Шәһри Казан

Дөнья буйлап татар моңы килә

«Татар моңы» телевизион яшь башкаручылар конкурсы - дөньяның төрле кыйтгаларына сибелгән татар халкын бер дисбегә җыйнап торучы чара. Инде кая гына барып җитмәде дә татар җырына битараф булмаган кемне генә мәркәзгә җыймады икән әлеге бәйге. Быел дүртенче тапкыр уздырылучы чара Киров өлкәсендә башланып та китте. «Татар моңы»ның 2012 елдагысында нинди...

Реклама


- Дүртенче тапкыр уздырылучы «Татар моңы» конкурсының сайлап алу турлары үз эшенә кереште, - диде Вил Усманов. - 2012 елда ул рәсми рәвештә ноябрь аенда Казанда гала-концерт белән тәмамланырга тиеш. Конкурсның шартлары алдагы еллардан аермалы дип әйтә алмыйм, яшь үзенчәлеге буенча гына үзгәреш кертелде. Элеккеге кебек утыз яшькә кадәр түгел, унбиш яшьтән 36 яшькәчәләр бәйгедә үзләренең көчен сынап карый ала.
- «Татар моңы» кайсы төбәкләр өчен ят исем түгел?
- «Татар моңы» беренче адымын 2008 елда сайлап алу турлары белән ясады, 2009 елда аның беренче нәтиҗәләре игълан ителде. Ул вакытта без якын-тирәдән башлаган идек. Аннан инде, Татарстаннан тыш, Ульяновск өлкәсе, Мари Эл Республикасы, аерым алганда Йошкар-Ола шәһәре өстәлде. Өч ел дәвамында Мәскәү, Новосибирск, Екатеринбург, Киров өлкәләрендә, Чуашстан Республикасында булды, БДБ илләренә чыгып, Ташкентта, Киевта бәйгеләр уздырдык, Казахстанга да аяк бастык.
- Инде чишмә башына әйләнеп кайтканбыз икән, конкурсны башлап җибәрүчеләрне дә телгә алып китик.
- Ул - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы, шул вакыттагы мәдәният министры Зилә Вәлиева тырышлыгы белән башланып китте. Бөтендөнья Татар конгрессы, Мәдәниятне үстерү фонды, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Салават» җыр театры белән гамәлгә ашты.
- Вил, чит төбәкләр белән аралашу ничек башланды соң: сез аларны эзләп таптыгызмы, әллә алар сезгә чыктымы?
- Чит төбәкләр белән һәрвакыт аралашып торабыз, әлбәттә, монда Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты һәм аның җитәкчесе Ринат Закировның өлеше зур. Без «Татар моңы»н башлап җибәргәнче үк чит төбәкләр үзләренең кечкенә генә конкурсларын уздырып килгәннәр иде. «Татар моңы» исә әлеге конкурслар нигезендә башланып китте һәм төбәкләрдә узучы әлеге бәйгеләрнең статусы күтәрелде. Бергәләп уздыруны без тәкъдим иттек. Төбәкләрдәге чараларга алар элек үз казаннарында кайнау кебегрәк караса, хәзер «Татар моңы» белән берлектә узгач, ул, мәйданын киңәйтү белән бергә, әзерлек дәрәҗәсен дә үстерде.
- Ә нинди соң ул Татарстаннан читтә яшәүче татар? Җырчы буларак, үзегез дә чит төбәкләргә шактый йөрисез...
- Безнең җырларга, безнең мәдәнияткә сусап яшәүче милләттәшләребез алар. Әле күптән түгел генә Калининградка барып кайтырга туры килде - ул үзе бер кечкенә дәүләт кебек. Тамашачы белән күрешеп, концерт бирдек, концерттан соң алар белән шактый аралаштык. Алар Казанны, мондагы милли мохитне сагынып яши. Татар мәдәниятен телевидение аша гына күреп яшәгән кешеләр буларак, әле ярый «Яңа Гасыр» каналы бар, диләр. Андагы халык элеккерәк чыккан җырларны җылырак кабул итә, шуңа да, җырчы буларак, чит төбәкләрдә ретро җырларга өстенлек бирергә тырышам. Өлкән яшьтәгеләрнең миңа кушылып җырлап утырулары үзе бер бәйрәм.
- Ә чит төбәкләрдә ел саен «Татар моңы»н уздырырлык «резерв» бармы соң?
- Ел саен уздырырга кирәк - ике елга бер булса, онытылачак, дигән фикер бар, әзерлек тә кимер төсле. Һәр ел уздыруның мин минусын күрмим - конкурска әзерләнүче яшьләрнең башкару осталыгы үсә. Беренче елны дипломант булганнар, тырышлыгы булган нисбәттә, икенче елны лауреат исеме дә ала, төшеп калучылар да юк түгел, барысы да әзерлектән тора. Шәхсән минем караш: бер елны уздырып, икенче елны лауреатлар белән төбәкләр буйлап концерт куеп йөрү. Лауреатларны күрсәтергә кирәк - конкурска әзерләнүчеләр лауреат булыр өчен нинди әзерлектә булырга, нәрсәгә омтылырга кирәген белергә тиеш.
- Вил, бик күпләрне «Татар моңы»нда Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева премияләре булдырылу кызыксындыра. Моны икенче Илһам һәм Әлфияләрне эзләү дип аңларга кирәкме?
- Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров премияләре булдыру аларга охшаш җырчы эзләүдән түгел. Әлеге исемнәр халыкчанлык, профессионализм дигәнне аңлата, бу - мэтрларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан уйлап табылган премия. Ул әлеге җырчыларның исемен генә алдык та бетте дигән сүз түгел. Бәлки киләсе елларга башка данлыклы җырчыларыбыз исемнәре дә «Татар моңы» сәхнәсенә күтәрелер.

«Татар моңы» конкурсына гариза бирү өчен документларның күчермәсен 420015, Казан шәһәре, Пушкин ур. 66/33 адресына - Татарстан Мәдәният министрлыгына җибәрергә кирәк. Дирекция белән элемтәгә керү өчен телефоннар: (843)264-75-00, (843)264-74-38, tm@tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: