Шәһри Казан

Фаил ШӘФИГУЛЛИН (Шигърият)

Туып үскән нигез ташларына Меңәр яшьлек ташлар тып-тын ята, Кычытканнар шашып чәчәк ата... Ят бакчачы бага бакчаны. Бар тирә-як чумган тирән моңга, Ни өчендер тормыш сүнгән монда, Кычытканнар җиңгән ташларны. «Ничә еллар сезне иңебездә Йөртсәк тә, юк рәхмәт сүзе безгә, Апа, абый, сеңел, туташлар. Калдырдыгыз ласа безне ятим, Кычытканнар хәзер...

Туып үскән нигез ташларына
Меңәр яшьлек ташлар тып-тын ята,
Кычытканнар шашып чәчәк ата...
Ят бакчачы бага бакчаны.
Бар тирә-як чумган тирән моңга,
Ни өчендер тормыш сүнгән монда,
Кычытканнар җиңгән ташларны.

«Ничә еллар сезне иңебездә
Йөртсәк тә, юк рәхмәт сүзе безгә,
Апа, абый, сеңел, туташлар.
Калдырдыгыз ласа безне ятим,
Кычытканнар хәзер безгә хәким», -
Дияләрдер сыман бу ташлар.

Авыру аккошлар күк боек ташлар,
Кем ул әнә күзләрендә яшь бар,
Сезгә башын салып ник елый?..
Йөрәгендә лә сез кемнәрнеңдер,
Кемдер күрә сезне төшендә гел -
Туып үскән нигез онытылмый.

* * *
Диңгезче абыйга
Бер анадан туып, бергә үстек,
Бер сыныкны бүлеп ашадык.
Бер чишмәгә ятып сулар эчтек,
Бергә дөнья гизә башладык.
Җиңелен сайлап күтәрмәдек йөкнең -
Үпкәләмәс туган ил безгә.
Иген иктек җирдә, көтү көттек,
Зур кораблар йөрттек диңгездә.

Кеше бәхетеннән көнләшмәдек,
Табынмадык малга, акчага.
Кайгы килсә тешне кысып түздек,
Эндәшмәдек йөрәк янса да.

Сагынырлар әле безне таулар -
Таулардай хөр, горур яшәдек.
Баш очында безнең каен шаулар,
Чирәм чыгар язын яшәреп.

Диңгез
(Яһүдчәдән)
Бер бит шигырем суга төште минем,
Йөргән чакта диңгез яры буйлап.
Зәңгәр язуларны юып алгач,
Зәңгәрләнде диңгез гүя ныграк.

Түзәлмәдем, дәштем диңгезгә мин,
Хәсрәтләнеп, телгәләнеп бәгърем:
«Нигә соң ул бөек тирәнлеккә,
Нигә соң ул? Бир, кире бир шигырем!»

Чайкалды да әкияттәге сыман
Төсен бозды зәңгәр киңлек менә.
«Мин музыка язам, - диде диңгез, -
Юләр малай, синең сүзләреңә».

Дулкынга дулкын
Давыл чәрдәкләгән болыт
Диңгезгә әйтте куркып:
- Дулкынга дулкын бәрелде,
Дулкынны йотты дулкын.

Диңгез көлде:
- Ялгышасың,
Булмас андый хәл, юктыр;
Дулкынга дулкын сарылды,
Дулкыннан туды дулкын.

Реклама

Эш коткара
Нишләр идем эш булмаса Эч пошканда?
Салкын сүздән җаным туңса, Эш коткара.
Рәнҗетелсә бер хаксызга, Йөрәк яна.
Әйләнми ул ләкин көлгә - Эш коткара.
Гел сызласа күңелдәге Әрсез яра,
Тешем кысып, эшкә ябышам - Эш коткара.

Гомер
Н.Арсланга
Кыштыр-кыштыр...менә кызык... булдыра бит:
Ак кәгазьдә кәкре-бөкре юллар кала...
Зурлар өйдә юк чагында юри генә,
Уйнап кына кулына каләм алган бала.

Вакыт уза метеор кебек, яшен кебек,
Еллар ай күк, айлар ел күк тоела аңа.
Көне-төне йөзә уйлар диңгезендә
Уйнап кына кулына каләм алган бала.

Яшь кәләшкә күңелсездер: кайчагында
Театрга, киноларга ялгыз бара...
Дала, таулар, рудникларда нидер эзли
Уйнап кына кулына каләм алган бала.

Кешеләр өчен кызганмый ул саулыгын да,
Кирәк булса, йөрәген дә утка сала...
Ак кәгазьдәй ап-ак чәчле кеше инде
Уйнап кына кулына каләм алган бала.

Ышанмагыз, авылдашлар
Читтә тормыш яхшы, диләр,
Ышанмагыз, авылдашлар:
Кызыкмагыз, авылдашлар,
Киткәннәргә авылын ташлап.

Кайда да бер кояш, диләр,
Ышанмагыз, авылдашлар:
Безнең авыл өстендәге
Кояш якты бар кояштан.

Арышлар*
(Җыр)
Оныта алмыйм һаман,
Газапланам, янам,
Инде кайда гына йөрмәдем, -
Күңелемдә - арыш,
Назлы тавыш, -
Башак шавын ишетәм төннәрен.

Үтсә җилләр исеп,
Шаулый диңгез кебек,
Офыкларга җитеп офыктан.
Күпме җырлар оттым,
Һәм оныттым,
Тик арышлар җырын онытмам.

Дулкынлана арыш,
Җанда таныш сагыш,
Көннәр инде көзгә авышкан.
Авылым кырларына
Мин һаман да
Сезне сагынып кайтам, арышлар.
*С.Шәмсина музыкасы.

Акбүз ат*
(Җыр)
Нәрсә сөйләп озатып калды сине ак каен,
Балачагымның хыялы - акбүз аткаем?

Таң нурында ялкынланып янды ялларың,
Күпме йөгерсәм дә сине тота алмадым.

Эзләреңнән йөзләремә энҗе сибелде,
Өметме син, бәхетме син, яшьлек идеңме?..

Җанны назлый якты бер моң - исемә төшми;
Кайдадыр таулар артында акбүз ат кешни.

Акбүз ат,
Кайтырсың дип көттем сине
Озак, бик озак...
*М.Яруллин музыкасы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: