Шәһри Казан

Флюра Сөләйманова: "Хәзерге җырчылар, импортный булмаса, машинасына да утырмый"

Юлы булса – машинасы, машинасы булса юлы булмый иде. Трактор арбасыннан төшкәч, җылы клуб булса икән әле ул! Клубы да җылы түгел. Кунакханәләрен әйткән дә юк. Хәзергеләр импортный булмаса, машинасына да утырмый, – ди халкыбызның моңлы сандугачы.

Ятимлек ачысы
Әтисе сугышта һәлак була аның. Әниләре исә кырык яше дә тулмаган килеш, биш баласын калдырып, бакыйлыкка күчә. Ул вакытта Флюра апага – дүрт, сеңлесе Фәниягә әле ике генә яшь була. Җәй көне баздан салкын катык эчеп харап булган әниләре. Аның авырып ятканын да, үлгәч, мәетне юганда балаларның барысын да сәкедә тезеп утыртканнарын да бераз хәтерли Флюра апа.
Ятимнәрнең өчесе приют яшендә булганга, аларны балалар йортына алырга киләләр. Әниләре үлгәнче үк 1931 елгы абыйлары ФЗУга җибәрелә һәм әниләренең үлгәнен дә белмичә кала.

Өч баланы әнисенең сеңлесе Рәхимә апа тәрбиягә ала. Рәхимә апаның үзенең дә бер улы булганлыктан, дүрт кечкенә баланы үстерү аңа җиңел бирелми. Тракторчы булып эшләгән Рәхимә апа кызларга кырысрак булса да, дөрес тәрбия бирә.

– Апага үпкәләп, рәнҗегән вакытларны хәтерләмим. Ул бераз кырысрак иде. Әмма көй-көйләтеп ятарга заманасы да ул булмады. Без бит бишәү идек. Инде барысы да китеп барды... Биш баладан бүген үзем генә калдым. Әле сеңлем үлгәнгә ике ай гына. Апа да тиз китте. Ул бик батыр, белмәгән нәрсәсе юк иде. Эх, апа булса хәзер, шалтыратып кына сорыйсы да бит, – дип юксына якыннарын Флюра апа.

Ятимнәрне сыендырган ятим
Кияүгә ул кырыктан узгач кына чыга. Язмышы шундый булгандыр инде. Иптәш кызы Рәисә вафат булгач, аның дүрт баласына әни булып килә ул. Әмма беркайчан да зарланмый, балаларны үзенекеләр кебек күрә. Әни дип әйтегез миңа, дип тә таләп итми алардан. Әнинең бер генә булуын белеп үссен балалар, ди.
– Соң булса да бәхетле булдым. Дүрт бала өстенә килде дип халык бик аптыраган иде. Туганнарым бигрәк тә. Бу балаларның миңа бер генә дә зыяны тимәде. Олы кыз Алсу кияүгә барганда, миңа бүләк ителгән күлмәкләр, түфлиләрне аңа бирдем. Мин кияүгә чыкканда, балалар өчен кием-салым да юк иде бит. Ә мин гастрольләргә йөри идем. Кая барсам да, чемодан тутырып, балалар киеме җыеп кайттым. Габделхагым бик әйбәт кеше булды. Аның юклыгына да инде менә тугыз ел. 100 яшькә кадәр яшәргә дә ризамын дия иде, 69да китеп барды. Миннән ике яшькә кече иде ул, – ди Флюра апа. Күзләре яшьләнә. Габделхак абый хакында сораган саен шулай. Начар торсалар, сагыныр идеме икән ул аны?!
Габделхак абый белән кушылганда олы кызларына 16 яшь, ә төпчек игезәкләр беренче сыйныфта укый. Габделхак абыйның балалары да әтиләрен тыңлаучан була. Хәзер инде оныклар да ярата, үз итә җырчы әбиләрен.

– Бер оныкны хорга алырга тыңлап карыйлар икән. Син болай ярыйсы җырлыйсың, хорга алырбыз ахры, дигән укытучысы. “Ничек инде ярыйсы?! Минем әбием чып-чын артистка!” – дип җавап кайтарган онык. Аллага шөкер, алардан да уңдым, - ди Флюра апа.
Гомер буе артист белән яшәсә дә, Габделхак абый зарланмый. Кем белән торачагын алдан ук белгән, ләбаса.

– Җырлавыма беркайчан каршы килмәде. Ул хәзер генә җырчылар акчага чыгыш ясап йөри. Ә безнең вакытта кая кушсалар, шунда бара идек. Бер концерттан кайтып кермичә, икенчесенә чыгып киткән вакытлар да булды. Бүген, мисалга, Казанда концерт, ә иртәгә – Уфада. Анда самолет белән барасы. Ә ул самолет әллә оча, әллә юк. Төрле чаклар булды. Өйгә төнлә дә кайткалыйсың, иртән дә чыгып китәсең. Бер генә тапкыр миңа: “Ул концертларның кирәклесенә генә барсаң ярамасмы икән соң?” – диде. Башка “шелтә” белдергәне булмады. Гастрольләргә киткәндә мине гел озата йөрде. Башка артистлар моңа гел гел аптырый иде инде, – дип искә ала Габделхак абыйны халык җырчысы.

“Илһам Шакиров булмагач...”
Флюра апаның табигый сәләтенә генә таянып, филармониягә эшкә алмыйлар. Шуннан соң ул радиога эшкә урнаша. Ул чакта радионың нинди көчле ресурс булуын СССР заманында яшәгәннәр яхшы хәтерлидер. Бөтен җырлар, җырчылар радио аша уза.
– Яшь вакытта минем хәтер бик әйбәт иде. Радиодагы барлык җырларны да белә идем. Җыр яздырырга килгән артистлар да җыр сүзләрен онытып җибәрсә, миннән сорыйлар. Филармониягә бармыйча, радиога эшкә урнашуым миңа яхшыга гына булды. Миңа тавышың “кечкенә” дип бәйләнәләр иде. Ә радиода җыр яздырганда тавышның “кечкенә” яисә “зур” булуы сизелми. Иң мөһиме – чиста булсын! Шуңа да җырлар өйрәнеп, бик күп җырлар яздырып калдырдым. Соңрак гастрольләргә йөргәндә, кая гына барсам да җыр өйрәнмичә кайтмый идем. Аларны аннан Җәүдәт Фәйзигә яздыра идем, ул туплап барды. Берсендә миңа килен белән каенана көнозын “Туйлар узгач” дигән җыр өйрәтте, - дип искә алды Флюра апа.

Реклама

Радиода эшләве аны Җәүдәт Фәйзи белән дә дуслаштыра һәм Флюра апага бик күп фольклор әсәрләрен өйрәнергә, халык күңеленә тагын да ныграк үтеп керергә ярдәм итә. Җәүдәт абыйның хатыны да Флюра апага бик яхшы мөнәсәбәттә була. Җырчы туташ аларда яшәп тә ала.
- Олырак җырчылар арасында көндәшлек булгандыр, бәлки. Әмма миннән көнләшкән кеше булмады. Мин үзем беркемнән дә көнләшми идем. Үземнең холкымнан да торгандыр инде. Барысының да җырлаганын яраттым. Илһам Шакиров булмагач хәзер контроль юк төсле, – дип моңсулана җырчы.

“Бүген импортный машина булсын”
Габделхак абый җырлар тыңларга бик ярата. Беренче хатыны Рәисә апа да, Флюра апа белән бергә, Сара Садыйкова хорына йөргән була. Рәисә апа да, дус кызы Флюра кебек ятимлектә үскән.

– Безнең заманда җырлар өчен “махсус” белем кирәк булды. Филармониягә эшкә урнашу ул вакытта бик авыр иде. Мин җырламаслык кеше булмаганмындыр. Алмадылар. Тик укытучыларым консерваториядәге белгечләрдән дә әйбәтрәк булды. Казахстанда 1960 елларда чирәм җирләрен күтәрү вакытанда, җырчылар бригадасы җыйдылар. Сара Садыйкова мине гармунчы Гани Вәлиев янына алып китте. Гани абый күп нәрсәгә өйрәтте. Казахстанга чыгып китәргә теләк белдерүчеләр дә әллә ни булмагандыр инде. Тыеп торырга минем әти-әни юк, тулай торакта торам. Шулай итеп китеп бардым, - ди Флюра апа.

Анда ул өч ел эшли һәм СССР эстрадасында чыгыш ясарга рөхсәт бирә торган аттестация документы белән кайта.
- Казанны сагына идем. Тулай торакта торгач, һәрбер кыз үз туганың төсле. Татарстанда өч чакрым арада авыллар, монда авыл эзләп, йөзәр чакрым йөрисе дидем дә, кайтып киттем өч елдан соң. Әмма барыбер шул елларымны бик сагынып искә алам, - ди Флюра апа.

Ул гомер буе халкына хезмәт итә. Хезмәте өчен мактаулы исемнәр дә, дәрәҗәләр дә сорамый.

– Юлы булса – машинасы, машинасы булса юлы булмый иде. Трактор арбасыннан төшкәч, җылы клуб булса икән әле ул! Клубы да җылы түгел. Кунакханәләрен әйткән дә юк. Хәзергеләр импортный булмаса, машинасына да утырмый, – ди ул.

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: