Шәһри Казан

«Фестиваль асфальттан барган кебек җилдерә»

Бу арада сүз күбрәк XI Казан халыкара мөселман киносы фестивале турында бара икән - бу табигый. Чөнки без аны көтеп алабыз, программага кертелгән фильмнарны карау белән генә чикләнмичә, кунак булып килгән артистларны, режиссерларны да күреп калырга тырышабыз.

Фестивальне ачу, ябу тантаналары, кызыл келәм буйлап үтүче кунаклар - бу инде казанлылар тормышындагы җете вакыйгалар буларак истә кала торган мизгелләр. Үткән шимбәдә Камал театрында фестивальне ачу тантанасы да бик матур, югары дәрәҗәдә узды. Канн фестивале дип авыз суы корытасы юк - үзебезнеке бар, шөкер.

Б ыелгы фестиваль кай ягы белән истә калыр - ниндидер нәтиҗә ясарга, бәлкем, иртәрәктер, әмма сайлап алу комиссиясе дөньяның 55 иленнән 735 фильм кабул иткән икән инде, бу фестивальне үсештә күрсәтүче фал. Юкка гына фестивальнең сайлап алу комиcсиясе рәисе, кино белгече Сергей Лаврентьев: «Бәлкем ниндидер «очлырак почмаклар» да кирәк булгандыр, әмма фестиваль асфальттан барган кебек җилдерә, бу артыгы белән яхшы!» - дими инде.

Дөрес, Сергей Лаврентьев моны елдан-ел арта барган тәҗрибә белән дә, фестивальнең абруе арту белән дә бәйли. Икенче яктан караганда, ул әйтмеш­ли, хәзер кино төшерүнең әллә ни авырлыгы да юк сыман. «Дустың Петьканы, йә булмаса Реналияне, хатыныңны, апаңны, этеңне, песиеңне чакырасың да - төшерәсең». Тик ничек төшерәсең бит? Андый «җайлы гына» төшерелгән картиналар узган елда гына да шактый булган.

Реклама

- Бигрәк тә Гарәп Әмирлекләреннән җибәргән 70 фильмның 65ен гомереңдә бер тапкыр карамасаң да үкенә торган түгел иде. Хәзер исә алар да, бары тик фестиваль таләпләренә туры килгән, сыйфатлы фильмнар гына җибәрергә кирәклекне аңладылар. Быел җибәрелгәннәре элеккеләренә бөтенләй дә ошамаганнар. Бу безгә җибәрелгән киноматериалның сыйфаты арту турында сөйли, - ди ул.
Фестиваль фонында үзе­безнең кино осталары ничек күренә? Бу хакта, ягъни Татарстан кинематографындагы гомум тенденцияләренә журналистлар белән узган матбугат киңәшмәсендә сайлап алу комиссиясе әгъзасы, кинорежиссер Алексей Барыкин аерым тукталды.

- Беренчедән, - дип ассызыклады ул, - татар киносы сизелерлек үсештә. Фильмнар арта, сыйфаты үсә. Төп үзенчәлек - кинематографка яшь буын килде. Аны узган ел да күзәткән идек. Төрле шәһәрләрдә: Мәскәүдә, Петербургта, Чебоксарда һ.б. булганда, мине белмәгән кешеләр килеп сүз каталар, танышалар. «Сез Казан фестиваленнән бит, карагыз әле», - дип, дискларын бирәләр. Алар бервакытта да Казанда булмаганнар, монда килергә бик телиләр. Фестивальең дәрәҗәсе бар. Аны кайбер урында кемдер бәяләп бетермәскә дә мөмкин, әмма башка шәһәрләр күзлегеннән, ерактан караганда, ул бик яхшы күренә. Булганның кадерен белергә кирәк!

Инде билгеләп үткән идек: конкурс программасында төп ике тема өстенлек итә. Берсе гастарбайтерлар, эмиграция темасын үз эченә алса, икенче зур тема - көчле рухлы, иҗади затларны ачып биргән картиналар. Шулар арасында үзебезнең Гөлшәһидәләр, Рудольф Нуриевлар булу үзе бер горурлык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: