Шәһри Казан

Флюра Сөләйманова: «Кайчан уздың, гомер, сизмәдем...»

Каршымда - моң чишмәсе. Татарстанның халык артисты Флюра апа СӨЛӘЙМАНОВА башкаруындагы тере концертка кинәнеп туймыйм - булса да булыр икән тавыш, булса да булыр икән моң! Шушы җырчыгамы инде заманында: «Тавышың юк!» - дип ишек япканнар да, шушы шәхеснеңме: «Син - ямьсез, сәхнәгә менмә!» - дип күңелен төшергәннәр? «Әниемә» (Г.Каербеков...

Ятимлек ачысы - бәгырьдә
Кама Тамагы районының Иске Барыш авылы кызы Флюра апаның фронтовик әтиләре Зыятдин турында әллә ни хатирәләре калмаган шул. Ул фронтта чакта ук һәлак булган. Сугыш чоры балалары өчен әтисез ятимлек гадәти диярлек булган инде: кемнең генә әтисе исән-сау кайту бәхетенә иреште икән? Ә менә икенче канатың - әниеңне дә югалту...
- Без әнидән биш бала калдык, - дип искә ала Флюра апа. - Әниебез Кәримә дә япь-яшь килеш китеп барды. Кырыгы да тулмаган иде әле. Баздан салкын катык алып менеп эчкән дә, үпкәсенә салкын тидергән. Утыз бердән алып кырык бер аралыгында туган биш туган инде без: әни китеп барганда, сеңлем Фәниягә - 2, миңа 4 яшь иде. Өйдә әнине соңгы юлга озатып юганнарын хәтерлим. Аннан, кабер казыгач, мине әни янына төшергәннәр. Шунда, әнине кочаклап: «Әни, китмә, әни, уян», - дип шактый үксегәнмен. Үзем дә аптырыйм хәзер: нинди мәнсезлек булгандыр анысы, ничек сабый баланы гүргә төшермәк кирәк?! Әле ярый анысы хәтергә кереп калмаган, кеше сүзеннән генә беләм. Ә менә ике тыкрык аша әби-бабайлардан калган төп йортта яшәүче әнинең апасы Рәхимә апаларга бару хәтердә. Мине һәм Фәнияне күтәреп, калганнарны ияртеп барды апа өйгә кадәр - ябалак-ябалак кар ява иде ул көнне. Шуны хәтерлим: сап-салкын кар бөртекләре шәрә аякларга төшә дә эреп юкка чыга, тән куырылып-куырылып ала. Әмма ятимлек ачысы белән чагыштырганда, хәерчелек-киемсезлек алай ук бәгырьгә үтмәгән.
- Әле әниегезнең апасы булгач, алай ук үксез булмагансыз икән - какмаган-сукмагандыр?
- Рәхимә түтәебез тракторчы иде - холкы кырыс булды. Шулай булмаса, ул елларны безне ачлыктан, үлемнән саклап та кала алмаган булыр иде. Үзенең бер малае бар, шуның янына тагын биш бала. Бет таралган вакытта ул безне толымсыз да итмәде: кайнар мунча ләүкәсенә чәчтән урап кына болгап ата иде, аннан кайнар суда катык белән чәчләрне юа. Хәтерлим анысын да: «Башым пешә», - дип кыбырсып алам, Рәхимә апа: «Пешми, пешми», - дип, юуын дәвам итә. Еллар үтеп, бертуганның кызы, шул тарихны тыңлагач: «Нишләп качмадыгыз?» - дип сорау биргән иде. Безнең андый уй башка да килгән булмады - шулай булырга тиеш, дип кабул ителгән. Апа әйткән һәр сүз җиренә җиткерелеп үтәлергә тиеш булды - көй көйләтүләр өчен заманы ул түгел иде.
- Ачлык дигәннәре сезне урап уздымы?
- Аллага шөкер, бакчадан бәрәңге өзелгәне, абзарның сыерсыз торганы булмады. Күпме үземне хәтерлим - гел мич арасында бәрәңге чистарта идем. Донбасстан әниемнең энесе төп йортка гаиләсе белән кайтып төпләнгәч, без кабат үз йортыбызга чыктык. Монда безне карау сигез яшькә өлкәнрәк Заһир абый җилкәсенә төште. Ул да тракторда эшләде.
- Ятим бала моңлы була, диләр, Флюра апа, килешәсезме?
- Бардыр инде - үзәгең өзелгәндә моңланмыйча булмый бит! Ятимлек турында бик сөйлисе килми дә бит... Мине урамда туктата-туктата җырлатып алалар иде - анда да ятимлеккә ишарә булган җырлар җырлый торган булганмын:
Син бәхетсез диләр кебек,
Кемнәргә карасам да...

- Алай җыр өлкәсенә тартылганыгызга өйдәгеләр каршы булмагандыр?
- Алар мине башкага ярамас та дигәннәрдер инде - мин туктаусыз җырлап йөри идем бит. Әмма алай да белем алып, шундук җыр сәнгатенә кереп китүләр насыйп булмады. Казанга килүгә, эшкә урнашу җаен карадым: стипендиягә генә җан асрый алмаган булыр идем, аннан аның бит әле тулай торак дигән мәсьәләсе дә касыкка төртә...

Мин аларга рәхмәтле генә
- Бүгенге көн белән чагыштырсаң, җыен эте-бете исем, танылу алганда, Сезнең үз чорыгыз өчен сәнгатьтә шактый күп каршылыкларга дучар булуыгыз хәтта сәер тоела...
- Әйе шул, «Тавышың юк бит синең!» кебек тәнкыйтьне дә ишеттем, «Синең төс-кыяфәтең сәхнәлек түгел!» - диючеләр дә табылды. Төс-кыяфәт дигәнен йөрәккә якын алмадым шикелле - яшь кешенең барыбер бер матур җире табыла инде аның. Ә «тавышың юк» дигәннәре бер тапкыр 260лык кан басымы белән түшәккә кайтарып аударды. Ул вакытта Усман Әлмиевкә зур рәхмәт: «Елама, дим, елама, - диде ул. - Заманында миңа да: «Тавышың юк», - диючеләр табылды!» Мин инде үземне Усман Әлмиев белән чагыштырмый да идем - шундый опера җырчысының тавышы булмасын ди инде!
- Хезмәт юлыгызны чит-ят төбәк туфрагыннан башлавыгыз да мондагы этәрү-тибәрүләргә бәйле булдымы?
- Шулайрактыр. Ул вакытта мин Сара апа Садыйкова хорына йөри идем. Рәхмәт Сара апага - ул үз ышыгыннан чыгармады, миңа һәрдаим юнәлеш биреп торды. Сара апа башлангычы белән, мин Казахстанның Актүбә һәм Алма-Ата дәүләт филармониясе татар артистлары арасында үткәрелгән конкурска бардым һәм җиңеп чыктым. Казахстанда өч ел эшләп кайттым. Казах телендә башкарылган җырларымны әле дә хәтерлим.
- Анда өч ел эшләп, кулга «СССРның эстрада сәхнәләрендә чыгыш ясау хокукы бирә» дигән таныклык алгач та, шәһәр филармониясе кочак җәймәгән икән үзегезгә...
- Алай да җәймәгән әле - мин аларга хәзер рәхмәтле генә! Рус әйтмешли: «Все, что не делается - все к лучшему». Әгәр хезмәт юлымның бер өлешен Татарстан радиосында тавыш операторы эшенә багышламасам, халык мәхәббәтен казана алыр идемме икән әле?! Ул музыкаль тапшырулар редакциясенә килүем кәҗәне кәбестәгә җибәрү белән бер булды - шул елларда гына фондка иллеләп җырым язылган бит, шул җырларым мине халык белән бәйләгән.

Реклама

Алар минем үземнекеләр!..
- Сабыр иткән - морадына җиткән, диләр, Флюра апа, тормышыгыздагы һәр мөһим вакыйганы сабырлыгыгыз белән тартып китергәнсез кебек?
- Бернәрсәне дә ашыктырмадым, каударланмадым - миңа буласы миңа була бит инде ул. Филармониягә дә эшкә алдылар, рәхәтләнеп, кинәнә-кинәнә айлык планнарны үтәп, концертлар белән йөрдек. Аллага шөкер, тамашачым яратты - чакырып чыгара-чыгара җырлата торганнар иде. Белемем юк, дип кимсенмәдем - безнең чор артистлары арасында андыйлар бер мин генә түгел. Без тормыш университетын үттек, җиңел юл белән сәхнәгә килмәдек бит.
- Гаиләле булу да Сезнең өчен соңлап, әмма зур бәхет булып килгән?
- Картайгач, берәр бабайга чыгармын әле, дип көлә идем, чынга ашты, Аллага шөкер (көлә). Гаилә корыйм дип алай ашыкмадым да кебек, Габделхак белән язмыш кавыштырды. Иптәш кызым Рәйсә бакыйлыкка киткәч, аларның дүрт баласы ятим булмасын дидем шул. Ятимлекнең ни икәнен бик яхшы беләм бит...
- Габделхак абый да артист кешене сайлаган әле - юлдан кайтып кермәс дип курыкмаган.
- Ул минем ниндилекне чамалагандыр. Күрше йортларда яшәдек, мин эштән кайтышлый Рәйсә балконнан гына: «Өчпочмак пешердем, кер», - дип дәшә торган иде. Ул вакытта төпчекләре -игезәк сыңары Булат култык астына кереп сөйдереп тә утыра иде әле. 1987 елда Рәйсә авырып китте. Кичен өйгә кайтып барам шулай, каршыга Габделхак очрады: «Рәйсә китте», - дип хәбәр иткән бу миңа. Соңыннан үзе үк әйтә: «Мин инде подъездга җиттем, борылып карыйм - син һаман шул урында кымшанмый-нитми басып торасың». Аның ул хәбәреннән сыным каткан, күрәсең - Рәйсә үлеме минем өчен дә зур кайгы булды.
- Дүрт балалы гаиләгә курыкмыйча килер өчен, зур йөрәкле булу зарурдыр, Флюра апа - дүрт бала, дүрт төрле холык бит.
- 1988 елны мин Габделхаклар йортында каршы алдым, аңарчы ул, ике игезәкне ияртеп, мине эзләп безнең йортка кергән булган. Мин, балаларның холкы ничек булыр икән, дип уйламадым - ятимлек үзәкләренә үтмәсен, дигән теләк зуррак булган, күрәсең. Аннан, мин Габделхакның холык-фигылен чамаладым: ул тормышта батыр кеше, чын ир-атка хас булганча, сүзен өзеп әйтә белә. Алар өендә инде җайланган бер тәртип бар, ата сүзеннән чыкмау закон иде. Шуңа да, миңа авыр булды, дип әйтә алмыйм - әтиебез авырлык күрсәтмәде.
- Балалар белән уртак телне тиз таптыгызмы?
- Мин аларны үземнеке итеп кабул иттем. Иркәсе дә, әре дә бер күләмдә эләккәндер. Балалар турында һәр нәрсәне Габделхак минем аркылы белде шикелле. «Мин, коймак белән пилмәннән кала, бернәрсә дә пешерә белмим», - дип килеп кергән идем - тормыш бөтенесенә дә өйрәтте. Балаларның укуына да, тәртибенә дә күз-колак булырга тырыштым. Мин бит инде 48-49 яшемдә гаиләле булдым - ул вакытта тормыш зирәклеге дә туплангандыр. «Әни» дигән сүзне әйттерергә үзем каршы булдым - балалар әнинең бер генә булуын аңласыннар дидем. Кирәгендә әрләдем дә - бездә тыңламаганнар сыртына йомшак сөлге төшә торган иде. Булатка эләгештерде ул.
- Көйсезлекләре булмады түгел алайса?
- Булыштыргандыр инде ул, әмма балалар белән уртак телне авыр таптым дип әйтә алмыйм инде: алар үзләре дә әйбәт, тәрбияле булдылар, мин дә назымны бирергә тырышканмындыр.
- Габделхак абыйдан, җитәр инде, өйдә генә утыр, кебек сүз яңгырамадымы?
- Беркайчан да. Ул мине җырым белән бербөтен итеп кабул итте. «Мин аны басынкылыгы, мин-минлеге булмавы өчен яраттым. Ятимлекнең, кимсетелүләрнең нәрсә икәнен белеп үскән - балаларны кага торган кеше түгеллеге күренеп тора», - дигән иде ул бер интервьюсында да. Ул, гастрольгә йөрсәм дә, үз өемне, балаларны онытып йөрмәвемне белә бит - гастрольләргә бала ияртеп чыккан чакларым да еш булды.

Габделхакны яраттым
- Олыгаеп килгән хисләр яшьлекнекенә караганда татлырак була диләр, Флюра апа...
- Габделхакны яраттым, бик яраттым. Ул бит яратмаслык та түгел иде шул. Кемнәрдер, таяклы, дүрт балалы иргә чыкты, дисә дә (Габделхак - очучы, самолетының төзексезлеге аркасында авариягә эләгеп, гәүдәсе бөртекләп җыелган кеше, таяк белән йөри иде), уртак тормышыбыз вакытында ул миңа бер авырлык та күрсәтмәде. Аяклары авыртса да, транспортта да мине утыртып, үзе аягүрә басып барды, авыр сумкалар да аның кулында булды. Көчле кеше булды, яшәүнең кадерен белде. Әле ансыз яшәүгә һаман да күнегеп җитә алмыйм - әтиебез киткәнгә дә дүрт ел...
- Әле ярый, уртак тормыш башында: «Миңа гаилә кору өчен соң инде!» - димәгәнсез.
- Дигән дә булыр идем, бәлки. Ул вакытта мин ветераннар концертына бардым. 70-75 яшьлек әби-бабайлар концерт куя - миңа шул 48 яшьләр тирәседер. Уйнап-көлеп, җырлап сәхнәдә йөргән әлеге өлкән буынга карадым да, болар яшенә җиткәнче әле миңа 20-25 ел бар, мин бит шул гомер гаиләле булып яши алам, дидем. Аллага шөкер - әлеге адымым миңа бәхет кенә алып килде.
- Бүген балалар, оныклар бәхетенә кинәнеп, юбилей каршы алырга, филармония концерт залында тамашачы белән очрашырга ниятләп торасыз?
- Балаларыбыз һәм оныкларыбыз тфү-тфү! Әле Зилә оныгыбыз 4-5 яшьлек вакытында бакчадагы тәрбиячеләрен көлдереп кайткан иде. Тегеләре: «Тавышың ярыйсы болай, вокалга йөр», - дигәннәр дә, Зилә, шаккатып: «Ничек инде «ярыйсы болай»? Минем дәү әнием чып-чын артист хәтта!» - ди икән. Чып-чын артист булганмындыр инде: Аллага шөкер, сабыр итеп, җаның-тәнең белән үз юлыңа тугры булсаң, көткән бәхет сине барыбер эзләп таба икән ул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: