Шәһри Казан

Фидания ЛЕРОН: «Яратам» сүзен көн дә ишетәм»

Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронны кайсыбыз гына белми икән?! Юмор остасы, газетабызның «Көлке савыты», «Каләмле галәм» кебек рубрикалар авторы турында күп укыган, күп ишеткән бар. Әмма анысы аның Ләбиб абыйның үз теленнән, үз каләменнән тамган «сый-нигъмәт». Ә тормыштагы Ләбиб абый ниндиме? Беренчедән, ул гаиләдә Ләбиб түгел, Ленарис (әнисе Шәргыя апа кушкан...

Реклама

Җете кызыл тиз уңмый
Ләбиб абыйны көн саен тәмле аш, өчпочмак яисә коймак пешереп сыйлаучы, гел елмаеп-көлеп кенә торучы Фидания апа мине үз кызыдай каршы алды. 22 яшьлек Бәхтияр белән яшь тә сигез айлык Фәридә (Ләбиб абый белән Фидания апаның олы кызлары Айсылу Леронның кызы. - Г.Җ.) уйнап утыра, хуҗабикә, аш-су бүлмәсе белән кунак бүлмәсе арасына тузан төшерми, йөгереп кенә йөри.
- Без Ленарис белән укыганда ук таныштык инде, үзең дә беләсең, - дип, яшьлек еллары хатирәләрен яңарта Фидания апа. - Ул КДУның журналистика бүлегендә, мин аннан ике курс алданрак татар теле бүлегендә укыдым. Танышу белән арттан калмый йөри башлады ул. Бишенче курста идем ул вакытта, укытучыбыз Сәгадәт абый Ибраһимов җитәкчелегендә, мәкаль-әйтемнәргә кагылышлы диплом эше язу белән мәшгуль чагым. Ленариска да мәкаль белән генә җавап кайтардым: «Җете кызыл тиз уңа». «Уңмаячак - күр дә тор», - диде ул миңа. Ышанасыңмы, юкмы - ул елларда Камал театры белән Күчмә театрда (хәзерге Тинчурин театры) гына түгел, хәтта М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында да без карамаган спектакль-балет калмады. Киноларга да икенче кат йөри башладык. Шуның кадәр кызык һәм матур уза иде безнең аралашу - ул бәйрәмнәр, табигатькә чыгулар дисеңме, дуслар белән урам әйләнүләр, мәдәни чараларга йөрүләр...
- Шагыйрьнең Кукмара районындагы Октябрино авылы кызына карата хисләре тиз уңмады алайса?
- Ул миңа әле дә аны юк-юкта искә төшереп ала - уңмады бит, янәсе. Мин дә уңмагандыр дип исәплим. Без бит барыбер элеккеге буын кешеләре: кемгә кияүгә чыгам, ничек яшәп китәрбез, бу кеше акча эшләп таба алырмы икән дигән уйлар безнең чорда булмады. Ә хисләр, матди җирлеккә барып төртелмәсә, ызгыш-талашка күмелмәсә, җетелеген югалтмый ул.
- Ничек яшәп китәрбез, дигән уй бөтенләй урап уздымыни? Ләбиб абыйның шагыйрьлеге дә куркытмады алайса?
- Шагыйрьлеге дип... Ул вакытта бөтен кеше бертөсле иде. Мине дә, бу шигырь язып кына утырыр инде, дигән уйлар бимазаламады. Ленарисны тулаем иҗатта гына яшәде дип тә әйтә алмыйм - ул хуҗалыкта ир кеше кулын таләп иткән һәр эшне үзе башкарды. Туган нигеземнең каралты-курасында да Ленарисның кулы орынмаган җир калмагандыр. Үтә тырыш нәселдән, ул яктан тач әтисе. Ә шагыйрьлеге - дуслары белән яңа китап чыкканнарны, премия алуларны билгеләп үтүләр, иҗади бәхәсләр - аларны мин аны үзем дә гадәти итеп кабул иттем. Иң мөһиме - ул гаиләсе барлыгын беркайчан да онытмады.
Бу хакта иртәгә уйлармын
- Ләбиб абый иҗатта бөтен нәрсәнең дә койрыгын тотарга тырышты шикелле: аны шагыйрь дә, прозаик та, юмор остасы да, тәнкыйтьче итеп тә күреп була. Ә Сезнең өчен ул иҗатта кем, Фидания апа?
- Минем өчен - балалар шагыйре. 15 нче мәктәптә унсигез ел инде татар теле һәм әдәбияты укытам, Ленариска: «Син безнең мәктәптәге укучылар өчен өченче урындагы шагыйрь, - дип көләм. - Беренче-икенче урында Тукай белән Җәлил». Ленарис иҗатын иң элек миңа күрсәтә ул - һәр шигыре, һәр пародия, һәр робагыена иң әүвәл мин бәя бирәм.
- Шагыйрьгә иркенләп иҗат итәр өчен уңайлыкларны да хатын-кыз тудырырга тиеш. Өч бала белән ул җиңел бирелмәгәндер?
- Аерым иҗат бүлмәсе аның менә шушы дүрт бүлмәле фатирга күчкәч кенә булды - аңарчы ике бүлмәледә, өйләнешкән елларны гомумән, тулай торакта яшәгән кешеләр без. Хәтта бер ел язучылар йортының бер бүлмәсендә дә көн күрдек. Әмма, әйткәнемчә, юклык аркасында сүзгә килгәнебезне хәтерләмим - шулай булырга тиеш дип кабул ителгән, күрәсең. Әле бит кулда бер яшь тә өч ай аерма белән туган кызларыбыз - Айсылу белән Ләйлә дә бар. Рәхәт яшәдек, юклыкны сизмәдек тә шикелле. Зур сынауны безгә Ходай Тәгалә башка төрле итеп бирде...
- Бәхтиярнең авыру булып тууын Ләбиб абый үзенең алдан гарип балалы хатын-кызны күреп, шуны жәлләвенә бәйләп караган иде. Аның белән килешәсезме?
- Минем үземнең дә шундыйрак авыру балалы хатынга карап, бик кызганып узганым булды. Ә авырлы килеш андый кызганулар ярамый икән. Табиблар, улымны тапканда, эчемә ике яклап бик каты бастылар. Ике айлап узгач кына, улыбызның башка балалар төсле булмавын аңлап алдык - без йөрмәгән табиб, без узмаган массаж курсы калмады. Аяклы-куллы ул, шөкер, акылы гына балаларныкы кебек булып калды...
- Бу очракта Ләбиб абыйны да мактап алырга кирәктер. Сер түгел - андый авырлык килгән күп кенә гаиләләрдән ир кеше тизрәк китү ягын карый...
- Мин Ленарисны андый адымга бара торган кеше түгел дип беләм. Кызларыбызны да, улыбызны да яратып үстереште. Без Бәхтиярне, гомумән, бик яратабыз. Кызлар да энекәшләре өчен үлеп тора, телләрендә «безнең Бәхтияр, безнең Бәхтияр», генә. Балага дүрт яшь булгач, мин эшкә чыктым. Һәркем, алдан килешенгәнчә, минем эш сәгатенә җайлашып, өйгә - Бәхтияр янына ашыкты. Әтисез генә андый баланы үстереп тә булмас иде - аны бит юындырасы - кырындырасы, анда-монда алып барасы, киреләнгәндә, зур түземлек белән киендерәсе бар дигәндәй. Аларның һәрберсенә Ленарис тырышты. Үзебез дә үзгәрмәдек түгел: елыйсы килгәндә дә елмаерга, кайгы-борчудан да бәхет ясарга өйрәндек.
- Анысы ана кеше өчен меңләтә авыррак бирелгәндер?
- Мин Скарлеттның «Унесенные ветром» әсәрендәге сүзләре белән яшәргә өйрәндем: «Бу хакта мин иртәгә уйлармын». Җаныңны меңгә телгән һәр үзәк өзгеч хәлнең иртәгәсе көнгә әһәмияте дә калмаска мөмкин бит, шуңа да үземне вакытында бәргәләнмәскә көйләдем. Мисалга, Бәхтияр кечкенәрәк чакта авылдан әни шалтырата. Хәлләрне сораштыра. «Бәхтияр, пыр тузынып, безне ачуланып йөри әле», - димен моңа. Әни, үз колакларына үзе ышанмыйча: «Чынлап сөйлисеңме, кызым, сөйләшә башладымы?» - ди. Әйе, мин әйтәм, түлке русча. Чынлап әйткәндә, бер сүзе бар инде Бәхтиярнең: «Всё, всё».
Кухнядагы өстәлне бүләргә киттем
- Авыру бала, гаиләдәге кырыкмаса-кырык мәшәкать, иҗат кешесе белән гомер итү - Сез бик сабыр хатын-кыз, ахрысы, Фидания апа?
- Без гаиләдә бер йодрык булып яшәдек һәм яшибез. Синең-минем мәшәкать, синең-минем эш дигән нәрсә бездә юк. Мисалга, бакчадан кайтып керәбез, мин Бәхтиярне чишендереп, өсләрен алыштырып, кулларын юындырганчы, Ләбиб, кухняга чыгып, өстәл әзерләп куйган була. Мин бит ир, хатын әзерләргә тиеш, дип диванга барып ауса да берни эшли алмас идең. Ул яктан бөтенесен дә аңлап кабул итә белә - йөкне бергәләп тартабыз. Иҗадилыгына килсәк... Ул бик кызу кеше. Аеруча аның әйберләрендә, минемчә - тәртип, аныңча - бутап бетерү булса, кызып китә. Андый вакытта мин Фаил Шәфигуллинның сүзләре белән җавап кайтарам: «Синең белән телемне әрәм итеп торганчы, мин лутчы кухня өстәлен бүлә торам». Пырылдый башласа: «80 яшьләреңә кадәр шулай янымда мыр-мыр килеп йөрсәң ярар иде әле», - дим. Ленарис, сиксән бик аз бит ул, дигәч, ул яшьне 99га кадәр «үстердем».
- Иҗадилыгы тагын нәрсәләрдә чагыла, Фидания апа?
- Ул кая да булса киткәндә, мин тәрәзәдән кул болгап калырга тиеш. Мин кул болгап калсам, юлы уңа, дип исәпли. Шундый хорафатларга ышанучан. Кире әйләнеп керми ул. Яза алмаган чаклары булса, канәгатьсезлеге йөзенә чыга: «Көнем әрәм булды», - дип уфтанып йөрергә мөмкин. Әлбәттә, ул язарга утырса, без аны борчымаска өйрәндек. Язса, ул канатланып йөри башлый бит.
- Балаларга кем кырысрак булды да, тормышны кем күбрәк җигелеп тартты дип исәплисез, Фидания апа?
- Каян килеп Ленарис балаларга кырыс булсын ди инде?! Ул берәр гадәттән тыш хәл булса гына кырыс итеп әйтергә мөмкин. Ә болай әйтәсе килгән кырыслыгын минем аша әйттермәкче була. Ник утлы күмерне минем кул белән тотарга тырышасың, үзең әйт, димен ул чакларда. Мин күбрәк тартканмындыр да мин күбрәк зирәгрәк булганмындыр... Ленарисны тормыш ваклыклары белән борчыйсы килмәде. Фатир өчен түләү, көндәлек ризык алып кайтулар һәрвакыт минем җилкәдә. Шөкер, кызларыбыз бик тиз кул арасына керә башлады: Айсылуыбыз хәзер радиода ди-джей, концертлар, иҗат кичәләре алып бара. Ире Ленар белән Фәридә исемле кыз үстерәләр. Без исә әби белән бабай булдык та, карале, тормышның бөтен тәме, яме Фәридәдә булган икән, дип шатланып йөрибез. Оныгыбыз тууга, бабасы аңа Коръән китабы бүләк итте. Кече кызыбыз Ләйлә Мәскәүдә яши, бер журналда дизайнер-бизәүче булып эшли.
Мин өстенрәк булам
- Мин Ләбиб абыйны шәхси газетага биргән соңгы интервьюсыннан соң яратмый башладым әле...
- «Бер тапкыр да хыянәт итмәгән ирләр булмый ул!» дигән сүзләреннән соңмы? Син аны яшьлегең белән генә шулай кабул итәсең, гомер урталарына җиткәч, һәй, дип кенә карый башлаячаксың. Ул язманы мин үз кулларым белән редакцияләп җибәрдем, борчылырлык бер җирен дә тапмадым. Әлбәттә, шагыйрь кешегә гашыйк булмый калмаганнардыр, әмма мин беркайчан да тирәнгә кермәдем һәм һәрвакыт: «Мин мондый әйберләрдән өстенрәк», - дип карадым. Шуның өстенә, син әйткән ул мәкаләдә Ленарис: «Хатыным - иң кадерле кешем», - ди бит.
- Ә ир кешедән андый сүзне һәр көн ишетсәң дә күп түгел.
- Мин Ленаристан «яратам» сүзен еш ишетеп торам. Теге җете кызыл уңмаганын да еллар раслады шикелле. Яши-яши вак-төяк күзгә күренми, иң кадерле кыйммәтләр генә торып кала.
- Узган елларга карап, нәтиҗәләр сипләгәнегез бармы, Фидания апа?
- Еш уйланам. Әгәр шушы ук сынаулы гомерне кире үтәсе булса, мин кабаттан үтә алам. Яшь вакытта, балалар үскәндә сулкылдап елаган чаклар да булгандыр инде... Әмма шул ук еллар безне ныгыткан, шул ук Бәхтияребез безне бер йодрыкка туплап торган, берләштергән икән бит! Без яшәвебездән тәм таба белдек, хисләр кадерен югалтмадык. Гаиләбез матур, балаларыбыз исән-сау, бер-беребезгә терәкбез - тагын ни кирәк?! Аннан, яши-яши, бер кешегә әйләнеп бетәсең икән ул. Ә үз-үзеңне яратмый мөмкин түгел...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: