Шәһри Казан

Фән феномены (Тукай премиясенә кандидат)

Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Фән Вәлиәхмәтов 1951 елда Башкортстанның Шаран районындагы Хафиз авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Гавис оста гармунчы, әнисе ягыннан апасы Тимербикә авылның оста җырчысы санала. Фәнгә җырчы һәм гармунчы сәләтләре әнә шулай ике яклап бирелә.

Реклама

Хафиз авылы 23 кенә йортлы булу сәбәпле, аны, перспективасыз, дип, башка күп авыллар язмышына дучар итеп юкка чыгаралар. Вәлиәхмәтовлар гаиләсе Түбән Ташлы авылына күчә. 1966 елда сигезенче сыйныфта укыганда ул Габдулла Рәхимкуловның «Кайтыгыз, торналар» җырына әсәрләнеп уянып китә.
Һәм нәкъ шул минуттан малайда җырчы булырга теләк туа. Беренче чиркангычын тугызынчы сыйныфта укыганда сыер савучылар алдында чыгыш ясап ала. Тәүге җыры «Порт-Артур» була. Зирекле авылы укытучылары куйган «Зәңгәр шәл» спектаклендә җырлары белән кушылып сәхнәгә аяк баса ул. Шулай да аның сәнгатькә кереп китү юллары шома гына булмый. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Туймазыдагы бер заводта ел ярым фрезеровщик булып эшли. Шуннан соң ул район мәдәният йортларында эшли: Туймазыда - өч, Буздәктә ике ел җырчы-аккомпаниатор-баянист була.
Әлбәттә, гомереңне җыр белән бәйләргә телисең икән, һөнәри белем алудан качып калып булмый. 1970 елда ул сәнгать училищесына укырга керә. Бер ел шөгыльләнгәч, училищены ташлап чыгып китә. «Гел урысча укытуга, җырлатуга протест йөзеннән шулай эшләдем», - ди Фән. Ләкин протест белдереп ерак китеп булмый. Берничә ел эшләп алганнан соң - 1974 елда Фән Вәлиәхмәтов Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Студент елларында ул опера һәм балет театры хорына йөри. Сәнгать училищесының вокал бүлеген уңышлы тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә алына.
Филармониядә ул Бәхти Гайсин, Фәридә Кудашевалар төркемендә эшли. Бу мәшһүр сәнгать йолдызлары белән бер бригадада биш ел дәвамында ул, Русия, Урта Азия, Балтыйк буе төбәкләрен аркылыга-буйга йөреп, зур тәҗрибә туплый.
Алга таба эстрададагы сатира һәм юмор йолдызы Әхәт Уразмәтов белән «Кәтүк белән Баганай» төркемендә эшли, Вәлит Илембәтовларның «Кызык белән мәзәк» төркемендә халык күңелен көлкеле әсәрләр белән сугарып йөрүдә катнаша. Читтән торып Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый.
Фән Вәлиәхмәтовның халык арасында ныклап танылуы сиксәненче еллар уртасына туры килә. Башкортстанда тальян гармун бәйрәмнәре гөрләп үткән еллар. 1984 елда режиссер Фатыйх Иксанов үтенече буенча тальянда өйрәнгән Фән 1985 елда тальян бәйрәмендә катнаша. «Герман көе» радио-телевидение аша меңнәрчә халыкның йөрәгенә барып керә. Шуннан китә, шуннан китә... Хатлар, үтенечләр, сораулар... Ә инде профессиональ башкаручы буларак, аны «Сөн буйлары» җыры танытты. «Сарманай» җыры исә Фәнне моң сөяр халкыбызның күңелендә мәңгегә, кире чыкмаслык итеп ныгытты.
Фән - Башкортстанда татар телендә җырлый башлаучы беренче «пионер»лардан. Үзгәртеп кору җилләре искәч, ул Башкортстан филармониясендә беренче татар бригадасы оештырып, шунда өч ел хезмәт итте. Башкортстанда татар теленең тыелган заманнарында ул Кыйгы районындагы башкорт авылындагы бер концертта татарча җырлаганы өчен алар утырып килгән машинаны таш белән куып кайтаруларын да сөйләгән иде. Фән - халкыбызның музыка кораллары арасында йөзек кашы булып саналырлык тальян моңын саклап калу һәм пропагандалауга зур өлеш керткән шәхес. Ул заманында тальян ясау остасын Татарстанның Чаллы шәһәренә дә тартты. Татарстанның сәнгать мәктәпләрендә тальянга укыту төркемнәре оештыру уе белән дә янып йөргәне хәтердә. Ләкин аны күтәреп алучы булмады. Ул шулай ук сирәк башкарылган халык җырларын яңа интерпретация белән халыкка кайтаруда да зур эш башкара.
Фән Вәлиәхмәтов Башкортстанда туып, бүгенге көндә анда яшәсә дә, иҗат һәм тормыш юлы Татарстан белән дә тыгыз бәйле. Хәзер шул хакта. 1995 елның 21 июнендә сугыш башлануның 50 еллыгында Казанда кичке Сабантуй җыела. Фән бу бәйрәмдә «Герман җыры»н башкарырга тиеш була. Үзәк стадионга 25 мең кеше җыелган. Ыгы-зыгы вакытында Фәннең тальянына кемдер «аю мае» сөртә - гармун юкка чыга. Фәннең ул тальяны күпләрне әсир иткән була. Шуларның берсе - ул еллардагы Арча районы хакимияте башлыгы, танылган көрәшче, гармунчы Вәгыйзь Минһаҗев. Вәгыйзь, үз районында Сабан туен бизәгәне өчен Фәнгә рәхмәт әйтеп, гармун өчен «Волга» машинасы һәм башка байлыклар ышандыра. Казанда үзәк стадионда тальяны югалгач, Вәгыйзь аны эзләтүгә милицияне җәлеп итә. Гәзитләр гөж килә. Инде тальянның табылуына өмете өзелгән Фән, табылса, аны Вәгыйзьгә бүләк итәргә ышандыра. Гармун табыла. Баксаң, Казан югары уку йортларының берсендә укучы ике студент урлап, ике яртыга берәүгә сатып җибәргән икән. Гармунны алучы, мондый затлы инструментның махсус ясатылганын сизенеп, милициягә хәбәр итә. Фән һәм Вәгыйзь гармун каракларын, кызганып, хөкемгә тарттырмый калалар. Фән сүзендә тора - көмеш телле кыңгыраулы тальянын Арча хакимияте башлыгына бүләк итә.
Тагын бер кызыклы вакыйганы искә төшерү урынлы булыр. Арча районында була ул хәл. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашкан бер бәйрәмдә электр өзелә. Микрофоннар җан тәслим кылгач, авыр хәлдән Фән коткара - тальянын тартып җырлап җибәрә. Минтимер Шәймиев: «Илһамны белә идем, Бигичевны белә идем, инде безнең микрофонсыз җырларлык өченче егетебез дә бар икән ләбаса», - ди. Президент аны Татарстанга чакыра: «Балаларны халык җырларын башкарырга, тальянда уйнарга өйрәтергә иде», - ди.
Чаллы шәһәренең ул чактагы мэры Рәфкать Алтынбаев Фән Вәлиәхмәтовны Сабан туена җырларга чакыра. Чарага Шәймиев тә килгән була. Бәйрәмнән соң, Алтынбаев, рәхмәт әйтеп, Фәннең кулын кыса. Кул кысышканда уч төбен нәрсәдер авырттыруын сизә. Баксаң, фатир ачкычы! Өч бүлмәле фатир биреп: «Кайт, Татарстанда җырла», - дип тәкъдим ясыйлар. Уфада яшәп, филармониядә 17 ел эшләү чорында юньле фатир күрми интеккән Фән озакламый Чаллыга күчеп китеп, «Чаллы» исемле иҗат берләшмәсендә эшли башлый. 1994 елда аңа «Татарстанның атказанган, ә 2007 елда Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Соңгы елларда ул туган ягында - Башкортстанның Шаран районында яши. Ләкин бу аңа татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча зур проектлар өстендә эшләүгә һич тә комачауламый. Шундый эшләренең берсе - тальянда үзләре уйнап җырлаучылар бәйгесе. Аның тәүгесе агымдагы елның март аенда Туймазы шәһәрендә узды. «Үзем җырлыйм, үзем уйныйм» исемле бу бәйгенең төп шарты татар халык җырын һәм татар композиторы әсәрен тальянда уйнап башкару иде. Шунысы кызык - өлкәннәр арасында беренче урынны Зианчура районыннан килгән башкорт егете яулады. Туган телендә җырлаганы өчен кайчандыр таш атып куылган Фән Вәлиәхмәтов 45 ел буе сәхнәдә туплаган тәҗрибәсен яшьләргә җиткерү, сирәк башкарылган халык җырларын кайтару, музыкаль мәдәниятне баету өчен ал-ял белми эшләвен дәвам итә.
PS. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге миллионнан артык татар яшәгән Башкортстан вәкилләреннән бары тик халкыбызның моң алиһәсе Фәридә Кудашевага гына бирелде. Башкортстанның үз дәүләт бүләге бар диючеләр дә очрый. Дөрес, ләкин ул, башлыча, титул халыкка гына бирелә. Хәтта Башкортстанның халык шагыйрьләре Марат Кәримов һәм Әнгам Атнабайларга да аны бирергә кирәк дип тапмадылар - милләтләре комачаулады. Казан - дөньяга сибелгән барлык татарларның рухи башкаласы. Милләт халык санын алу кампанияләре чорында гына искә төшмәсен иде. Татарстаннан читтә яшәп, милли мәдәният, әдәбият, башка өлкәләрдә хезмәт салган шәхесләребез өчен, бәлки, бу премия бирүчеләр санын берәр кешегә арттырырга да буладыр?! Татарстан казнасы моннан гына саекмас.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: