Шәһри Казан

Эчке халәте – әсәрләрендә

Бөгелмәнең татар мәдәнияте үзәгендә ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты Булат Мәрдановны (1953-2011) искә алдылар. Исән булса, аңа 60 яшь тул­ган булыр иде.

«Рәссамнар безнең арадан китми, алар җаннарын эшләрендә калдыралар» - Лениногрск сәнгать училищесының элеккеге ди­ректоры Анатолий Левлюхның бу сүзләре күргәзмә ачылышындагыларны кабат-кабат уйланырга мәҗбүр иткәнһдер. Татар мәдәнияте үзәгенә килүчеләрне Булат Мәрданов әйтерсең үзе каршы алды ул көнне. Экспозициянең нәкъ уртасына урнаштырылган портреттагы караш тамашачыга төбәл­гән... Ә залда 1976 елдан бирле Бөгелмәдә яшәп иҗат иткән Булат Шаһинур улын якыннан белгән дуслары, каләмдәшләре, шә­кертләре җыелган. Берсен-берсе тулыландыра барган истәлекләр иҗатчының кү­ңел халәте, яшәү кыйбласы хакында иде. Бөгелмә шәһә­ренең баш рәссамы, Татарстан Рәссамнар берлегенең Бөгелмә бүлекчәсе рәисе, РФ Рәссамнар берлегенең татар бүлекчәсендә идарә әгъзасы, шәһәр балалар сәнгать мәк­тәбе директоры - тормышының кайсы чорын гына алма, телисеңме син аны, юкмы, турыдан-туры иҗатка барып тоташа.
- Рәссамның остаханәсендә берничә тапкыр булырга туры килде. Анда ул үз дөньясын булдырган иде. Аның өчен эшләгән әйбер­ләренең ихласлыгы мөһим булды. «Авыл тормышы», «Әйберләр дөньясы» цикллары - чыннан да, күңелгә кереп кала торган искитмәле эшләр... Ул бик тыйнак кеше иде. Сәнгать мәктәбе директоры булып бик аз эшләде, чөнки кайдадыр җитәкче булып, оештыру эше белән шө­гыль­ләнүгә караганда, иҗат итүне, сынлы сәнгатьтә яшәүне кулайрак күрде. Югыйсә, ул балаларны бик күп нәрсәгә өйрәтә алган булыр иде, - ди Бөгелмә муниципаль районының мәдә­ният бүлеге җитәкчесе Лена Әмир кызы Миннуллина.
Бер үк вакытта урамнарны, мәйданнарны би­зәүдә дә, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, производство биналарының интерьерларын проектлауда да катнаша рәссам. 57 яшендә якты дөньядан киткән Булатның иҗади мирасын тәртипкә китерү белән бүгенге көндә аның геофизик абыйсы Марсель Шаһинур улы шө­гыль­ләнә. Соңгы ике елда ул рәссамның үзләрендә булган бөтен эшләрен фотога төшереп, жанрларга бүлеп, хронологик тәртипкә салган. Җәмгысы 300дән артык эш тупланган. Бүген күргәз­мәгә куярлык рамланган-кысаланган эшләре генә дә 100ләп җыелган.
- Булат үзенең рәссам буласын 5 яшеннән үк белә иде, шуңа күрә, ул башка вариантларны эзләп тә йөрмәде. Аны югалту тормышыбызга биниһая бушлык алып килде. Буяулар исе аңкып торган остаханәсенә килеп керүгә, дөньяны башкача тоя башлый идек. Мин аның эшләрен мөмкин булганча, үземнең өемдә саклармын дип уйлыйм. Әгәр дә инде берәр җирдә музей-фәлән оештырырга уйлыйлар икән, без моңа бик теләп риза булачакбыз, - ди Марсель. Әлегә ул Булатның эшләрен «Одноклассники» сайтына урнаштырган.
Булат Мәрдановның хатыны Мәдинә Сабировна да, иң якын дусларының берсе - өстәлләрен кара-каршы куеп, бер остаханәдә 10 еллап эшләгән Камил Акманов та шунда иде. «Тыныч-басынкы, тәрбияле кеше иде Булат. Минем өчен бу ябык нәрсә... әмма ул шигырьне эченнән тоя, аңлый иде. Ул җырлаган җырлар да һәрчак эчкерсез булды. Язуы бик матур иде. Эчке тәртип бар иде аңарда...» Камил әфәнде үзе дә аз сүзле. Әмма иҗатташ дустының портретына яратып өстәрдәй җете «буяу­лар»­ның аңарда шактый булуы бе­рәүгә дә сер түгел. Әгәр дә ачылышка килгән булса, Татар Димскәеннән чыккан өч дус рәссамның берсе - Карабаш сәнгать мәк­тәбендә укытучы булып эшләүче Илшат Ишмиев та сүзгә кесәгә кермәс иде. Кызык бит: 3 яшенә кадәр сөй­ләшмәгән Булатның авыз ачып беренче әйткән сүзе «Дефак» була. Тәрәзә­дән карап утырганда, урамдагы Дефак атлы малайны күрүгә, әнә шулай кычкырып җибәрә ул. Тора-бара икесе дә рәссам булып китә алар. Булат күбрәк акварельне үз итсә, Дефак Рәхмәтуллин «ала-киез» һәм «сырмак» техникасында киез келәмнәрне кабат торгызу белән шөгыль­ләнә. Гомер буе юллары гел янәшә барган бу икәүнең бакыйлыкка күчкәч тә урыннары янәшә булыр дип кем уйлаган...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: