Шәһри Казан

Дөньяның сигезенче могҗизасы

Фарфор эшләнмәләрдән торган күргәзмәләр үзенә бер. Йорт-җиргә җылылык, ямь биреп торган фарфорны элеккеге заманнарда юкка гына дөньяның сигезенче могҗизасы дип атамаганнардыр. Шуңа күрә дә аны җитештерү алымнары дәүләт дәрәҗәсендәге сер булып сакланган. Заманында Кытайдан кергән фарфорның алтыннан да кыйммәтрәк бәяләнүе мәгълүм. Әйтик, тарихта Саксония кенәзе Август IIнең 48 әйбердән торган...

Реклама

Фарфор эшләнмәләрдән торган күргәзмәләр үзенә бер. Йорт-җиргә җылылык, ямь биреп торган фарфорны элеккеге заманнарда юкка гына дөньяның сигезенче могҗизасы дип атамаганнардыр. Шуңа күрә дә аны җитештерү алымнары дәүләт дәрәҗәсендәге сер булып сакланган. Заманында Кытайдан кергән фарфорның алтыннан да кыйммәтрәк бәяләнүе мәгълүм. Әйтик, тарихта Саксония кенәзе Август IIнең 48 әйбердән торган сервиз өчен Пруссия короленә иң җитез-елгыр солдатлардан гына сайланып җыелган бер полк бирү очрагы да билгеле.
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларында сакланган 2500ләп әйбердән торган фарфор тупланмасы да (Кытай, Япония, Корея, Германия, Франция, Англия, Голландия, Италия һәм Россиядә җитештерелгән фарфор эшләнмәләр) тарихи вакыйгалар, билгеле шәхесләр белән бәйле истәлекләр, риваятьләр белән уралган. Көнбатыш Европа тупланмасында немец осталарының фарфор эшләнмәләре аерым бер урын алып тора. Бүген музей залларының берсендә эшләгән «Немец фарфоры» дип аталган күргәзмә Россиядә үтүче Германия елына багышлана. Анда Мейсен һәм Берлин мануфактураларында, шулай ук Бавария, Тюренгия, Саксония һәм Пруссиянең зур булмаган фабрикаларында җитештерелгән эшләнмәләр тәкъдим ителә. Мейсен фарфоры (эшчәнлегенең башлангыч чоры - XVIII гасырның 40нчы елларыннан алып XX гасыр башына кадәр), сүз дә юк, күргәзмәнең күрке - йөзек кашы булып саналырга хаклы. Экспонатлар арасында сирәк очрый торган әйберләр дә шактый. «Алиһә Латона балалар белән» дип аталган сын - шундыйлардан. Ул Мейсен мануфактурасында 1741-1745 елларда Иоганн Фридрих Эберлейн тарафыннан эшләнгән. Әлеге Латона һәм Аполлон, Диана белән бәйле мифик композиция, «Андреев сервиз»ы һәм «Аполлон һәм 9 муза» шәкеле белән бергә, 1745 елда, дипломатик бүләк сыйфатында, императрица Елизавета Петровнага җибәрелгән була.
Пруссиянең әби патшасы Луиза (Фридрих Вильгельм IIIнең хатыны, Россия императоры Александр IIнең әбисе) портреты төшерелгән плакетка игътибарны аеруча җәлеп итә. Ул 1879 елда Берлин мануфактурасында Густав Рихтер (1823-1884) картинасыннан эшләнә. Луиза - Пруссиянең күтәрелеш һәм Германиянең кушылу символына әверелгән шәхес.
Бөртекләп, өйрәнеп карардай әйберләр шактый әлеге күргәзмәдә. Тарихи бәйләнешләр, багланышлар гына түгел, ә фарфордан иң югары кимәлдә үрелгән челтәр якалар, челтәр балитәкләр дә игътибар даулый монда.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: