Шәһри Казан

Ерак якларда

Туфан Миңнуллин вагон тәрәзәсеннән күз иярмәс тизлек белән артка шуышып торган карлы кырга карады да, үз алдына сөйләнгәндәй, әйтеп куйды: - Семьялар ни хәлләрдә икән инде безнең? - Безнең бәрәңге дә беткәндер инде, - диде Роберт Батуллин, - ачка тарып кына ятмасалар ярар иде... - Шула-а-ай, - дип сузды Аяз...

Реклама

Туфан Миңнуллин вагон тәрәзәсеннән күз иярмәс тизлек белән артка шуышып торган карлы кырга карады да, үз алдына сөйләнгәндәй, әйтеп куйды:
- Семьялар ни хәлләрдә икән инде безнең?
- Безнең бәрәңге дә беткәндер инде, - диде Роберт Батуллин, - ачка тарып кына ятмасалар ярар иде...
- Шула-а-ай, - дип сузды Аяз Гыйләҗев, күзлек пыялаларын сөртә-сөртә. - Ни күрмәгәнне ат башы белән язучы хатыны башы күрә.
- Чыдарлар!.. - дип, урысчалап, берничә суганлы-борычлы сүз кыстырды Барлас Камалов. - Кешеләр фронтта алтышар ел йөргәннәр...
Моңарчы әңгәмәгә катнашмыйча, биек маңгаен учына салып, уйга чумып барган Мөдәррис Әгъләмов тәрәзәгә күтәрелеп карады да, пассажирларны сискәндереп, кычкырып җибәрде:
- Җәмәгать, күрегез әле, бу якта да карама үсә икән!!!
Пассажирлар бу хәбәрне илтифатсыз гына кабул итте.
- Салам эскертләре дә бар! - дип сүзен дәвам итте Мөдәррис Әгъләмов.
- Рәсәй зур-р!!! - диде йодрыкларын яңакларына батырып, уйланып барган Рәшит Әхмәтҗанов.
- Карама агачы тау ягында да еш очрый...
- Дисеңме? - диде Мөдәррис Әгъләмов һәм тавыш килгән төшкә сузылып карады: югары киштәдә йөзен «Огонёк» журналы белән томалап Әхсән Баянов ята иде.
- Карама үскән җиргә борчак чәчсәң, һәр гектардан уртача утыз җиде ярым центнер уңыш алып була, - диде Мөдәррис Әгъләмов.
- Сөйләмә тузга язмаганны! - диде кемдер.
- Агротехника чараларын җиренә җиткереп башкаргач, карама үскән җирнең һәр гектарыннан уртача кырык сигез ярым центнер борчак уңышы алган колхозлар бар, дустым, - дип Мөдәррис Әгъләмов түш кесәсеннән тимер тешле тарагын тартып чыгарды һәм Рәшит Әхмәтҗановка күз кысып куйды.
- Авызыңны ерып барма әле, кабахәт, - диде Рәшит Әхмәтҗанов, еларга җитешеп, - синең семьяң юк, чортың юк, ә безнең хатыннар ач ята, өстәвенә идән тулы бала-чага... Дөрес әйтәмме, Зөлфәт?!
- Наплевать, - диде Зөлфәт һәм аяк өстенә торды. Кулларын кесәләренә тыгып, вагон тәгәрмәчләре такылдаган көйгә ниндидер көй сызгыра-сызгыра, әрле-бирле йөренә башлады. Аннары, нәрсәдер исенә төшкәндәй, кисәк кенә туктады, кулына соскы белән себерке күтәреп вагон буенча узып барган проводник агайның аркасына сукты:
- Простите, ресторан кайсы вагонда монда?!
Проводник агай Зөлфәткә соңгы һөҗүм алдыннан матадорга баккан үгез сыман акаеп карады, әмма бер сүз дә әйтмәде.
Пассажирлар, ниндидер тамаша көтеп, тынып калдылар...
... «Казан-Арча» поезды Биектауга якынлашып килә иде.
(Язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән дивар газетасыннан. 1978.)

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: