Шәһри Казан

Елмаюың истән чыкмый, Рәсим абый

Арабыздан китеп барган артистлар еллар үткәч тә сагындырып искә төшә. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына килеп кергәч, каршыга елмаеп Татарстанның халык артисты Рәсим Сәлахов килеп чыгар төсле. Инде аның якты дөньядан китүенә дә биш ел вакыт узды. Әгәр исән булса, быел үзенә 73 яшь тулган булыр иде.

Студент елларында күренекле артист Наил Дунаев белән бутый идек без аны. Аннары Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» пьесасы буенча куелган спектакльдә - Имаметдин, Хәй Вахитның «Талак, талаг»ында - Гомәр, Илдар Юзеевның «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»ында Баязит һ.б. рольләре аша Рәсим абыйны таный-аера башладык.
Эчкерсез, кече күңелле артист белән сөйләшеп утыру үзе бер рәхәт иде. Әтисе яу кырында ятып калганнан соң, әниләре Мәрьям апа биш баланы ялгызы үстерә. Үзенең барлы-юклы акчасына улларына гармун алып бирә ана. Биш яшеннән үк уйнарга өйрәнгән малайның урыны клубларда, бәйрәмнәрдә һәрвакыт түрдә була. Рәсим абыйның гармунга бәйле бер вакыйганы сөйләгәне хәтердә. Бервакыт аларның өеннән шул гармуннары юкка чыга. Ана кеше, күрше мари авылына барып, өйдән өйгә кереп, аны эзләп йөри. Ниһаять, берәүләрдән табып ала. Тегеләр, бер дә исләре китмичә: «Без аны уйнап торырга гына алган идек», - диләр. Рәсим абый кызык хәлләрне еш сөйләргә ярата торган иде. Аңа сәхнәдә уйнаганда берәү хат язып җибәрә. «Спектакль бетүгә, Сезне ишек төбендә көтәм, тизрәк чыгыгыз. Сәлам белән Сезгә гашыйк кыз» диелгән була анда. Спектакльдән соң йөгереп чыкса, хатыны басып тора икән. Бергәләп көлешәләр дә, аннары өйләренә кайтып китәләр. Артист халкының гомер юлында әнә шундый кызыклы хәлләр еш очрый.
Казанда Качалов исемендәге татар студиясендә Наилә Гәрәева һәм Ирек Баһманов кебек артистлар белән Габдулла Шамуков, Празат Исәнбәт кебек күренекле остазлардан белем алуын горурланып сөйли иде ул. Рәсим абыйны тамашачы яратты. Аның гармунда сыздырып сәхнәгә чыгулары бүген дә күз алдыннан китми. Ул үзе дә концертларга яратып йөрде. Артистның эштән соң бөтен вакытын багышлаган яраткан шөгыльләре дә бар иде. Ул бакчада гөлләр үстерү, агачтан төрле әйберләр ясау белән мавыкты. Соңгы елларда аның журналистлык сәләте дә ачылган иде. Газетабызга Рәфкать Бикчәнтәев һәм Вәкил Закиров турында истәлекләр язган иде ул. Искиткеч матур телле кулъязмасын бүген дә кадерләп саклыйм.
Рәсим абыйның уйнарга хыялланып та, тормышка ашмаган рольләре дә калды. Г.Камалның «Бәхетсез егет»ендә - Закир, А. Пушкинның «Таш кунак» әсәрендә Дон Жуан образлары иде ул. Аннан соң кайгы-хәсрәтне үз җилкәсендә күтәргән үз яшендәге хәзерге заман кешесен сәхнәдән күрсәтергә хыялланды артист. Фильмда төшәргә теләге булуын да яшерми иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул «Яланаяклы кыз» телевизион спектаклендә төшеп йөрде. Әмма аны үзенә күрергә насыйп булмады. Рәсим абый пенсиягә киткәч ничек яшәү турында да борчыла иде. Нинди генә авыр еллар булуга карамастан, һәрвакыт сугыштан соңгы чорларны сагынып искә алды артист. «Ни өчен ул чакларны сагынасыз?» - дип сорагач: «Ул вакытта халык бер-беренә карата мәрхәмәтле булды», - дип җавап биргән иде. Үзе дә кешелекле, кече күңелле зат иде ул. Бервакыт театрлар Сабан туена барганда, башта артистлар урнашып бетсен, дип, автобуска керми торырга булдым. Шунда Рәсим абый: «Без сиңа урын алып калдык», - дип чакырып алды. Адәм баласының аздан да күңеле булса, юктан да хәтере калучан. Кешеләрне хаксызга рәнҗетүләрне, икейөзлелекне яратмады ул.
Рәсим Сәлахов үзеннән алда хатынын җирләде. Хезмәттәшләре аның турында: «Үз сәламәтлеге турында кайгыртмады», - диләр иде. Аны искә алганда үзенең иң якын дусты санаган күренекле артист Ирек Баһманов бүген дә, күз яшьләрен тыя алмыйча: «Ул арабыздан киткәч, бер канатым сынган кебек булды», - ди.
Әйе, ягымлы елмаюың, кешелеклегең истән чыкмый, Рәсим абый.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: