Шәһри Казан

Фаил истәлеге

Язмыш кайларда йөртсә дә, кайларга илтсә дә, авыл баласының җаны барыбер туган табигатенең җылысын гомере буе тоеп яши, күңеле туган җиреннән аерылмый. Таңнарында, кичләрендә талгын җилдә агач яфраклары серләшүе, саф сулы чишмәләрнең чылтырап агышы, салют сыман яктыртып-ялтыратып табигатьне сәламләгән сыман күк күкрәтеп, ягымлы душтай яңгыры белән дөньяны яшәртеп, сафландырып үткән...

Реклама

Язмыш кайларда йөртсә дә, кайларга илтсә дә, авыл баласының җаны барыбер туган табигатенең җылысын гомере буе тоеп яши, күңеле туган җиреннән аерылмый. Таңнарында, кичләрендә талгын җилдә агач яфраклары серләшүе, саф сулы чишмәләрнең чылтырап агышы, салют сыман яктыртып-ялтыратып табигатьне сәламләгән сыман күк күкрәтеп, ягымлы душтай яңгыры белән дөньяны яшәртеп, сафландырып үткән болытлар, яңгыр артыннан балкып нурын чәчкән кояш, салават күперенең сихри матурлыгы кемнең генә күңелен әсир итмәс икән. Туган җиргә карата күңелдә булган бик күп сүзләр белән дә аңлатып бетерә алмаслык тирән хисләрне Фаил Шәфигуллин берничә сүз белән йөрәкләргә үтәрлек итеп язып куйган:
Күңелемдә арыш -
Сары сагыш.
Башак шавын ишетәм төннәрен...
Шушы сүзләре аша да Фаил күңеленең сафлыгын, җанының сабыйларча нечкәлеген, дөньяга, табигатькә карата изге карашлы икәнлеген аңлап була. Без бит - авыл балалары. Фаилнең әйт­кән, язып калдырган һәрбер сүзе - минем дә күңелемдә булган хисләремнең чагылышы. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган катлаулы язмышлы укытучы, үзешчән композитор Сәлимә апа Шәмсина Фаилнең хисләрен ягымлы көйгә салган. Ул вакытта, әле күптән түгел генә авылдан аерылып, күңел белән һаман авылны тоеп яшәүче бала буларак, бу җыр күңелемне битараф калдыр­мады. «Арышлар». Исеме үк туган якка булган җылы сагыну хисләрен яңартты. Сәлимә апа кайдан ишеткән-белгәндер, ничек эзләп тапкандыр, студент чагым гына иде әле. Татарстанның 10 еллыгы исемендәге мәдәният сараенда җыр түгәрәге алып бара идем. Шунда килде ул, җыр белән таныштырды. Дулкынлана-дулкынлана көйли башлады:
Оныта алмыйм һаман,
Газапланам, янам,
Инде кайда гына йөрмәдем...
Туган җирне сагынып көн итүче күпме кешенең җан авазы бит бу. Аның көе дә сүзләрнең эчтәлегенә тәңгәл.
Фаилгә сугыш башланганда ике яшь тулып кына килгән була әле. Сугыш афәтенең әчесен ул иртәрәк татый башлаган. Тышка чыгармыйча, барысын да эчтән кичергән.
Фаилнең чын образын аның шигъри юллары аша аңлый күңелем. Шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән өч җыр - «Арышлар», «Яшьлегем тугае», «Мин гармун булыр идем». Шушы өч җыр гомерем буе озата бара. Фаил белән бергә аның хисләрен көйгә салып мәңгелеккә калырлык җыр иткән Сәлимә апа Шәмсина, Зиннур абый Гыйбадуллин һәм Фасил абый Әхмәтов әле дә күз алдымда тора. Фаилнең көйгә салынган шигъри юлларында моң тулы табигать матурлыгы җәйрәп ята:
Көмеш йолдызлар яуганда,
Шаулаган чакта иген...
* * *
Мин гармун булыр идем,
Һаман җыр көйләр идем...
* * *
Тальян гармун булыр идем
Җәйге зәңгәр кичләрдә...
Һәр җөмләдә, һәр сүздә - җан җылысы, йөрәк ом­тылышы. Кеше китә, җы­ры кала. Дөньялыкта кылынган изге эшләрне, гамәлләрне җырга тиңлиләр. Халкыбызның язмышын, тарихын моңлы да, дәртле дә, сагышлы да булган җырга тиңләрлек.
«Фаилнең үлеме бик күпләрне гаҗәпкә калдырды. Аның кебек таза, аек һәм дәртле кеше кырык өч яшендә әле үлмәскә тиеш иде. Ул әле иҗат юлының уртасына да җитмәгән иде», - дип ачынып язып калдырды Нурихан ага Фәттах. Әле аның соңгы сәгатьләре, язмышының шаһитлары булганнар исәндер. Нигә алар дәшми? Җаннары сызланмыймы икәнни?! Күргәннәрен, кылган гамәлләрен ачып гафу үтенсәләр, җаннары тынычланыр иде.
Әйе, Җәлилнең дә, Фаилнең дә гомерен моңлы җырга тиңләргә мөмкин. Үз җырындагы сүзләре Шагыйрь­нең соңгы авазы булып яңгырый:
Күзләрең сагышлы,
дип әйтте бер тургай,
Нишлим соң, тургаем, сагынмый.
...Өздереп сайрама,
Хәлемне сорама...
...тургаем...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: