Шәһри Казан

Духтыр, дим!.. (Иртәнге монолог)

- Духтыр, дим, Сез минем хәл-халәтемне аңларлык акыл ияседер бит, ә?! Беләсезме, ни-нәрсә... Лутчы иң элек кичә булган хәлләрне сөйләп бирим... Шулай иртәнге сигезләрдә ачы махмырдан уянып киттем. Уяндым да ах-вах киләм: мин бит бу вакытта инде әллә кайчан станогым артында басып торырга тиеш ләбаса. Юрганны селтәп ташладым да хатынга...

- Духтыр, дим, Сез минем хәл-халәтемне аңларлык акыл ияседер бит, ә?! Беләсезме, ни-нәрсә... Лутчы иң элек кичә булган хәлләрне сөйләп бирим...
Шулай иртәнге сигезләрдә ачы махмырдан уянып киттем. Уяндым да ах-вах киләм: мин бит бу вакытта инде әллә кайчан станогым артында басып торырга тиеш ләбаса. Юрганны селтәп ташладым да хатынга кычкырдым:
- Нигә уятмадың, боламык?
- Йомран кебек йоклыйсың да, аннары эт шикелле таларга тотынасың, - дип гайрәт чәчә хатын, суларга да ирек бирми.
Соңарып булса да эшкә юнәлдем. Барлы-юклы акча маясын кичкә сакларга кирәк ләбаса, шуңа күрә, трамвайда билетсыз гына барырга иде исәп. Вәләкин кая ул, вагон эче буйлап ишекле-түрле йөрүче хатын:
- Әй, куян, нишләп билет алмыйсың? - дип бәйләнде генә бит, шайтан алгыры!
Ни пычагыма кирәк диген инде, әнә шушы ыгы-зыгы арасында кырык бишенче үлчәмле кирза итегем белән берәүнең аяк шәрифләренә басканмын икән. Берәү дигәнем - чәчен-башын буяткан, кашын-күзен уйнаткан чибәр генә «тутый кош» булып чыкты.
- Ах, зверь, сыер икәнсең! - диде ул, кызыл иреннәрен мул чалшайтып һәм тизрәк миннән ераклашу җаен карады.
Шәһәр җирендә адәмнән күп нәрсә юк, Ходаем. Балык мичкәседәй трамвайдан төшкән арада башымдагы кәпәчем авышкан, плащ төймәләрем шатырдап коелган икән.
- И-и, балакай, тәмам йолкыш тавык булгансың бит, әй, - дип жәлләде үземне тукталышта басып торган тешсез бер әби.
Ярар, инде бу мәрәкәләрдән котылдым, ахрысы, дидем дә станогым артына килеп бастым.
- Ташбака кебек кыймылдыйсың син бүген, - диде мастерыбыз Шәкүров, кисәтү ясап. - Болай селкенсәң, бригаданы төп башына утыртуың бар...
Ниһаять, әбәд җитте, завод ашханәсенә кердек.
- Эшләгәндә шүре күк, ашаганда бүре күк безнең Хәйрүш, - диде бер иптәшем, гомер булмаганны мыскыл итеп. Дәшмәдем.
Кичкә таба өйгә кайтыр чак җитте. Һаман саен билет тикшерүчеләр белән якалашырга димәгән ләбаса, тоттым да җәяүләп китеп бардым. Күнегелгән гадәт буенча, юл уңаенда берничә «рюмочный»га сугылдым, билгеле. Кайсыдыр чатта алты-җиде яшьлек кызның:
- Әнием, кара әле, бу абый цирктагы аю шикелле алпан-тилпән атлап бара, - дигән сүзләре колагымда эленеп калган.
Өйгә үз аягым белән кайтып җиттем анысы. Ниятем, хатын сизмәсен, дип, ишекне шыпырт кына ачып керү иде. Аяк астындагы арзанлы келәмгә абынып шап итеп егылуым булды, каршыма ялт итеп хатын килеп җитте.
- Кайда йөрдең, ыстырам? Тәмам чучка булгансың бит... - дия-дия, уклау белән җилкәмне төйде.
Духтыр, дим, КЕШЕ булуым турында, зинһар, ыспрафка-фәлән язып бирче, ә?! Юкса мине һәммәсе хайванга чутлый башлады... Мин дә кеше ләбаса! Әгәр менә баш төзәтсәмме, йөрәгемнең уртасына бер чәркәне куйсаммы... Шундук кешегә әвереләм мин...
Йә, менә шулайрак сөйләп бирсәм, доктор минем хәлемне аңламый калмас. Әле, бәлки, жәлләтебрәк сөйләсәм, почмактагы ак шкафыннан йөз грамм спирт та салып бирер, боерган булса! Тегермәнченең капчык төбендә кайчан әле онның бетеп торганы бар...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: