Шәһри Казан

«Эшләп карый-карый, ялгыша-ялгыша өйрәндем»

Кулланма-гамәли сәнгать рәссамнары арасында Башкортстанның Янаул шәһәрендә туып, Ямбарс авылында үскән Камил Акманов лаеклы урын алып тора. 1978 елда Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлаган егет шул вакыттан бирле Бөгелмә шәһәрендә яшәп иҗат итә. Ул - 2007 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Камил Назыйм улы Акманов сәнгать сөючеләрне күргәзмәдән күргәзмәгә үзенең...

Реклама

Актив эшләүче рәссам узган ел гына да Бөгелмәнең Крайны өйрәнү музеенда, Баулыда, Урыссуда, Лениногорскида һәм Яшел Үзәндә шәхси күргәзмәләрен оештырды. Эшләрен аңа кадәр дә иҗатташ дусты Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы мәрхүм Булат Мәрданов белән, Чаллыда , Казанда ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында тамашачы хозурына тәкъдим иткәннәр иде. Җыеп кына әйткәндә, Камил Акманов өлешенә барлыгы 20гә якын шәхси күргәзмә туры килә торгандыр. Бу арада рәссамның эшләрен Алабугада үткән Спас ярминкәсендә дә яратып кабул иттеләр. Әлеге зур ярминкә кысаларында узган мәдәни чараларда рәссамның Пермь академиясен тәмамлап, бүгенге көндә Төркиядә яшәп иҗат итүче кызы, кулланма-гамәли сәнгать рәссамы Айгөл Окутан-Акманова да катнашты.
- Камил Назыймович, фьюзинг бөтен кеше кырылып эшли торган техника түгел. Җитмәсә, чагыштырмача яңа алым. Ә бездә һәр яңа эшкә саграк карау гадәте бар. Югары белемле архитектор ни өчен шушы юлны сайлыйсы итте икән?
- Архитектор һөнәренә бик теләп укыдым һәм гомеремне шул эшкә багышлармын кебек иде. Бөгелмәнең шәһәр һәм район архитектура бүлегендә 9 ел эшләдем. Әмма үзеннән-үзе шулай килеп чыкты - мин дусларым янына сәнгать фондына күчтем. Биредә, төп эштән кала, өстәмә акча да эшләп була иде. Шул ук вакытта архитектор да булгач, витражлар, пыяла миңа ят әйбер түгел. Икенчедән, бу минем ниндидер үз эшем белән шөгыльләнәсем килгән чор иде.
- Шулай итеп, пыяланы сайларга булдыгыз? Ә моңа кадәр ни белән булса да шөгыльләнгән бар идеме?
- Кечкенә чакта кызыл балчыктан әйберләр әвәли идем. Пәке белән агач кисеп сурәт төшергән дә, картыйга (бездә дәү әнине шулай диләр) орчык, күәс калагы, май яза торган бәләкәй калаклар ясап биргән дә булды. Йөзлиямал картый күз алдында әллә ни әйтмәсә дә, мине башкаларга бик мактый иде.
Күрәсең, ул мәлне нидер эшләргә вакыт җиткән булгандыр.Эзләнмәдем түгел - эзләндем. Бервакыт Декоратив гамәли сәнгать журналында Ульяновск янындагы Сухой Карсон авылы чүлмәкчеләре турындагы язмага тап булдым. Моңа кадәр Бөгелмә базарында шул авылдан чүлмәк сатарга килгән бер карт белән танышкан идем. Киттем шунда. Бер кич кунып, чүлмәкчеләр белән аралашып кайттым. Дөресрәге, төне буе сөйләшеп чыктык. Чүлмәк ясый торган станок - гончарный круг алып кайттым, әмма аның белән бер тапкыр да эшләргә насыйп булмады. Хәзер әнә пыялалар шомартырга файдасы тия.
Пыяла ни белән җәлеп итте - аның белән эшләүчеләр бар иде. Сәнгать фондындагы рәссамнарның тартма-тартма калдык-постык пыялаларның тик ятуына эчем пошып йөри иде. Тора-бара мин ул пыяланы мичкә куеп «пешереп» булуын белдем. Баштарак пыяла булгач, нинди булса да барыбер, дип уйлый идем. Шул тик яткан материалны әкренләп чистарттым, тәртипкә китердем. Бер танышымда тик яткан мич тә табылды. Менә шулай очраклы гына башланып китте. Эшләп карадым. Беренче тапкыр мичкә пыяла куйдым. Ул минем шундук «пеште». Алтын тапкандай сөендем. Яптым һәм бер ел буе кагылмадым, чөнки тормышымда кичектергесез хәл итәсе мәшәкатьләр булып торды. Мин әле ул чагында мичне нинди температурада күпме тотарга икәнен дә, нинди пыяла кирәклеге турында да берни белми идем, чөнки бернинди әдәбият юк. Эшләп карый-карый, ялгыша-ялгыша өйрәндем. Әлегәчә өйрәнәм. Таймерлары булмагач, тора-бара әллә ничә мич яндырдым. Менә шулай, 1996 елдан башлап ипләп кенә эшлим. Соңгы 4-5 елда чемодан сыман махсус мичтән файдаланам.
- Пыяла бик көйсез нәрсә. Үзегез бу эштә нәрсә мөһимрәк дип уйлыйсыз?
- Көйсез булса да, бу эштән ләззәт алам. Монда вак нәрсә юк, бар да мөһим. Пешергәндә, пыяла төсен үзгәртүчән. Башта нинди була да, пешкәч нинди буласын алдан чамалап-белеп торырга кирәк. Пыяланың составы бер-бере белән ярашырга - җылыну һәм суыну процессы бер булырга тиеш, юкса шартлый. Безнең Брянск пыяласы бар. Бу -аларның электән килгән һөнәрчелек. Элгәре анда 40 лап авыл пыяла пешергән булса, хәзер нибары бер «Star`Glass» компаниясе калды. Әмма ул җитештергән пыяла зур эшләргә бармый-шартлый. Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума, дигән сүз бар, гади пыяладан да күләмле әйбер эшләп караган чаклар булды. Элегрәк бернинди технологияне дә сакламадым. Ул эшләр күпмедер вакыттан соң ярылалар.
Хәзер исә өйрәнелгән, сыналган пыялалар белән генә эшлим. Кыйммәтрәк булса да, «спектрум» дигән Америка пыяласы сатып алам. Пешергәннән соң атып-бәреп йөртсәң дә, ул берни эшләми.
- Үтә күренмәле пыяла эшләр булгач, нигәдер Сезнең эшләр дә тәрәзә уентыгында булырга тиеш сыман...
- Мин аларны баштан ук тәрәзәгә түгел, стенага эләр өчен ясыйм. Рәссамнар, бу - декоратив кулланма сәнгать, диләр. Ә мин: «Юк. Ул кулланма-гамәли сәнгать түгел. Бу - җитди, сәнгати эш, дим. Гап-гади тәрәзә пыяласыннан ясалган эшләр дә рельефы, матурлыгы белән алдыра.Чисталыгы бар, шуның белән күркәм.
- Күренеп тора: пешкән пыяланың мөмкинлекләрен төрлечә сынап карыйсыз. Кечкенә пешкән «төймәләр» үзенә бер. Бу алымның өстенлеге нидә?
- Ул - смальта технологиясе. Башта һәрбер бәләкәй пыяланы мичкә салып түгәрәкләтеп алам. Аларның кабыргалары эреп юкка чыккач, тагын да матурланыбрак калалар. Шул тәтиләрне билгеле бер композициядә тезәм дә, пыялага җилем белән ябыштырам. Пыяла барыбер шул чисталыгы, бер «гөнаһсыз булуы» белән әсир итә. Чынлыкта исә интерьерда бүлмәне бүлү өчен кулланыла торган бер декоратив элемент кына булса да, ул, иң соңгы кирәкле нокта буларак, бик кыйммәт һәм үз урынында.
Әлеге ысул белән куфи стилендә шәмаил дә эшләп карадым. Аның өстенлеге шунда - мондый эш үтә күренмәлегә әйләнә. Ультрашәмәхә җилемнең өстенлеге бу. Мичең нинди булуга карамастан, теләсә нинди зурлыктагы пыяла-нигез белән эш итәргә мөмкин. Пыяланың ярашу-ярашмавы да мөһим түгел. Шул рәвешле 10нан артык эш башкарылды. Миңа ошады. Әлегә бу ысулны читкә куеп тордым, чөнки бер үк әйберне кабатлау кызык түгел.
Ике гади пыяла арасына төсле пыяла салып та эшләп карадым. Көтелмәгән нәтиҗәне күреп, үзем дә шаккаттым. Бик кызык килеп чыкты.
- Сезнең кебек останы эшсез тотмыйлардыр?
- Заказлар күп дип әйтеп булмый. Шулай да узган ел «Венеция» рестораны өчен зур заказ эшләдем.
- Сюжетлар үзеннән-үзе туамы?
- Төрлечә. Рәссам ул күзәтүчән бит. Күргәне дә, күңелдә туганы да була. Баштагы мәлдә көненә өчәр эш эшли идем. Мич миңа өлгерми - әзер эшләр, мич көтеп, киштәдә тора иде. Җим эзләп тибенгән тавык кебек, гел казынып кына тордым. Әйтик, бер тапкыр Казанга барганда төнлә давыл булды. Юлда бер сынган агачка игътибар иттем. Яфраксыз-нисез шул җансыз агачны пыялада күрсәтәсем килде. Аннан элегрәк иптәшем белән гөмбәгә бардык, гөмбә юк. Йөри торгач, кара җирдә яткан бер яфракка күзем төште. «Таптым! Үземә идея таптым!» - дип, сөенечемнән кычкырып җибәрдем. Һәр яфракка керамик калып ясап, төелгән пыяладан эшләнгән кызыклы гына эксперименталь панно килеп чыкты. Мин - флотта хезмәт иткән кеше. Иллюминатордан дулкыннан башка берни дә күренми. Хатирә буларак, шундый эш тә бар. Башкарылган эшнең инде чуты-чамасы юк.
- Нинди планнар белән яшисез?
Хәзер инде, булган тәҗрибәгә таянып, реаль әйберләр эшләячәкмен. Монда алгы планда эшләнгән эшнең күләме дә, темасы да мөһим түгел. Кычытканмы ул, шайтан таягымы, алабутамы, бәрәңге сабагымы... Кыскасы, җанга якын иң гади әйберләр булачак алар.

Фьюзинг (Fusing,инглизчәдән Fuse - «кайнау, эретү») - витраж эшләүдә чагыштырмача яңа технология. Ул 1990 елдан гамәлгә керә. Беренче витраж Германиядә эшләнә. Фьюзинг - пыяланы мичтә кайнату, пешерү техникасы. Мондый ысул белән эшләгәндә, пыяла белән пыяла арасында металл ялгау булмый. Төрле төстәге кисәкләрдән торган пыяла, 800 °C лы мичтә пешеп, тоташ пластинка хасил итә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: