Шәһри Казан

ДҮРТ ДУС ХАКЫНДА КЫЙССА

Без чыннан да дүртәү идек. Классташлар, дуслар, фикердәшләр. Белем алуга килгәндә, Казан шәһәренең затлы укытучылары Ильяс Газизович, Илмира Шәйдулловна, Нурия Гариповна, Рәшидә Мәрдәновналар укыткан Киров районындагы 113 нче мәктәпнең шәкертләре идек без. Рифкать ага Гомәров үзенең данлыклы «Саз» ансамбленең күпчелеген безнең мәктәп кызларыннан туплады.

Өстәвенә җыр дәресләрен дә алып барды. Режиссер, артист, үз эшенең остасы Әнвәр абый Әхмәдуллин балалар театры студиясен ачып җибәрде. Ул арадан иң яхшыларыбызны сайлап, бездән сәнгать кешеләре әвәләргә кереште. Шул төркемгә мин дә эләктем. Аннан якын дусларым Илгизәр Хәсәнов (бүгенге көндә Татарстанның халык артисты), олпат гәүдәле Мансур Бикмөхәммәтов, аеруча талантлы, кәмит егет Шамил Миңнуллин да яңа оешкан балалар театрына бергәләшеп йөри башладык. Без Шамил белән тик тормыйбыз, шукланабыз, кайсы чакта тәртипсезләнәбез. Аны репетициядән ничә тапкыр куганнардыр, төгәл генә белмим, әмма мине атна саен, түземлеге бетеп, Әнвәр абый сөрә иде. Безнең урынга башкаларны алып карыйлар каравын, тик барып чыкмый. Режиссер да безне юксына. Илгизәр белән Мансур да үтенгәч, кире чакыралар. Бигрәк тә арада Мансурның сүзе үтемле. Көрәшчеләргә хас нык гәүдәле дустыбызда олы кешеләргә генә хас акыл, фикер йөртү бар. Аны укытучылар да хөрмәт итә, сыйныфташлар да санлый. Әле ул төпле итеп сөйләшә дә белә иде. Грязнушка бистәсендә әти-әнисе, әбисе булган ныклы тормышта үсте. Без генә Шамил белән бала-чага кебек, гел кызык эзләп шукланабыз. Илгизәр дә тәрбия ягыннан һич кенә дә калышмый, чөнки апалы-абыйлы ишле гаиләдә калыкты ул. Өстәвенә аның әтисе Галимҗан абый - әнинең авылдашы, Кама Тамагының бик матур Балчыклы авылыннан. Минем үземә шушы авылда үсәргә, алтынчы сыйныфка хәтле шушы авылда укырга туры килде. Чыгышым Әтнә районының Бәрәскә авылыннан булса да, әтием Нәҗип Әхмәтхан улы Сәгъди белән әнием Гөлчирә Зәйнет кызы аерылышкач, әби-бабай тәрбиясендә идем. Шуңа күрә сөйләшүем дә, яхшы-начар якларым да шул авылныкы. Шамил белән миңа ата тәрбиясе җитеп бетмәгәндер инде. Үзебезне дуамаллырак тотабыз. Тик, ни генә булмасын, театрлар бәйгесендә безнең төркем гел югары - беренче, икенче, урыннарны яулый килә, түбән төшкән юк. Ләкин зуррак сыйныфларга - 8, 9, 10нарга җиткәч, мин ныклап торып бокс белән шөгыльләнә башладым. Бик авыр хезмәт, спортның катлаулы төре. Иң түземлеләр генә биредә кала. Кайсыбызныңдыр күз төбе каралган, кемнеңдер борыны сынган, күбебезнең тешләренә хәтле селкенә. Яз көне унлабыбыз гына калды. Шул ук вакытта театрны да ташламаска тырышам. Республика буенча гастрольләргә дә чыгып китәбез. Аннан кайтам, бокс буенча бәйгеләрдә катнашам. Берәр ярыш булса, терәк булыр өчен, классташ кызлар белән дусларым да килә. Алар алдында җаваплылык тагын да көчәя. Бөтен кыюлыгыңны, осталыгыңны эшкә җигеп җиңәргә тырышасың. Кайчагында дусларның килүе дә булышмый. Кайбер дәресләрдә үзем дә сизми калам, башны партага салып йокыга да кителә. Хәзер инде класста гына түгел, мәктәптә дә бәям үсте. Ничек инде үсмәсен - стена газеталарында минем шаян шигырьләр, КВН булса, мин капитан. Бәйрәмнәр җитсә, баян күтәреп сәхнәдә. Шулай да безнең бәяне иң күтәргәне Әнвәр абый алып барган театр труппасы иде. Г.Тукайга, М. Җәлилгә, М.Вахитовка багышланган патриотик әсәрләр күрсәтәбез. Илгизәр Тукайны уйнаса, Мансур - М.Җәлилне, М.Вахитовны. Шамил белән мин икенче пландагы рольне. Шулай итеп, бокс белән театр төркеменә йөри торгач, кызларның күз карашы да үзгәрде. Безнең сәхнәгә чыгуыбыз була, яңгыратып кул чабалар. Әле Илгизәр, Г.Тукайны уйный-уйный, шәп итеп, шигырьләр сөйләргә дә өйрәнде. Ул гына да түгел, артист булмаса, менә дигән рәссам, скульптор чыккан булыр иде үзеннән. Г.Тукайның «Шүрәле»сеннән Шүрәлене агачтан юнып ясау, табигатьнең гүзәл бер мизгелен тукымага төшерү дисеңме... Алтын куллы инде Илгизәр. Мәктәп газетасында ул ясаган рәсемнәрне саный китсәң, зур сан чыгар иде. Илгизәр өчен мәктәп елларында ике мөһим әйбер - театр һәм рәсем ясау иде. Шамил белән Мансурга бу чорда, әлбәттә, театр һәм куелган әсәрләр белән гастрольләрдә йөрү бик тансык булды. Алар чыгып китәргә гел ашкынып торалар. Мансур әйтмешли: «Дәрестә миңгерәп утырганчы, дөнья күреп кайтуың мең рәхәт!»
Илгизәр белән Шамилнең хыялы артист булу икәнен белә идем. Ләкин Мансур гына икеләнә. Минем исә, гомумән, кечкенәдән хыялланган үземнең планым бар. Ул да булса, хәрби офицер. Комиссариатка барып, теләгемне дә белдердем. Тик миңа класс җитәкчесе Наилә апа начар юллама бирде. Элеккеге начарлыкларым өчен үч алгандыр, күрәмсең. Театр училищесына укырга кергәндә дә шундый ук бәяләмәне биргән иде, режиссерым Әнвәр абый: «Борчылма, ерт та ыргыт, бик кирәк булса, үзем язып бирермен, талантың булса, Марсель Сәлимҗанов бернигә дә карап тормаячак», - дип тынычландырды. Нәкъ шулай булып чыкты да. Соңыннан, бик күп еллардан соң, класс җитәкчем белән очрашкач: «Син иң яраткан укучым идең», - дип куйды. Үпкәләмим мөгаллимәгә. Ул, чыннан да, бу адәмнән кеше чыкмас, дип уйлаган булгандыр. Тик мөгаллимәм мине белеп бетерми иде шул. Әле бит минем әби-бабамнан алган, татар җирлегендә сеңдерелгән тәрбиям дә бар иде. Аны мин, кешегә сиздермәс өчен, тирәндәрәк йөрттем. Авылдан килеп, бер авыз сүз русча белмәгән малайга, төрле кимсетелүләрне җиңеп чыгар өчен, бераз гына тәртипсезлекләр дә кирәк булгандыр. Ярый әле ул чорда Илгизәр, Мансур, Шамил кебек дуслар, үзе белән бокс секциясенә алып киткән арыслан йөрәкле боксер Искәндәр Фәсахов очрады.
Комиссариатка классташым отличник Габбас Закиров белән бергә бардык без. Ул, тикшерелеп чыккач, миңа: «Саратовка хәрби училищега син барырга тиеш идең, миңа нәрсәмә инде ул армия», - ди. Шуңа карамастан очучы булып хезмәт итте. Шулай итеп, миңа иҗат өлкәсен сайларга туры килде. Илгизәр белән Шамилгә җиңелрәк, алар һич икеләнмичә театр училищесына барып керделәр.
Әнвәр абый безне - дүрт егетне - артистлыкка юллаган булса, кызлар арасыннан Фәүзияне дә тәкъдим иткән иде. Без өчәү - Шамил, Илгизәр һәм мин үттек. Ә Мансур Бикмөхәммәтовка: «Сине Марсель Сәлимҗанов үз курсында күрергә тели! Мусаны, М.Вахитовны, Ш.Усмановны уйнаган малаең тәгаен килсен, миңа ул геройларны уйнарга театрда кирәк булачак», - дип, режиссерыбыз Әнвәр абый аңлаткан иде. Без дустыбыз өчен чын күңелдән шатланган идек. Академия театрында эшләячәгенә хәтле билгеле. Андый бәхет бар кешегә дә тәтеми шул! Тик барыбызны да шаккатырып, Мансурыбыз гына имтиханнар бирергә килмәде. Марсель абый безгә: «Барыгыз, әйтегез, килсен, имтихансыз алам үзен», - диде. Без, өчәүләшеп, Мансурны үгетләргә киттек.
- Юк! Мин әти янына - вертолет заводына эшкә керәм. Анда 400-500 сум хезмәт хакы түлиләр. Театрның 80 сум акчасына селкенеп йөрергә дурак что-ли мин, - дигән җавап ишеттек.
Мансур шул чакта ук инде акчаның яшәештә нинди роль уйнаганын яхшы белгән. Марсель Сәлимҗанов 180 кеше арасыннан 13ебезне сайлап алды. Шуларның берничәсен санап китәм: Россиянең баш мөфтие Равил Гайнетдин, аның булачак тормыш иптәше Зөһрә, Камал театры артистлары Әсхәт Хисмәт, Николай Юкачевлар да шушы 13 кеше арасында.
Арада иң тырышы Илгизәр Хәсәнов булып чыкты. Ул гомере буе актерлык эшенә тугры калды, чын күңелдән үз хезмәтен яратты. Авырлыкларына түзде. Бүгенге көндә К.Тинчурин театрында иҗат итә. М.Гафуриның «Кара йөзләр»ендә - Закир, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ында - Хаммат, Т.Миңнуллинның «Гармун уйный беләсеңме?» комедиясендә - Хисам, Р.Сәгъдинең «Яз галәмәте»ендә Әлфир кебек дистәләгән рольләре бизи аның иҗатын. Үзе теләгән бер персонажны гына уйный алмады. Ул да булса, бөек шагыйребез Г.Тукай роле иде. Әдип ролен башкарырга мәктәп елларыннан ук әзерлекле килде Илгизәр. Чөнки балалар театрында Тукайны уйнап, лауреат булды. Төрле сәбәпләр таптылар, «Дикциясе начар, тышкы кыяфәте килеп бетми», - дип, бөтенләй башка артистка тапшырдылар. Ә бит эчке дөньясы белән Илгизәр якынрак иде олуг язучыбызга. Шуңа карамастан ул бу мәсьәләдә бәхетле кеше. Йөзгә якын рольләр башкарып, 2009 елны, театр һәм кино-телевидениедәге уңышлары өчен, Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул ясаган сурәтләр, рәсемнәр күп кенә коллегаларының өй эчләрен бизи.
Шамилебез балалар театрына йөргәнче үк, импровизацияләр ясарга бик оста иде. Л.Левщенко, Л.Зыкина, М.Могамаев, Р.Ибраһимовларны һ.б. бик күп җырчыларыбызны бик кызыклы итеп кабатлап күрсәтә иде. Ул театр дөньясын сайлады, чөнки бу сәнгатьне нык ярата иде. Г.Камал, К.Тинчурин, Минзәлә һәм рус театрларында да эшләп алды. Кайда гына хезмәт куймасын, башкарган рольләре сыйфатлы һәм һәрчактагы кебек кызыклы иде. Ни кызганыч, бүгенге көндә безнең арада юк инде ул! Тормыш иптәше, Татарстанның халык артисты Ләлә ханым Миңнуллина театрыбызда җиң сызганып хезмәт итә. Кызлары Айгөлне яхшы итеп тәрбияләп үстерде, кияүгә бирде. Инде оныгын карарга да булыша. Тик Шамилебезне сагынып искә алырга гына калды. (Фотода аерым.)
Без бик бәхетле идек бергә укыган чорда. Төрле холыкта булуыбызга карамастан, бердәм идек. Әйтегез әле, кайсы мәктәптән, бер үк класстан берьюлы дүрт кешенең театр училищесына керә алганы бар? Ә без кердек! Чөнки безнең 113 нче татар мәктәбендә милли җанлы, талантлы укытучыларыбыз күп иде. Без аларга бурычлы! Олы иҗатка юл күрсәткән остазыбыз Әнвәр абый Әхмәдуллинның рухы алдында баш иябез.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: