Шәһри Казан

Фатыйх Сибагатуллин: «Хатын-кызны яратып кына җиңеп була»

Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин сәясәт, дин һәм хатын-кыз турында - Фатыйх Сәүбанович, сезгә якын булган сәясәт, тарих темаларыннан читкә китеп, бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызның урыны турында сөйләшик әле. - Аның урыны түрдән. Бөтен рухи тәрбия - хатын-кыз­дан. Тау халыкларын гына алыйк, үзләренең намусларын, горурлыкларын яклап үләргә дә әзер итеп аларны...

Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин сәясәт, дин һәм хатын-кыз турында

- Фатыйх Сәүбанович, сезгә якын булган сәясәт, тарих темаларыннан читкә китеп, бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызның урыны турында сөйләшик әле.
- Аның урыны түрдән. Бөтен рухи тәрбия - хатын-кыз­дан. Тау халыкларын гына алыйк, үзләренең намусларын, горурлыкларын яклап үләргә дә әзер итеп аларны әтиләре тәрбияли дип уйлыйсызмы әллә? Әлбәттә, юк! Анда гаиләдә төп тәрбияче - әбиләр. Аларны хәтта биергә дә әбиләре өйрәтә. Татар егетләренең дә хатыны маржа икән, көт тә тор - малае урыс булачак.Тик менә татар кызлары гына катнаш никахта балаларын үз милләтләрендә тәрбияли алмыйлар.


- Сезнең гаиләдә балалар әтиләреннән түгел, әниләреннән ныграк курка дияргә телисезме?
- Беренче гаиләмдә дә, икенчесендә дә балалар тәрбиясе белән тулысынча хатыннар идарә итә. Кыз быел мәктәпне тәмамлый. Әнисе беркөн миңа әйтә: «Сөйләш әле, кая укырга тели, нинди планнары бар икән», - ди. Сөйләштем. Берьюлы ике вузда укып, ике юнәлештә белем аласым килә ди: юрист һәм психолог. Икенче көнне әнисенә, әти минем белән сөйләште, ди икән. Ничек бит ул менә... Бер уйласаң, мин әнисе әйткәнгә сөйләштем бит. Акыллы хатын үзе идарә итеп тә, ирне өстенлектә калдыра ала.


- Димәк, хатын-кыз көч­лерәк?
- Берсүзсез. Хатын-кыз­ны яратып кына җиңеп була. Нәсел дә хатын-кыздан бара. Күпме күзәткәнем бар: әти кеше нинди генә зур шәхес булмасын, әнисе укымышлы, зыялы кеше түгел икән, баласында да юк. Үзебез белгән кешеләрне генә барлап чыксак та, күрербез: күбесенең әниләре искитмәле акыллы, төпле хатыннар. Мин моны атларда да күзәтәм. Нинди генә яхшы айгыр булмасын, бия начар икән, яхшы колын көтмә.

Реклама


- Безнең татар халкында һәм, гомумән, исламда хатын-кыз - ир-ат ышы­­гында, нәсел шә­җәрәсе дә, бәлки, шуңа күрә әти ягыннан алып барылгандыр.
- Мин Израильгә барып, иудистларны, Ватиканда - католикларны, Франциянең Шампан шәһәрендә, Германиянең Штундел шәһәрендә - протестантларны, Гарәбстанда булып, исламны өйрәндем һәм хаҗ кылдым. Шулардан чыгып әйтәм, безнең әби-бабаларыбыз тоткан диндә, мин аны традицион дин дип атыйм, хатын-кызның урыны - түрдән. Бу очракта сүз Гарәбстаннан килгән дин турында бармый. Алар хатын-кызны кешегә дә санамый. Без, хатын-кыз дигәндә, иң беренче чиратта әни кешене күз алдында тотабыз. Әниемне түбәнсеткән динне мин алга куя алмыйм. Гап-гади бер мисал. Борынгыдан ук әбиләребез яшьлекләрендә дә, кияүгә чыкач та матур итеп ачык төстәге, чәчәкле-бизәкле күлмәкләр киеп йөргәннәр, ир-ат кара кәчтүм кигән. Гарәбстанда нәрсә? Ир-ат ак киемнән, хатын-кызның башыннан кара капчык киертәләр. Бу булдымы дөреслек? Татар хатыннары укый-яза белмәгән, диләр. Болар берсе дә чынбарлыкка туры килми. Татар халкы элек-­электән бик укымышлы булган. Һәр авыл мулласы малайларга сабак бирсә, абыстай кызларны укыткан.


- Фатыйх Сәүбанович, сәясәт турында сөйләшмибез дисәк тә, үземә-үзем каршы килеп, бу соравымны бирмичә калдыра алмыйм. Быел көзгә Дәүләт Думасына сайлаулар. Үз кандидатурагызны куясызмы?
- Дәүләт Думасында мин табигый чималлар, табигатьне файдалану һәм экология комитетында эшлим. Эшчәнлекнең иң зур өлеше углеводород белән бәйле. Аның утилизациясе, кулланышы һәм табигатьне саклау юнәлешендә сүздә генә түгел, гамәлгә кергән, тормышка ашкан эшләребез бик күп. Кайчандыр нефть чыккан төбәкләрдә зур факеллар янып тора иде, мисал өчен, бер Нурлат районында гына шундый тугыз факел булган булса, бүген бер «аварийный» калды. Бу - зур суммадагы акча һәм экология куркынычсызлыгы да. ­Россиядә бердәнбер булган Саба орлыкчылык-селекция үзәгенең нәкъ менә Татарстанда төзелүе дә Рөстәм Нургалиевичның ярдәме һәм минем тырышлык нәтиҗәсе белән булды. Урта Кабанга 24 канализация торбасы чыга иде, бүген берәү дә юк. «Нәфис»­тән ис килә дип күпме зарланыштык, бу да хәл ителде. Башкарылган эшләрнең бу бик азы гына, эшлиселәр тагын да күбрәк. Шуңа күрә киләсе сайлауларда мин үз кандидатурамны куячакмын.


- Уңышлар сезгә, Фатыйх Сәүбанович!
- Саубуллашканчы әйтеп калыйм әле. «Шәһри Казан» газетасының исеме миңа авылдан Казанга укырга килгән елларымны искә төшерә. Күз алдыма шул чорда яшәүчеләр килә, мин аларны «шәһриказанлылар» дип олылап әйтер идем. Зыялылык, сабырлык, тәрбия белән аерылып тора иде алар… Бүгенге казанлыларны да шулай укымышлы итеп күрәсе килә. Сезнең дә укучыларыгыз күп булсын! Күркәм гадәтләрне югалтмаска кирәк.
- Яхшы теләкләрегез чынга ашсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: