Шәһри Казан

Фатих КУТЛУ: «И остазым, төшләремә керсәңче...»

2000 елның 26-27 апреле - татар әдәбиятының йөзек кашы, газиз остазым Аяз Гыйләҗев белән үзенең йортында танышып икәүдән-икәү гәп кору бәхетенә ирешкән көннәр... Ул вакытта: «Кайсы әсәрегезнең төрек теленә тәрҗемә ителүен теләр идегез?» - дигән соравыма, ике дә уйлап тормыйча: «Өч аршын җир»не, - дип әйткән иде, мәрхүм. Ул бакыйлыкка...

Реклама

2000 елның 26-27 апреле - татар әдәбиятының йөзек кашы, газиз остазым Аяз Гыйләҗев белән үзенең йортында танышып икәүдән-икәү гәп кору бәхетенә ирешкән көннәр...
Ул вакытта: «Кайсы әсәрегезнең төрек теленә тәрҗемә ителүен теләр идегез?» - дигән соравыма, ике дә уйлап тормыйча: «Өч аршын җир»не, - дип әйткән иде, мәрхүм. Ул бакыйлыкка күчкәннән соң, аның бу теләген үземә әйтелгән васыять дип кабул итеп, түкми-чәчми, үз халкыма җиткерергә тырыштым, һәм әсәр алдан ук планлаштырган төсле, аның шушы сүзеннән 8 ел вакыт үткәч, 2008 елда 80 еллыгына бүләк рәвешендә Төркиядә басылып чыкты, һәм төрек халкы аны бик нык яратты. Ә «Өч аршын җир» тәрҗемәсе шушы көннәрдә «Авразия» Язучылар берлегенең «Төрки телләрдән төрекчәгә иң яхшы роман тәрҗемәсе» номинациясендә премиягә лаек булды.
Остазымның каберен зиярәт кылырга бик теләсәм дә, «Васыятен үтәмичә, анда нинди йөз белән бармак кирәк?!» дигән уй күңелемне бимазалап торды.
«Өч аршын җир» төрекчә тугач, сөенә-сөенә хозурына бардым һәм кабере янында аңа түбәндәге юлларны теркәдем:

«ОСТАЗЫМНЫҢ КАБЕРЕ ЯНЫНДА
Бүген - 20 апрель, дүшәмбе көн. Сөекле Пәйгамбәребез туган көн. Ниһаять, бу - зиратың янына килгән көн.
Олуг Раббым хата вә кимчелекләреңне кичерсен, гүр газапларыңны җиңеләйтсен, сират күпереннән яшен тизлегендә үтеп, җәннәтләргә керергә насыйп әйләсен!
Мин шәкертең һәм тугрылыклы гомер юлдашың Нәкыя апам белән хозурыңда басып торабыз. Ә кулымда «Өч аршын җир» әсәреңнең төрекчәсе... Теләгең, васыятең бер ел элек чынга ашты, газиз остазым. Хәзер «Җомга көн кич белән...»еңне тәрҗемә итәм.
И остазым, төшләремә керсәңче... Сине сагынабыз. Без дә берәр вакыт фани дөньядан сезнең янга күчәчәкбез. Раббым безгә дә дөньядан яхшы эзләр калдырып китәргә язсын.
Хәзер әлегә соңгы оныгың булып туган Маликка исем кушарга барабыз. (Син мәңгелеккә күчкән көнне - 13 мартта дөньяга килгән.) Бу күркәм вазифаны башкаруымны Нәкыя апам үтенде. Бусы, әлбәттә, минем өчен олы бәхет! Малик атлы бу бала бәлкем сезнең дәвамчыларыгыздан булыр. Исеме дә бит ия, хуҗа дигәнне аңлата. Сезнең мирасыгызга ия хуҗа булсын иде.
Мәрхәмәтле Раббым балаларыгызга, кыямәткәчә киләчәк нәсел-ыруларыгызга камил иман белән бу дөньядан күчеп, җәннәтләргә керергә язсын!


Олы ихтирам белән,
Фатих Кутлу.
10 сәгать 20 минут.
20.04.2009.
Яңа Бистә татар зираты»


«И остазым, бүген түбәндәге хисләремне кәгазьгә төшерер өчен махсус синең йортыңа килеп, иҗат бүлмәңдә утырдым.
Теге вакытта «Өч аршын җир»не дигән җавабың шундый ихлас күңелдән әйтелгән ки, фәрештәләрнең «амин!» дигән чагына туры килгән. Әлеге теләгең, таза орлык булып, дөнья йөзенә чәчелде һәм бүген «Өч аршын җир»ең ничә мең аршын җирне, ничә мең күңелләрне яулап-биләп алды. Нинди бәрәкәтле әсәр иҗат иткәнсең син! Илле ел вакыт үтүгә карамастан, вакыт җиле аны таушалта алмады».

Төркиядә өченче мәртәбә басылып чыккан мәлләрдә мәгънәле бер төш күрдем. Төшемдә бер мәктәпнең ашханәсендә әдәби кичә оештырылган икән. Анда өстәл янында татар язучылары гына утыра. Алар арасында мин Сезне күреп шаккатам. Шатлыгымнан үз алдыма: «Аяз абый монда, Аяз абый да монда!» - дип куям. Өстеңдә ак күлмәк, кара костюм, син илле-илле биш яшьләр тирәсендә һәм бик сәламәт-таза күренәсең. Шунда бер нәрсә күземә ташлана. Башкалар сине күрсәләр дә, чираттагы бер язучы итеп күрәләр һәм әллә ни игътибар итмиләр. Ә син алар арасында аерылып торасың. Мин моны аермачык сизәм, күрәм һәм бер үк вакытта гаҗәпләнеп: «Аяз абый алар арасында йөри бит, ник моны сизмиләр, абайламыйлар?» - дим.
Бөтен язучылар урнашып беткәч, кичәне алып баручы ханым микрофонны хөрмәтле галим Фоат ага Галимуллинга суза. Ул чыгышын болай башлады: «Мин сүзне Аяз Гыйләҗевкә бирәм. Ул сезгә Фатих Кутлуга карата хисләрен, уй-фикерләрен җиткерәчәк», - дигәч, мин аптырап киттем. Мондый нәрсәне һич көтми идем. Аяз абыем, микрофонны алып, халык алдына чыгып басты да, арлы-бирле йөри-йөри, фәкыйрегезгә карата ярату хисләрен озак итеп сөйләде. Ул сөйләгән вакытта мин бөтенләй оялдым һәм, кичәне алып баручы ханым янына барып: «Сүзне хәзер миңа бирегез, мин дә аңа карата ярату-хөрмәт хисләремне халыкка җиткерергә телим», - дим һәм, ни кызганыч, уянып китәм. Шулай да «Рухы шатланган икән» дип сөенеп куйдым аннары.
Төшемдә әйтә алмаган ярату-хөрмәт сүзләремне бүген өнемдә сөйләргә телим.
«И минем күңелемне яулап алган кадерле остазым!
Син бүләк иткән дүрт том әсәреңне ничә мәртәбә укып, татар телемне камилләштерергә, баетырга тырыштым. Һәм синең әсәрләрең аша мин татар теленең тәмен тойдым, байлыгын күрдем, синең фикер биеклегеңә хәйран калдым, каһарманнарыңда үземне шәйләдем, шуның өчен мин сине рухыма бик якын күрәм. Сине искә алганда күзләрем дымлана. Син бит мине татар әдәбиятына тартучы кеше. Әле беренче күрешүебездә үк үтә түбәнчелек белән: «Фатих бәй, Сез минем йортыма кояшның бер кисәген алып кердегез. Рәхмәт!» - дип, автограф яздыгыз. Башымнан сыйпап, аркамнан сөеп: «Мөхтәрәм Фатих бәйгә - гаҗәеп бер төрек баласына, чиксез яратып, зур өметләр баглап бүләк итәм шушы китапларны», - дип яздыгыз бүләк иткән китабыгызга.
Димәк, синең белән күрешү минутларында күңелемә татар әдәбиятына карата мәхәббәт орлыклары чәчелгән икән. Ул орлык бүген яшь агачка әверелде. Яшь булса да, синең «Өч аршын җир»еңә утыртылганлыктан, мул җимеш бирә башлады.
И татар милләтенең горурлыгы бөек зат!
Ходай Тәгаләм мин фәкыйрьне синең белән очраклы таныштырмагандыр. «Татар телен, әдәбиятын бик яратасың икән, менә сиңа остаз», - дигәндер бәлкем, кем белә. Әйе, мин сине остазым итеп күрәм. Ә син фәкыйреңне шәкертең итеп күрәсеңме икән? Миңа: «Шәкертем!» - диярсеңме икән?!»

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: