Шәһри Казан

Фирүзә Хафизова: «Иремнең үземнән акыллырак булуын теләдем»

- Җырчылар күбәйде, кайсы берсен истә дә калдыра торган түгел. Чыгалар да берсе киемен күрсәтә, икенчесе үзен күрсәтә дә, вәссәлам. Нәрсә җырлаганын да аңламый каласың, бахырның, - дип зарлана безнең күрше апасы. Күңелдә калмый икән, монда инде күршемне хәтерсезлектә гаепләп булмый. Андагы зиһен бөтен кешедә булсын иде әле! Күңелгә үтеп...

- Фирүзә, син инде яшьлек шаукымы белән сәхнәгә менгән кеше түгел, ике бала анасы. Соң булса да, уң булсын дип, яшьлек хыялын тормышка ашыру булдымы бу?
- Мин җырламаган кеше түгел. Студент елларында төрле бәйгеләрдә катнашып, лауреат булганым бар. Нигә күренмәдем, чөнки моңа кадәр үземне гаиләмә багышладым. Иҗат өлкәсенә бәлки кереп тә китмәгән булыр идем, очраклылык сәбәп булды. Радиода дикторлыкка кастинг уздырдылар. Бардым. Үтмәдем. Шуннан чыгып барганда, бер танышым эләктереп алды. «Кара әле, син бит җырлый идең», - дип, мине тавыш яздыру студиясенә алып кереп китте. Җырлап карадым, ошаттылар. «Шулмы сөю?» җыры студент елларында ук язылган иде. Аранжировка ясадык, ротациягә бирдек. Аңа кадәр шигырьләр генә яза идем, радиодагы әлеге очрашудан соң көйләр дә иҗат итә башладым. Мин, нигездә, үз җырларымны үзем генә башкарам. Шул җәйдә әлеге җырга клип та төшердек.

- Сәнгатькә килүең гаиләңә шок ясамадымы?
- Дөресен әйтим, ирем өнәп бетермәде. Ул минем мәктәптән үк активист булуымны, җырлап йөргәнне белми дә иде. Шул белеп бетермәү күпмедер каршылык тууга сәбәп булгандыр. Ирем дини гаиләдә үскән. Каенанам Нәсимә белән каенатам Мансур - ике тапкыр хаҗ кылган кешеләр. Шуңа күрә дә, хатын-кызга исламда җырларга ярыймы, юкмы, дигән сорау килеп туды. Ачыклык кертик дип, ирем белән казый янына бардык. Ул исә: «Әгәр дә аның
җырлары начарлыкка өндәми икән, моннан зыян юк», - диде. Өстебездән йөк төшкәндәй булды. Шуның өчен дә җыр язганда рифма туры килсен дип түгел, анда кешене уйландыра, тәрбияли торган мәгънә булсын дип тырышам.

- Бер-беребезне белеп бетермәү дисең, сез ничек кавыштыгыз соң? Димләделәрме әллә? Монда кем кемне сайлады?
- Икебез бер фирмада эшли идек ул вакытта. Хәзер ул эшмәкәр. Очрашып йөргәндә ул: «Мин әле биш ел өйләнмәячәкмен», - диде. Ул вакытта безгә 24 яшь иде. Әмма шуннан соң озак та үтмәде, ул үзе тәкъдим ясады. Илшат үзе Түбән Камадан, мин Актаныш районының Тат. Ямалы авылыннан. Беренче күрүдә үк ошаттым дигән әйбер булмады. Киресенчә. Торып-торып гашыйк булдым мин аңа. Чын мәхәббәт шулай була торгандыр. Яхшылыгы, акылы белән яулагандыр инде күңелне. Мөгамәләсе, хатын-кызга хөрмәт белән каравы, дөрес булуы, ниятләренең яхшы булуы белән. Мин укыганда да ирем үземнән акыллырак булсын дип тели идем. Кияүгә чыгар алдыннан үземә максат куйдым - эчә, тарта торган кеше белән бәйләнеп тә тормыйм, дидем. Илшат әле дә минем концерттан кайтканны йокламыйча көтеп тора.

- Язмышка ышанасыңмы?
- Юк. Мин Аллаһка ышанам, интуициягә таянам. Миндә ул көчле. Аяк тартмаган җиргә бармыйм. Тормышта төрле вакытлар була. Дөреслекне эзләгәндә, үземне кызыксындырган сорауларга җавапны исламда таптым.

- Хатын-кызның эше тавык чүпләп тә бетерә торган түгел, дибез. Синдә дә шулаймы?
- Мин - бик таләпчән кеше. Шкафта бөтен әйбер тасланган, һәммәсе үз урынында булсын миңа. Балаларны да шуңа күнектерергә тырышам. Өйдә гөлләр үстерергә, тәмле ризыклар пешерергә яратам. Улым Самат өченче класста укый. Бала белән шөгыльләнергә дә кирәк. Аның, «Без - Тукай оныклары» район бәйгесендә шигырь сөйләп, гран-при яулаганы да, мин язган җырлар белән телетапшыруда катнашканы да бар. Әмма соңгы вакытта дзюдога өстенлек бирә. Инде күзгә күренгән уңышларына куанабыз. Кызыбыз Сәйдә бакчага йөри, аның белән әле ныклап торып шөгыльләнгән юк. Бөтен нәрсәгә өлгерергә тырышам, шуңа да тизлек ярата торганмындыр. 5-6 нчы класста ук мотоциклда йөрергә өйрәнгән идем. Тора-бара әтинең машинасын йөртә башладым. Светофорда торганда да беренче булып кузгалып китү ягын карыйм.

- Әле үзең дә узган ел Совет районы мәгариф бүлеге район күләмендә уздырган «Әни, әнкәй, әнием» бәйгесендә гран-при яулагансың икән. Әти-әниең белән дә таныштыр инде.
- Әти-әни кочагында без ике кыз үстек. Әтием Рафил - авылда газ хезмәтендә, әнием Гөлсинә 40 елга якын авылда фельдшерлык-акушерлык пунктында шәфкать туташы булды. Бүгенге көндә дә медпунктны җитәкли.

- Ә син сайлаган һөнәр белән сәхнә арасындагы бәйләнеш ни кадәр?
- Педагог бөтен нәрсәне дә эшләргә тиеш дип карасак, бәйләнеш гел юк түгел. Мин Алабуга педагогия институтының татар теле һәм әдәбияте, урыс теле һәм әдәбияте бүлеген кызыл дипломга тәмамладым. Хәзер балалар бакчасында татар теле дәресләре алып барам.

- Шулай булса да, син инде үз альбомын чыгарган автор-башкаручы бүген. Артист тормышы гомер агышыңа үзгәрешләр керттеме?
- Үзгәрешләрне үзем дә, минем якыннарым да тоя. Җырлап кайткач, бөтенләй икенче кешегә әйләнәм. Үземне җиңелрәк хис итә башлыйм. Бу, бәлкем, үз агымымда ага башлавымдыр дим. Тормышның ритмы ук үзгәрде дисәк тә була. Җәен көнгә икешәр Сабантуйда чыгыш ясарга туры килде. Гастрольләргә дә чыккаладым. Хәзер инде башта туган ягым Актанышта, аннан Казанда да дискымның презентациясен эшләү турында хыялланам. Минем әле
тагын җыентыкка кермәгән, дөнья күрмәгән 30лап җырым бар.

- Синең имидж үзенчәлекле. Кем булышты?
- Беренчедән, мин шәрәлекне өнәмим. Әбекәй тәрбиясе дә үзенекен иткәндер. Сәхнә образы өстендә эшләгәндә танылган дизайнер Надежда Әюпованың ярдәме зур булды. Ул юнәлеш бирде.

- Тормышта иң мөһиме, синеңчә, нәрсә?
- Минемчә, бер-береңнең кадерен белеп яшәү, якыннарыңның исән-сау булуы бик мөһим.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: