Шәһри Казан

«Энем, үскәч, безгә килерсең»

Сәхнәгә беренче адымнарын атлау белән, Ришатка бәхет елмайды. 21 яшендә «Зәңгәр шәл» спектаклендә күпләр хыялланган Булат ролен уйнау насыйп булды аңа. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында әле ике сезон гына эшләүгә карамастан, егет үзен танытып та өлгерде. Ришат Әхмәдуллин - үз-үзенә таләпчән, куйган максатына ирешә торган кеше. Шулай булмаса,...

Реклама

Ришат беренче чиратта үзенә сәнгать юлын сайларга ярдәм иткән әнисе Равиләгә рәхмәтле. Әнисе ягыннан нәсел җепләре Арча районының Наласа авылындагы көрәшче Әхәт батырга да бәйләнгән.
Ничек итеп театр дигән могҗизалы дөнья аны үзенә әсир иткән соң? Бу хакта Ришат болай дип сөйли:
- Өченче сыйныфтан А.Алиш исемендәге балалар иҗат үзәгендәге «Елмай» ансамбленә йөри башладым. Шунда мине Нурания апа Җамалиева күреп алды да: «Менә сиңа өч битлек шигырь. Шуны ятла да телевидениедә балалар тапшыруында катнашырсың», - дип миңа калдырып китте. Шигырьнең озын икәнен күрдем дә: «Әни, мин моны ятламыйм», - дип елый башладым. Шуннан соң бер ел буе әлеге иҗат үзәгенә аяк басмадым. Миңгол абый Галиевкә җырлап күрсәткәннән соң, ул миңа мактау сүзләре әйтте. Аннары 5 нче сыйныфта кабат шул үзәккә килеп, балалар әкиятләрендә уйный башладым. Шунда театрга мәхәббәт уянды, дисәң дә була. Аннары 17 нче музыка мәктәбенең баян классында укый башладым, әмма аны вокал буенча тәмамладым. Шул чакта вокал укытучысы Гөлшат Имамиева: «Сиңа театр сәнгатен сайларга кирәк», - дип үз фикерен белдергән иде.
9 сыйныф белем белән музыка училищесына алмагач, театр училищесына киттем. Ул елны Илдар Хәйруллин курс җыя иде. Имтиханда шигырь сөйләгәндә Илдар абый миңа: «Сине кайдадыр күргәнем бар», - дип, уйга калды. Кечкенә чакта бер бәйрәмдә Илдар абый безне мәктәптән Г. Камал исемендәге театр янына шигырь укырга чакырды. «Менә, энем, үскәч безгә укырга килерсең», - дип, миңа үзенең телефон номерын да калдырган иде. Имтиханны бирү кыен булмады. Укыганда безнең курс көчлелеге белән аерылып торды. Мин педагогларга бик рәхмәтле. Г.Камал исемендәге театрга эләгү минем өчен зур бәхет ул.
- Театрда коллектив ничек кабул итте соң үзеңне? Анда үз урынымны таптым, дип уйлыйсыңмы?
- Коллективта бик җылы каршы алдылар. Хәзерге вакытта артистлар миңа туганнарым кебек. Театр икенче йортым шикелле. Анда үз урынымны таптым, дип уйлыйм.
- Сиңа көтмәгәндә Булат ролендә уйнау да насыйп булды. Айлар буе репетиция ясаган артистлар белән бергә аны уңышлы башкарып чыга алдың.
- Әйе, Ирек Кашапов авырып киткәч, спектакльгә өч сәгать кала миңа Фәрит абый Бикчәнтәев Булат роленең сүзләрен тапшырды. Аны сәгать ярымда ятлап алдым. Элек күмәк күренешләрдә уйнавым да ярдәм итте, артистлар да булышты. Иң авыры шул булды - Ирекнең читеге минем аяк үлчәменнән ике үлчәмгә кечерәк иде. Бармакларым бөкләнгән хәлдә, аякларым авырткан килеш уйнап чыгарга туры килде.
- Син «Искән җилләр көенә» спектаклендә - Рамай, «Кечтүкле уен»да - Шамил, «Әрем исе»ндә Сәйяр кебек рольләрдә уйнадың. Алар барысы да рухыңа туры киләме? Сәйярнең мәхәббәте хакына тәвәккәл адымга баруы тамашачыны да гаҗәпләндерә. Ул башка кеше баласын үзенеке итә. Үзеңнең тормышта андый адымга барган егетләргә карашың нинди?
- Тискәре кешеләрне уйнарга яратсам да, әлегә рольләрем ихлас-самими. Ничектер үз табигатемә туры киләләр сыман. Сәйяргә килгәндә, ул көчле рухлы. Мин аны хуплыйм. Андый мәхәббәт хәзер сирәк очрый. Тормышта да Сәйяр белән күп якларым охшаш. Үземдә дә җавапсыз мәхәббәт очраганы булгангадыр, аны яратып уйнадым. Әмма чынбарлыкта андый хәлләрдә калырга язмасын, дип телим.
- Җырчы артистка театрда күбрәк рольләр уйнарга туры килә. Әле консерваториядә дә укып йөрисең. Гармунда, фортепьянода, курайда уйныйсың. Аннан соң башка юлдан китмәссеңме икән?
- Консерваториядә Мөнир Якупов классында опера бүлегендә укыйм. Мин театрда җырлау өчен белем алам. Электән үк музыкаль әсәрләрдә уйнау теләгем бар иде. Мәсәлән, «Наемщик»та Батырҗан ариясен башкарасым килә. Җыр аша образның күңел кичерешләрен ныграк ачып була кебек тоела. Киләчәктә үз репертуарымны булдыру турында да уйлыйм. Иң матур җырлар спектакльләргә язылган икәненә тора-тора инанам.
- Ришат, сез яшь артистлар белән үзегез уйнамаган башка спектакльләргә дә еш йөрисез. Кабат-кабат карау туйдырмыймы ул?
- Мәсәлән, мин «GO. Баламишкин» спектаклен уналты тапкыр карадым. Күбрәк драма әсәрләрен яратам. Башка театрларга да йөрим.
- Син бит әле кичәләр, концертлар да алып барасың. Үзеннән-үзе: «Ничек өлгерәсең?» - дигән сорау туа.
- Ул жанрда мин үземне рәхәт хис итәм. Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Муса Җәлил шигырьләрен яратам. Шигырьдә үзеңнең күңел кичерешләрен ачасың. Шуңа күрә, чакырган җиргә барып чыгыш ясыйм. Буш вакытым күп түгел минем, шуңа сөенәм. Ял иткәндә дини китаплар уку белән мавыгам.
- Синең өчен кем киңәшләре мөһим?
- Бөтен кешене тыңларга яратсам да, әти-әни киңәшләре аеруча мөһим. Алар сәхнәдә уйнавымны гел карап баралар. Әни бигрәк тә оста тәнкыйтьче. Соңыннан әни әйткән фикерләр тәнкыйтьчеләрнеке белән туры килгәненә аптырап та куям.
- Бүгенге яшьләргә ниләр теләр идең?
- Максатчан булсыннар, үз-үзләренә хыянәт итмәсеннәр. Дөрес юлдан барсыннар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: