Шәһри Казан

«Еллар узган саен яшәрәсе килә»

Татарстанның атказанган артисты Рәсим НИЗАМОВның әти-әнисе яныннан Теләчедән килеше генә иде. Төп нигезне карап-сипләп торучы әти-әнисенең бердәнбер малае булганга күрә, туган як юлларына тузан кунып тормый анысы. Бу юлы да Рәсим, Сабан туе айларын исән-имин уздырып җибәрү белән, авылына юл тоткан. Коймаларны карап, каккалап-суккалап йөрдем, диде ул күрешү белән.

- Сабан туйларында бик күп җирләрдә булып, милләттәшләр белән күрешеп аралаштык. Сарман, Теләче, Әтнә, Мамадыш, Актаныш дисеңме... Җәен, үзең дә беләсең, җырчылар өчен кызу эш чоры.
- Синең «көзләрең» дә елдагыча эссе булырга охшаган?
- Әйе, елдагыча, октябрь башы-ноябрь ахырларында Казанда концерт куярга җыенам. Аңарчы менә яңа альбом өстендә эшлисе бар. Сентябрьдә исә Татарстан буенча яңа программамны тәкъдим итәргә чыгып китәчәкмен.
- Рәсим, бер җирдә дә рәсми төстә эшләмисең. Дисциплинага сукмыймы?
- Киресенчә, мин болай үз көемә, үз җаема эшләп тик йөрим. Уку тәмамлаган вакытта эшкә чакыручылар да булды үземне, ризалашмадым. Холкымдагы «чаян»лыгым, күрәсең - ирекле булырга яратам.
- Теге үзбуйлы йөрүче мәче сыман, димәкче буласың инде?
- Бәлки. Мин үземчә эшләргә яратам, өстемдә торып эшләткәннәрен теләмим. Әмма аңа карап эшсез торганым юк. Кая гына барсам да, кассага эшлим. Алай буш заллар булганы юк.
- Ерак шәһәрләргә дә еш йөрисең, анда кадәр барып концерт куяр өчен пиар-компания кирәкмиме?
- Иң әйбәт рекламаны, спутник системасына кергәч, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе ясый башлады. Аннары интернет челтәре аша да безне танып беләләр.
- Рәсим, син 15 елдан артык сәхнәдә, инде урта буын җырчысы исемлегенә керәсең. Халыкны ничек яраттыра алдым дип исәплисең?
- Иҗатымның башлангыч чорында, әлбәттә, аның турында уйланмаганмындыр анысы. Әмма менә хәзер, син әйтмешли, урта буынга керә башлагач, репертуарга, җыр текстларына сизгерлек көннән-көн арта. Мин бүген сүзләргә артык игътибар итәм, дисәм дә буладыр. Әле менә күптән түгел «Туган нигез» дигән җыр яздырдым (Рөстәм Зәкуан сүзләренә Фирзәр Мортазин көе). Кайта-кайта шуны тыңлыйм да сүзләренең тирән мәгънәсен тоеп алам. Ул бер танышымның әнисенә багышлап язылган иде - аны халык та яратып кабул итте. Уйландыра, моңландыра торган җыр. Менә шундый җырлар репертуарымда өстенлек ала. Яратам, үләм-китәм, кебек җырлар да кирәкми түгел, әмма мин инде хәзер халык күңеленә кереп калырлык иҗат белән шөгыльләнергә тиеш.
- Биеттерә торган җырлар моннан соң Рәсим иҗатында булмаячак, димәк?
- Юк, тиз ритмлысы да кирәк. Концерт буе моңлы җырлар җырласаң, тамашачыны ялыктырасың. Әмма минем репертуарда барыбер моңлы, халык җырларына якын җырлар күбрәк.
- Бездәге яшь йолдызлар теттерә генә ул андый тиз көйләрне...
- Җиңел, мәгънәсез җырлар иясен халык барыбер тотмый ул сәхнәдә. Андыйлар бүген бар, компьютер тавышлары сәхнә тоткан шикелле. Әмма вакыт барысын да или - күңелгә кереп калырлык иҗатың булмаса, гел сикереп кенә йөрермен димә.
- Унбиш еллык иҗатыңа үзең нәтиҗәләр ясаганың булдымы - эх, менә монда бусы җитенкерәмәгән, дигән тәнкыйть, мисалга...
- Җитенкерәми калган нәрсә һәрвакыт буладыр инде анысы, әмма минем тормышыма да, иҗатыма да караган үкенеч хисе булмады. Ул яктан язмышыма мең рәхмәтле.
- Гаилә тормышында Рәсим нинди? Өйдә кем хуҗа?
- Мин гаиләдә ир-терәк. Һәр ир-ат кебек, гаиләнең матди ягын мин кайгыртам. Ә болай син хуҗа, мин баш, кебек нәрсәләр безнең гаиләдә каралмаган. Бары - бергә, югы - уртак. Бер эшне дә синекенә-минекенә бүлмибез, кем өлгерә - шул эшли. Тәрбиягә килсәк, анысы күбрәк Энҗедә. Әмма ул ике малайны да, әтиегез ни әйтер, әтиегез белән киңәшләшегез, дип тәрбияли.
- Ә улларың икесе ике төрле...
- Әйе, олысы Рүзәл - тыныч, басынкы. Кечесе Равил бөтенебезне дә җиңә торган. Кемгә охшагандыр, әйтеп тә булмый. Геннар җиде буынга кадәр күчә, диләр бит. Сөйләшәсе килми икән, сөйләштерәм, дип интегәсе дә юк - барыбер аныңча була. Миңа охшаган ягы - бер урында озак утыра алмый, бертөрлелек тиз туйдыра аны, шук-шаян. Быел олы улым Рүзәлгә унбиш тулды, музыка мәктәбен тәмамлады, кечесе балалар бакчасына йөри, 5 яшьне ваклады. Әле менә хатыным олы улым белән Абхазиягә барып ял итеп кайтты, Равил исә Актанышта әбиләрендә калды.
- Иҗатыңда нинди сюрпризлар көтелә?
- Мин озак еллар инде бер үк җирдә сәхнә киемнәре тектерә идем. Әмма быел алардан китеп, башка стильгәрәк күчәрмен, дип торам. Гел костюмнан гына да җырлыйсы килми бит. Яшь барган саен яшьрәк күренәсе килә, шуңа яшәртә торган кием-салымнарга өстенлек бирермен, дим.
- Абау, әллә картая да башладыңмы, Рәсим?
- Кешенең күңеле картаймаса, күзендә нур сүнмәсә, ул һәрвакыт яшь кала. Минем күзләр әле нур чәчә...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    25
    0
    0
Ночной режим