Шәһри Казан

Фән белән сәнгать очрашса

1991 елны 20 нче һөнәр лицеен тәмамлаган Казан кызының «Татар шәмаиле сәнгате» дигән темага диплом эше алып, шәмаил ясарга утыруында әллә ни очраклылык эзләргә кирәкмидер.

Реклама

Беренчедән, бу борынгы мирасыбызга, ислам диненә кабаттан юл ачкан демократия җилләре тудырган ихтыяҗ булса, икенчедән, намазын калдырмый гомер кичергән, бер үк вакытта балаларына да кечкенәдән догалар өйрәтеп үстергән әтисе Рәфкатьнең йогынтысы да булмый калмагандыр. Дөрес, шәмаил дигәч тә, Әлфиянең композицияне үзе төзеп, анда ни язылганын аңлап, белеп эшләве булмый әле бу. Рәсем төшергәндәге кебек хәрефен хәрефкә күчереп ясый ул аны. Ә инде бер чирканчык алгач, тагын да дәртләнеп китә. Шуның эчтәлеген аңлап, эшләү-язу алымнарын тирәнтен өйрәнсәң икән дип хыяллана башлый. Пыялага төшерелгән шәмаилнең ниндидер әйтелмәгән яшерен серенә төшенәсе, аны «үз» итәсе килә кызның. «Мелита» мех берләшмәсендә ике ел бизәүче рәссам булып эшләгәннән соң, Татар дәүләт гуманитар институтына нәкъ менә шушы теләген тормышка ашырырга дип килә Әлфия Хәлиуллина. Бәхете бар икән. Бу эшнең бөтен нечкәлекләрен төптән белеп, ташка баскан кебек наят башкаручы Нәҗип Нәккаш укыта аларга каллиграфия серләрен. Шәмаил, тугралар эшләгәндә гарәп язуының «сүлс», «нәсех», «тәгълыйк», «дивани», «куфи» кебек төрләрен кулланырга мөмкин булуын да, бу вак, үтә нәзберек эшне башкарганда рәссам үзе генә белә торган кырыкмаса-кырык сере, җае булуын да шушында төшенә Әлфия. Нәкъ шул елны (1993) Тукай музеенда сүздән сурәт ясап, аны милли бизәкләргә «төрүче» остазының шәхси күргәзмәсен күреп, гарәп каллиграфиясенә гомергә гашыйк буласын чамаламый әле кыз. Мондый өлге-үрнәк барында эшләргә дә эшләргә генә. «Йосыф сүрәсе»нең берничә вариантын Әлфия шул вакытта ук ясый. Саннан санга рәссам-каллиграфларның «Мирас», «Идел» журналында чыгып килгән шәмаил, тугра үрнәкләре дә иҗат итәргә, һаман алга барырга рухландырып тора аны. 1997 елда Әлфия Хәлиуллинаның эшләре «Туран» фонды аша Ислам мәдәни мирасын саклау буенча халыкара комиссия Төркиядә (Истанбул) уздырган халыкара бәйгегә барып эләгә. Һәм һич уйламаганда кызыксындыру бүләгенә ия булып та куя. Бүләге дә ни җитте генә түгел. Дөнья каллиграфларының борынгы үрнәкләреннән алып бүгенге көнгәчә булган шәмаилләре тупланган Антология. «Күрәсең, ниндидер эчке тоемлау ярдәм иткәндер, үзем дә сизмичә, эчтәлеген бирә алганмын. Юкса белеп сайланган текст түгел иде. Киресенчә, язарга җайлы булсын дип, кыска сүрә алырга тырыштым. Ә 114 нче сүрәнең мәгънәсе минем өчен бик олы булып чыкты», - дип искә ала каллиграфларның «Әлиф» ассоциациясе әгъзасы Әлфия Исхакова (Хәлиуллина) ул вакыйганы. Әлбәттә, бәйгеләр моның белән генә чикләнми, берсе икенчесенә ялгана бара. Әйтик, ТР Диния нәзарәте даими уздыра торган гарәп каллиграфиясе бәйгесендә соңгы елларда Әлфия Исхакова гел призлы урыннар алып килә (2009, 2011, 2013 еллар). 2011 елда Дагыстанда узган Гарәп каллиграфиясенең IX Гомумроссия ачык конкурсында исә лауреат исемен яулый. Рәссам катнашкан күмәк күргәзмәләр дә инде шактый булган: Казан (М.Горький исемендәге музей-2004, Халыклар дуслыгы йорты-2008, «Хәзинә» милли сәнгать галереясы-2009), Алабуга (дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы-2008), Киев (каллиграфистлар форумы-2010) һ.б. Каллиграф-рәссам белән очрашуыбыз «Кол Шәриф» мәчетенең Ислам мәдәнияте музеенда шулай ук аның берничә эше куелган күргәзмә эргәсендә булды. Биредә ул «Кол Шәриф» мәчетенә килүчеләргә, кызыксынучылар булган очракта, аларның күз алдында гарәп имлясында язылышны күрсәтә һәм акка кара белән истәлеккә исемнәрен язып бирә. «Бу безнең 1000 ел файдаланылган язу» дип шәрехләргә дә онытмый.
* * *
Кайчандыр шәмаилләрне аңлап, дөрес итеп язар өчен дип университетка махсус укырга кергән кыз шул вакыт эчендә кандидатлык диссертациясе якларга да өлгерә («XIV гасыр язма ядкаре Н.Рабгузыйның «Кыйссасел- әнбия»нең графо-фонетик һәм морфологик үзенчәлекләре»). Соңгы биш елда Әлфия Исхакова-Хәлиуллина - КФУның татар теле тарихы һәм төрки тел белеме кафедрасы доценты.
Хәер, дөрес итеп язуга килгәндә, ул инде IV курста укыганда ук үзенең фәнни җитәкчесе профессор Фәнүсә Шәкуровна Нуриева фатихасы белән махсус курслар алып бара башлый. Ягъни Нәҗип Нәккаш кебек үк студентларга гарәп язуы үзенчәлекләрен укыта. Озакламый шундый ук түгәрәк тә оештыра. Монысына башка факультет студентлары да тартыла. КФУның Тарих институтыннан Анна Бушухина түгәрәккә 3-4 ел дәвамында даими йөрүчеләрнең берсе. Нәтиҗәсе күз алдында: быел Диния нәзарәте уздырган каллиграфия бәйгесендә Анна II урынны яулады.
- Хәзер ул каллиграфия белән ныклап торып шөгыльләнә башлады. Мин укучыны тутырырга тиешле савыт белән түгел, ә янарга тиешле шәм белән чагыштырам. Шуңа күрә дә, минем шәмем кабынды, дип горурланып әйтә алам. Күңелдә булмаса, никадәр генә тырышма, барыбер булмый. Димәк, Аннаның күңеленә салынган булган. Ул инде РИУга йөреп Коръән укырга да өйрәнде, - ди каллиграф-рәссам шәкерте турында.
Остаз үзе дә һаман исә камилләшү, осталыгын арттыру юлында. Бер ел дәвамында РИУда ачылган ислам каллиграфиясе үзәгенә йөреп, Төркиядә дөньяга танылган каллиграфлардан осталык серләренә өйрәнеп, укып кайткан хаттат Рамил Насыйбулловның курсларын үткән. «Рамил хәзрәт бу эшнең мәгънәсен тирәнтен аңлый. Хәрефне язу үзенчәлеген, кагыйдәләрне өйрәтеп кенә калмый, каллиграфиянең асылына төшенергә, хәрефләрнең фәлсәфәсен ачарга ярдәм итә. Бу минем өчен камиллеккә тагын бер адым булды. Иркенләп үзлегемнән композицияләр ясый башладым. Үз композицияңне эшләү авыр, әмма иҗади үсәр өчен мәҗбүри шарт. Монысына: «Моны мин дә эшли алам бит дип тотынасың», - ди Әлфия ханым.Чыннан да эшли ала ул аны. Ә бит үзебезчә итеп, пыялада төсле буяулар, кургашлар белән шәмаил иҗат итүче хатын-кыз каллиграфларыбыз энҗе бөртеге кебек берәмтекләп санарлык кына.
Университетта гарәп, фарсы телләрен өйрәндем, иске татар теле дә керде. Менә шуларның һәммәсенең миңа кирәге бик чыкты. Галимәнең татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары өчен укыту-методик комплекс буларак төзелгән «Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе» кебек хезмәтләре дә һаман да шул гарәп каллиграфиясенә кайтып кала. Гарәп язуы, шәмаил дия торгач, бөтен юлларының бергә кушылганын сизми дә калгандыр Әлфия ханым. Нишлисең, җаны теләгән елан ите ашаган ди.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: