. Чыгып китәргә дә әзер идем инде, тик бик каты авырып киттем. Конкурска эләкмәячәгемне аңлагач, бик борчылдым. Ә көннәрдән бер көнне миңа «Голос»тан шалтыраттылар. Анда да анкетамны җибәргән идем. Димәк, авырмасам һәм Италиягә киткән булсам, «Голос»ка эләкмәгән булыр идем. Мин Мәскәүгә киткәндә, әни мине: «Аллаһка тапшырдык!» – дип озатып калды.

Александр Борисович Градскийның минем һәм икенче сезон җиңүчесе Сергей Волчковның уңышына керткән өлеше искиткеч зур. Без аны экстрасенс дип йөртә идек, чөнки остазыбыз аркасы белән күрә иде. Кешенең тавышын ишетүгә, аның нинди кыяфәттә булуын, характерын, репертуарындагы җырларын әйтеп бирә ала. Җыр сайлаганда да, нәкъ сиңа туры килердәйне сайлый белә.

Градскийга түгел, башка остазга, әйтик, Дима Биланга эләксәм, җиңә алган булыр идемме икән? Бәлки, аның белән дә ахырга кадәр барып җитеп булыр иде. Дима командасына эләккән булсам, бөтенләй башка берәр нәрсә уйлап чыгарып, халыкны шаккатырган булыр идек, мөгаен.

Журналистика
Мин телевидениедә дә, газетада да эшләп алдым. Танылган кешеләр белән утырганда кайвакыт әле дә журналист каны уйнап ала. Күптән түгел «Шурик маҗаралары» фильмының төп героинясы белән танышырга туры килде. Хисләр бөтереп алды үземне, нәрсә сорарга да белмәдем. Шул ук вакытта үзем өчен кызыклы булган сорауларны да бирәсе килә.

Аллаһ сакласын, тик көннәрдән бер көнне тавышым бетсә, журналистика белән шөгыльләнә башлар идем. Телевидениенең минеке түгеллеген аңладым. Анда билгеле бер формат бар, ә минем аңа гына сыешасым килми. Бормалы җөмләләр белән, төрле троплар, тел-бизәк чаралары кулланып язу ошый миңа. Шуңа күрә газетага өстенлек бирәм. Тик болары алай-болай була калса дигәнне дәвам итеп кенә. Мин – җырчы, киләчәктә дә үземне җырчы итеп күрәм.

Диета
Катгый диеталарга утырганым юк, ошамый алар миңа. Тормыш берәү генә, ниндидер үләннәр ашап, үзеңне җәфаларга кирәкме икән?! Бу минем өчен түгел. Берәр тәмле әйбер ашыйсым килә икән, мин аны һичшиксез татып карыйм. Кәеф булганда «Макдоналдс»ка да кереп чыгарга була, монда гаеп итәрлек нәрсә юк, дип уйлыйм.

Реклама

Үзем дә пешерергә яратам. Бигрәк тә камыр ризыкларын теләп әзерлим. Пәрәмәч һәм өчпочмакларны ясый беләм, менә гөбәдия минем өчен әлегә бик авырдан бирелә. Пешереп караган бар, әлбәттә. Тик гөбәдия булып чыксын өчен, тагын да тырышырга кирәк әле. Аны әбием бик тәмле әзерли. Әбиемнән гөбәдия пешерү буенча дәресләр алырмын, мөгаен.

Сәхнә
Ошамаган күлмәк киеп, сәхнәгә чыгып җырлый алмас идем. Миңа вульгар күлмәкләр генә ошамаска мөмкин, бу бөтенләй минем өчен түгел.

Абыем Булатның хатыны Ксения - дизайнер. Кем әйтмешли, без бер-беребезне таптык. Сәхнә күлмәкләрен ул тегә. Кайвакыт аңа җырларымны күрсәтүгә, ул: «О, таптым!» – ди дә рәсем ясый башлый. Шулай итеп, яңа күлмәк «туа».

Әлегә мин табигыйлек яклы. Тик әгәр дә, әйтик, продюсерым чәчемне ачыграк төскә буятырга кушса, ризалашыр идем, мөгаен. Мин, гомумән, үзгәрешләрне тыныч кабул итәм. Кечерәк яшьтә чәчемнең аерым тотамнарын ачыграк төскә буятып караганым булды. Йөрдем бераз шулай, карадым, тынычландым - хәзер андый вакытлар узды. Буянырга, кыска чәч белән йөрергә үз вакыты җиткәч тә өлгерербез әле.

Мәгънәсен белмәгән килеш, җырны башкарып булмый. Әсәрдә нәрсә турында сүз баруын аңламасаң, син аны чын күңелдән җиткерә алмаячаксың. Җырдагы вакыйгаларны ничек тә үз башыңнан үткәреп карарга кирәк, сүзләрдә үз хатирәләреңне тапсаң, башкару ихласрак килеп чыгачак. Уитни Хьюстонның җырлавын бик яратам. Ул күңел белән башкара, аның җырлары дога булып яңгырый. Мин дә шуңа ирешергә телим.

Мәхәббәт
Миңа, һәр иҗат кешесе кебек үк, һәрвакыт гашыйк булырга кирәк. Нәрсәгә яки кемгә дә булса омтылу хисе күккә күтәрә, илһамландыра. Минемчә, җырчы сәхнәдә җырлаганда аның гашыйкмы-түгелме икәнлеген шундук чамалап алырга була – аның күзләре яна.

Бөтен кешегә мәхәббәт хисләре турында сөйләп йөрергә яратмыйм. Кайбер артистларның шәхси тормышлары белән халыкны җәлеп итүе ошамый. Җырчы икәнсең, беренче чиратта иҗади ягыңны ачарга тиешләр. Шәхси тормышымны үземдә калдырырга тырышам, аның исеме җисеменә туры килсен. Син хәзер гашыйкмы, дигән сорауга җавап итеп: «Һәрвакыттагыча!» – дим.

Сары матбугат нәрсә генә язмый?! Равил исемле егет белән ярәшкән, дигән хәбәр таралган иде. Мин бер кеше белән дә ярәшмәгән. Кешенең фантазиясен чикләп булмый шул. Үзем турындагы кайбер мәгълүматтан хәтта көләсем килә.

Акча
Безнең гаилә беркайчан да купшы яшәмәде. Тыныч кына, гадәти агач йортта торабыз, тавыклар асрыйбыз, эт, песи бар. Шуңамы икән, акчага бик исем китми. Акча булса әйбәт, әлбәттә, булмаса да куркыныч түгел.

Беренче гонорарымны тотмадым, бераз җыйыйм әле, берәр әйбернең кирәге чыкса, алырмын, дидем. Хәзер дә кибеттән кибеткә йөрергә яратмыйм, кайбер хатын-кызлар кебек шопингтан ләззәт алмыйм. Ниндидер бик кыйммәтле әйбер сатып алсам, мине намусым борчыячак, мин аны кимәячәкмен дә, ул кием тартмада бер тапкыр да киеп каралмаган килеш тик ятачак.

«Евровидение»
Конкурска беренче тапкыр гына бармаучылар 2013 елгы «Евровидение»дә катнашучылар арасында кара көндәшлек булмавын таныдылар. Ничек шулай булгандыр ул? Мәктәп лагере кебек инде менә. Килдек, таныштык, дуслаштык, вакытны бергә үткәрә башладык. Чыгыш ясаганнан соң, гримеркада бер-беребез өчен җан атып тордык. Кешегә этлек эшләү турында хәтта уй да була алмады.

«Евровидение»дә күлмәкләрне, туфлиләрне яшереп куя торган гадәт бар, дип кисәткәннәр иде. Аллаһка шөкер, минем белән андый хәлләр булмады, ике кеше күлмәгемне саклап йөрде. Шунысы кызык: конкурска мин гомумән күлмәксез чыгып киттем. Тәкъдим ителгән костюмнар ошамады, яңаны тектерергә өлгермәдек. Швеция командасы Норвегиядән бер дизайнер хатын белән таныштырды. Ул миңа күлмәк тегәргә ризалашты. Беренче репетициядә күлмәкне тәүге тапкыр киеп карадым. Төсен, фасонын үзгәртергә дигән фикергә килдек, ахыргы вариант финал узасы көннәрдә генә әзер булды. Бәласеннән башаяк дип, ике кеше күлмәкне дә, туфли һәм бизәнү әйберләрен дә һәрвакыт үзләре белән йөрттеләр.

Дима Билан икенче тапкырында «Евровидение»дә җиңде. Мин дә тагын бер тапкыр барып кайтсам, шәп булыр иде, әлбәттә. Андагы атмосфера бик ошады. Әлбәттә, җиңү синнән генә түгел, җырдан, номерның куелышыннан да тора. Дима белән яхшы әзерлекле команда чыгыш ясады, номерлары бик үзенчәлекле килеп чыкты, аңа шул ярдәм итте. Конкурс алдыннан үткәрелә торган промотурның, ягъни катнашучы барлык илләр буйлап йөреп чыгуның да файдасы булмый калмый. Кем белә бит, әгәр миңа җыр тәкъдим итсәләр һәм нәкъ менә шул җыр белән җиңеп булачагын аңласам, тагын бер тапкыр «Евровидение»гә барыр идем.

Татар теле
Кайда гына булсам да, татар телендә җыр башкарырга, Татарстан турында сөйләргә тырышам. Күптән түгел Гару исемле француз җырчысы белән таныштым, бергә дуэт эшләдек. Телне белмим диярлек, шуңа күрә аның белән утырып, һәр сүзне кабат-кабат язып чыктык. Ул хәрефләп әйтеп торды, мин кириллица хәрефләре белән үземә аңлаешлы итеп язып бардым. Аралаша башлагач, ул миннән: «Ник синең француз сөйләмеңдә рус акценты юк? Син чиста рус түгел, ахры», – дип сорады. Гадәттә, русларның французча өйрәнә генә башлаган мәлдә акцентлары сизелә икән. «Юк, мин – татар», – дидем. Гару татарча бер-ике җөмлә әйтеп күрсәтүемне сорады. Баксаң, татар һәм француз телләре әйтелешендә охшашлыклар бар икән. Хәзер Гаруның французча-татарча җыр яздыру теләге туды. Бик үзенчәлекле номер булачак бу!

«Евровидение»дә дә татарча җырлар башкардым. Бер авыз татарча белмәгән, ләкин татар җырларын бик ярата торган дус-танышларым бар. Минем белән эшли торган тавыш режиссеры Мәскәүдә яши, рус милләтеннән. Татар җырларын тыңларга бик ярата. Ул татарча яңа җырлар җибәрүемне, аларның нәрсә турында икәнлекләрен аңлатуымны сорый. Татар теле - бик музыкаль тел. Татарстан, Казан турында сораучыларга мин: «Мөгаен, ул иң музыкаль, лирик телнең башкаласыдыр», – дип җавап бирергә яратам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: