Шәһри Казан

Дәвер яңгыры, гасыр җилен тоясыңмы?

Ул көнне юлыбыз Яшел Үзәнгә очраклы гына төшмәде. 2002 елдан бирле нәтиҗәле эшләп килүче һәм шул вакыт эчендә 200дән артык күргәзмә оештырган бик күркәм сәнгать галереясы бар анда. Шунда янә өр-яңа күргәзмә ачылачак. Галереяның эшчәнлеге, әлбәттә, әлеге сәнгать әхрамы кысаларында узучы күргәзмәләр белән генә чикләнми. «Чорларда чагылыш тапкан Зөя утрау-шәһәрчеге»...

Бүгенге көндә галерея фондында 200ләп эш туплануын да әйтергә кирәктер. Бусы да эшчәнлекнең бер юнәлеше булып тора. Фондның нигезен Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, график, Яшел Үзән сәнгать мәктәбе директоры булып 30 елга якын эшләгән Рәшит Фатих улы Галиуллин эшләре тәшкил итә. Ул галереяга үзенең 26 эшен мирас итеп калдырган.
***
«Дәвер яңгыры, гасыр җиле» - Яшел Үзәнгә баруның төп сәбәбе нәкъ менә Разил Вәлиевнең әлеге шигъри юлларына аваздаш күргәзмә иде. Оештыручылар өчен ул Болгарга китү алдыннан үзенә күрә бер генераль репетиция кебегрәк булса, Яшел Үзән халкы исә аны ТР рәссамнары белән очрашу мөмкинлеге биргән олы мәдәни вакыйга буларак кабул итте. Барлыгы 23 авторның 60 эше урын алган анда. Болгар җирендә ислам динен кабул итү вакыйгасын, татар тарихы белән бәйле үткәнебезне һәр рәссам, җанына якын төсләргә манып, үзенчә бәян итә.
- Аллаһы бирсә, монда куелган эшләр быел май аенда Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгы территориясендәге Истәлек билгесе бинасында ачыласы күргәзмәнең нигезен тәшкил итәчәк. Болгар галереясында нинди картиналар булырга тиеш - безнең төп бурыч менә шуны күрсәтү иде. Күргәзмәдә татар-мөселман рәссамнары гына түгел, төрле милләт вәкилләре дә катнаша. Бу - куанычлы күренеш. Болгар һәм Свияжскины торгызуның төп максаты да үзебезнең рухи культурабызны бөтен дөньяга таныту бит. Әлеге күргәзмә җирлегендә рәссамнарыбызның рухи халәте, рухи дәрәҗәсе ачык чагыла. Берәүгә дә сер түгел, бүгенге ыгы-зыгылы дөньяда кешеләр кайчак бер-берсен ишетергә дә теләми. Ә биредә, күрәсез, иңгә-иң, кулга-кул тотынып, бөтенебез бер булып эшлибез, иҗат итәбез. Иң зирәк аксакалларның берсе - Яшел Үзән чиркәвеннән Святослав атакай оештыра торган «Лазурь небесная» дип аталган традицион күргәзмә бар. Шул ук вакытта, безнең әлеге күргәзмәне алсак, боларның һәр икесе параллель рәвештә бара торган эзләнүләр нәтиҗәсе. «Күршесенең динен хөрмәт итмәгән кеше үз диненә лаек түгел», - дустым Туктар Мөхәммәдиевнең әнисе гел әйтә торган иде бу сүзләрне. Чыннан да, бик дөрес бит. «Казан» журналына әле күптән түгел генә материал биргәндә дә, шул юлларны эпиграф итеп чыгаруларын үтендем, - ди күргәзмәнең кураторы, инициаторы, ТР һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәрит Вәлиуллин.

Реклама


Ачылышта КФУның Филология һәм сәнгать институты сәнгать бүлекчәсе, сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасыннан килгән бер төркем укытучылар да катнашты. Алар да, шул исәптән күргәзмәгә үз фатихасын биргән Габделхәмит хәзрәт тә биредә куелган эшләрнең бер сулышта булуын, бер-берсен тулыландыра баруын, рәссамнарның тарихи чынбарлык белән бик сак эш итүләрен билгеләп үттеләр. «Биредә без бары яхшылык кына күрәбез. Бернинди агрессия юк. Безнең җирдә яшәгән халыкның рухи байлыгы бу», - дип ассызыклады алар. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Дилә Барышева исә: «Орлыкның кайсы бәрәкәтле җиргә төшүе һәм нинди үсенте бирүе бик мөһим», - дип күргәзмәне агач ботагыннан өзелеп төшүче өлгергән җимеш белән чагыштырды.
***
«Болгарда милли сәнгать галереясы булырга тиеш, чөнки елның-елында халык иң күп агыла торган җир Болгар» - рәссам, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифкат ага Вахитовның ТРның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев янына әнә шундый тәкъдим белән керүенә чагыштырмача озак вакыт үтмәде. Очрашудан үз тәкъдименә яклау табып чыга рәссам. Чөнки сүзләре генә түгел, кәгазьгә теркәлгән үз концепциясе дә була аның. Заманында Казанда беренче шәхси милли галерея ачып, 7-8 ел дәвамында шуны тоткан рәссам буларак та тәҗрибәсе җитәрлек Рифкат аганың. Барын да бәйнә-бәйнә тезә ул шунда: «Болгарга килүчеләрнең 90 проценты Казанга килеп җитми. Үткән ел 40 мең кеше килгән булса, быел 50-60 мең килер дип көтелә. Килгән кеше нишли? Хәрабәләрне бер кат карап чыга, дога кыла, табигать белән хозурлана. Галерея булдырып, халыкка сынлы сәнгать аша Болгар дәүләтенең тарихын, ислам динен кабул итүне, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларын, бөек шәхесләребезне һәм шунда ук хәзерге заман сәнгатен күрсәтәсе иде, - ди ул. - Әлеге галерея җирлегендә студентлар зәвыкларын арттыра, тарихны өйрәнә алачак. Дөресен генә әйткәндә, республикада чып-чын милли галерея әлегә юк. Булганының да исеме җисеменә бик үк туры килми әлегә...»
Концепциядә китерелгән шартлар тормышка ашмаслык түгел. Рәссам фикеренчә, биредә бик үзенчәлекле иҗади мохит кенә формалашып калмыйча, татар җанлы кешеләрне туплаучы милли үзәк тә оешырга мөмкин. Болгар - рәссамнарның табигатьтә яратып, теләп җыела торган үз урыны була алсын иде, дип тә, галерея каршында күн эшләре, керамика белән шөгыльләнә алырлык остаханәләр, сувенирлар сата торган заллар турында да хыяллана өлкән рәссам. «Безнең Казан руслашып бетте инде ул. Биредә татар мохите тудырасы иде. Бөтен татар дөньясының иң көчле рәссамнарын Оренбург, Уфа һәм Петербугтан чакырып, шушында килешүләр төзеп, тарихи темага эшләтәсе һәм соңыннан эшләрен халыкка күрсәтәсе иде. Белсеннәр, күрсеннәр: кем без? Потенциал-мөмкинлекләребез нинди безнең? Иманыбыз-рухыбыз көчлеме? 1991 елларда Петербургта узган татар күргәзмәсендә булырга туры килде. Ул чакта әле уянып кына килә идек. Хәзер исә икенче вазгыять. Шуларның бер өлешен генә эшләсәк тә, ничек әйбәт булыр иде», - ди Рифкат Мөхәммәт улы Вахитов.
Әлбәттә, ул үзе дә буш кул белән бармаячак Болгарга. Әлеге экспозициянең иң күренекле урынын биләүче эшләр арасында аныкылар да бар. Үзәктә, әлбәттә инде, татар тарихы: Ибн-Фадланның Болгарга килүе, Алтын Урда чоры, Сөембикәнең фаҗигале язмышы аша бирелгән Казан ханлыгы чоры, туган-үскән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр ителгән мөһаҗирләр... Һәммәсе халык хәтерендә җуелмый сакланырга тиешле тарихи үткәнебез.
***
Илдар Зарипов, Зөфәр Гыймаев, Равил Заһидуллин, Рөстәм Хуҗин, Хәмзә Шәрипов, Әлфия Ильясова...Кайсы гына рәссамның эшен алсаң да, һәркайсына да ниндидер бер гамь, күңелнең иң нечкә кылларына тәэсир итәргә сәләтле моң салынуын тоясың. Яшел Үзән рәссамнары Дилә Барышева, Анатолий Крылов, Евгений Уткин, Вера Карасева, Иван Кузнецов һәм Валерий Макаровлар да идеяне хуплап, бердәм кушылганнар күргәзмәгә. Моңа кадәр нәкъ менә Болгарда аның тарихи үткәненә багышланган 60ар эштән («Болгарда чуен коючылар», «Болгарда Ага Базар», «Болгар әл-Җәдидтә чүлмәкчеләр остаханәсе», «Болгарда Кызыл палата», «Хәлиф хаты» һ.б.) торган шәхси күргәзмәләрен оештырып килгән, заманында шул изге җирдә археологлар Равил Фәхретдинов һәм Әзһәр Мөхәммәдиевләр белән берлектә атна-ун көн буе казу эшләрендә катнашып йөргән рәссам, Бакый Урманче премиясе лауреаты Канәфия Нәфыйковның эшләрен биредә очрата алмау гына бераз сәеррәк тоелды. Бәлкем, бу очракта «әлегә» дип әйтү урынлырактыр?!


***
Моннан ике ел элек тә Яшел Үзән галереясында милли теманы эченә алган «Курай моңы» дигән күргәзмә оештырылган иде. Татар гимназиясе укытучысы Вил ага Шәрәфетдинов, кураен алып уртага чыгуга, әнә шул еракта калган моң күңелдә янә ишетелгәндәй булды... Болгарга барышлый тукталган күргәзмәгә дә аваздаш бу моң.
Күргәзмә 19 майга кадәр эшләячәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: