Шәһри Казан

Дүртенче «Мулла» бөтенләй башка

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәр елны Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Сәлимҗановның туган көненә премьера кую күркәм гадәткә әйләнде. Быел Туфан Миңнуллинның «Мулла» әсәре сәхнәләштерелде. Спектакль алдыннан Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров: «Остазына олы хөрмәт белән караган өчен, Фәрит Бикчәнтәевкә рәхмәт. Әгәр бүген сабакташым...

Реклама

«Мулла» моңа кадәр өч театрда куелган иде инде. Аларны күргән кеше бу спектакльнең куелышы башкалардан аерылып торуына шунда ук игътибар итә. Фәрит Бикчәнтәев, бүгенге көндә актуаль булган әсәргә алынып, бик дөрес эшләгән.
Сәхнә ачылганда ук анда черек салам түкләре тәгәрәтәләр. Бу череп бара торган авылның алга таба тәгәрәвен аңлата. Биредә декорация дә үзенчәлекле. Иске трактор тәгәрмәчләре куелу да аерым мәгънәгә ия. Алары колхозларның бетүен сурәтли дип аңларга мөмкин. Төрмәдә утырып чыкканнан соң, иманга килеп, шәһәрдә мәдрәсә тәмамлаган Әсфәндиярне эшмәкәр Самат үз авылына мулла итеп алып кайта. Әмма ул, кешеләрне ничек кенә үзгәртергә, дин юлына бастырырга тырышмасын, иманын җуйган бәндәләрне тәрбияли алмый. Аракы эчеп сугышудан башканы белмәгән ир-егетләр яшь мулланы кабул итә алмый. Аларның кыерсытуларына да түзә Әсфәндияр. Әмма үзе генә кешеләрне авылдагы яман чирләрдән арындыра алмый. Әлеге рольне Эмиль Талипов уңышлы башкарып чыкты. Ул үзен тамашачыдан яраттыра алды. Эмиль, әлеге рольгә тотынгач, мәчетләргә йөреп, Коръән аятьләре, сүрәләр дә өйрәнгән. Мәдрәсәдә уку барышы белән дә кызыксынган, хәзрәттән үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алган.
Үз-үзен тотышы белән аерылып торган Нәлимәне Гөлчәчәк Хәмәдинурова кызыклы итеп уйнады. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев һәм Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова кебек актерларны халык, гадәттәгечә, яратып кабул итте. Совет чорында авылдан сөрелгән мулланың оныгы Вәлиәхмәт образын Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Хәйруллин оста итеп гәүдәләндерде. Автор бүгенге тормышның яман күренешләре турында әйтелгән гыйбарәләрне нәкъ менә аның аша җиткерә. «Кеше хайванга әверелә, ә хайванның кешегә әверелгәне юк әле», - ди ул. Аның шушы авылның сәрхуше булган Бәдретдинне котыртып эчертүе дә илдәге сәясәтнең бер күренеше. Билгеле инде, эчкән кешенең авылда абруе булмый. Җирле үзидарә башлыгы Лемур белән участок полицейские Әмир Хәбриев тә әнә шундыйлардан. Минвәли Габдуллин белән Олег Фазылҗановның әлеге рольләргә сайлануы отышлы. Эшмәкәр ир-егет булып уйнаган Айрат Арсланов та бүгенге заман байлары образын тиешенчә сурәтләп бирде. Эчеп упкынга тәгәри барган Бәдретдин роле Илдус Габдрахмановның чираттагы уңышы дип бәяләнергә лаек.
Спектакльдә балаларның мәчеткә йөри башлавы киләчәк буынны иманлы итеп күрергә мөмкинлек бирә. Башка театрларда куелган спектакльдә мулла исән килеш калса, биредә аны атып үтерәләр. Ул - бүгенге вакыйгалар белән аваздаш.
Спектакльнең сәхнә бизәлешен эшләүдә рәссам Сергей Скомороховның өлеше зур. Музыкаль яктан Фуат Әбүбәкеров ярдәм иткән.
Премьераны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр урынбасары Әсхәт Сәфәров та карады.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: