Шәһри Казан

Фәридә ИСМӘГЫЙЛЕВА: «Театр мәктәбе ачарга ниятлибез»

«Әгәр театрның мәгънәсе күңел ачудан гына торса, аңа зур хезмәт салуның кирәге булмас иде. Әмма театр тормышны яктырта торган сәнгать», - дигән сүзләрне заманында күренекле белгеч К.Станиславский әйтеп калдырган. Әлмәт татар дәүләт драма театры башкаладан читтә яшәсә дә, башкарган эшләре һәрвакыт күз уңында. Коллектив елына алтышар премьера чыгара икән, бу...

Реклама

- Фәридә ханым, үзегездә булуга карамастан, ни өчен спектакльләр куярга режиссерларны читтән еш чакырасыз?
- Театр әһелләре гранты бирелгәч, мин аның нигезләмәсе белән таныштым. Спектакльне читтән килгән режиссер куярга тиеш, диелгән иде аның шартында. Шуңа күрә Искәндәрне чакырырга булдык. Ул бездә «Гашыйк Кәриб»не куйган иде инде. Аның белән аралашып торабыз. Бу юлы да аны чакырып ялгышмадык. Сәхнә бизәлеше Литвадан килгән рәссамныкы иде.
- Драматургиядә башка чит ил классиклары әсәрләре дә шактый. Нигә нәкъ менә немец классигы Б.Брехт пьесасы сайланды?
- Театр тарихын актарып чыктым да, Б.Брехт әсәрләре куелмавына игътибар иттем. Гомумән, әлеге автор татар театры сәхнәсендә бик сирәк кунак. Ул драматургиядә революция ясаган шәхес. Куйганда аның әсәрләрен үзгәртергә ярамый икән.
- Аның тәрҗемәсе дә үзегезнеке. Җитәкче кешенең иҗат эшенә дә вакыты кала икән әле.
- Әйе, мин моңа хәтле дә ике әсәр тәрҗемә иткән идем. Ул эшне бик яратып башкарам. Кайвакыт мавыгып китеп төннәр буе утырам.
- Сезнең театр һаман эзләнүләр юлында. «Туфан мәктәбе» проектыгыз да уңышлы гына килеп чыкты. Аны киләчәктә дәвам итәргә уйлыйсызмы?
- Әгәр грантлар булмаса, без берни дә эшли алмас идек. «Туфан мәктәбе» проектына Мәдәният министрлыгы гранты бирелде. Әлеге театр фестивален дәвам итәргә кирәк булачак. Анда катнашкан балаларны югалтырга ярамый. Алар барысы да театр юлыннан да китмәс. Араларында ун милләт баласы бар иде. Без аларның барысын да сәхнәдә татарча сөйләштердек. Быел шул «Туфан мәктәбе»ндә укыткан артистларыбызга: «Әйдәгез, татар театры мәктәбе ачыйк» дигән теләгемне җиткердем. Киләсе сезонда ул эш дәвам итәргә тиеш.
- Сез труппа белән чит җирләргә дә гастрольләргә йөреп торасыз. Күптән түгел Төркиядә фестивальдә катнашып кайттыгыз.
- Әйе, без Мармарис шәһәрендә Милли сәнгать фестивалендә «Гашыйк Кәриб» спектаклен күрсәттек. Шулай ук концерт программасы да бар иде. Турунч шәһәре мэры чакыруы буенча анда ике чыгыш ясадык. Концертны аеруча яраталар икән. Бу фестиваль артистларда онытылмас тәэсирләр калдырды.
- Сезнең коллективка ир-егетләр җитмәвен беләбез. Бу сезонга яшь көчләр киләчәкме театрга?
- Безгә егетләр беркайчан да җитми. Быел Фәрит Бикчәнтәев курсыннан ике егет белән ике кыз алдык.
- Яңа сезонда тамашачы нинди спектакльләр күрә алачак.
- «Сагынуларга ни чара» дигән спектакльне октябрь аенда Сәкинә Минханованың юбилей кичәсендә күрсәтергә уйлыйбыз. Илдар Хәйруллин Т.Гыйззәтнең «Кыю кызлар»ын куярга җыена. Чөнки татар классикабыз саекты. Халык йөри торган күңеллерәк спектакль кирәк иде. Без аның белән сезонны ачарга уйлыйбыз.
- Киләсе елда театрыгызның 70 еллык юбилее да көтелә. Анысына нинди планнар?
- Әлегә бөтен серне дә чишеп бетермик. Шунысын әйтим, 2014 елда шактый гына гастрольләребез көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: