Шәһри Казан

Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллина: «Улыбыз «ятим» үсте»

Алар сәхнәдә дә, тормышта да 40 елдан артык бергә иңгә-иң куеп, күпләрне кызыктырып, көнләштереп гөрләтә. Сүзем Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хатыйпов һәм республиканың атказанган артисты Рабига Сибгатуллина хакында.

Мин аларны моннан 9-10 ел элек, мәктәптә 8-9нчы сыйныфларда укыганда тәүге тапкыр күргән идем. Рабига апаның челтерәп аккан тавышы актлар залын микрофонсыз да яңгыратып, бар халыкны шаккатырган иде ул чагында.

Еллар узгач, әлеге искиткеч эчкерсез, гадел һәм ачык йөзле затлар белән миңа тагын очрашырга насыйп булды. Кышның иң салкын көннәренең берсе булуга да карамастан, алдан шалтыраттым да алар янына кич утырырга бардым.

Фәрит абый күптән түгел генә үги әтисен җирләгән булып чыкты. Кайгылы көннәре иде.

Әтиләр турында

Ф.Х.: - Минем үз әтием Борисково бистәсендә яшәде. Ул ике сугышта да булган һәм орден-медальләргә бай иде. Гомер буе сәгать төзәтү белән шөгыльләнде, бу - безнең нәселдән килгән шөгыль. Японнарга, фашистларга каршы сугышкан әтием 64 яшендә китеп барды.

Яшь вакытта мин аның белән бик аралашмадым, хәрби хезмәттән кайткач, элемтәләребезне ныгыттык. Бәйрәм саен бер-беребезне котлый идек. Әтинең икенче гаиләсендә 3 баласы булды.
Хәзер әтиләремнең берсе дә юк инде... Күңелсез.

Әле яңа гына кирпечләр кайтардым Арчага (анда Фәрит абыйның үги әтисе гомер кичергән. - Л.Л.). Ул йортта уңайлыклар юк иде, шуңа өстәп мунчасын, бәдрәфен ясап куярга ниятлим.
Арча хәзер бик матур. Әти янына атна саен кайтып йөрдем. Инде өчесен, җидесен, 40ын уздырдык, 51 көненә дә мулладан укыттырдым.

Мәхәббәт тарихы, гаилә

Ф.Х.: - Беренче тапкыр без Рабига белән Филармониядә эшләгәндә таныштык. Ул Мәскәүдән укып бетереп кайткан иде. Музыка училищесын тәмамлагач, мине шунда эшкә җибәрделәр.
Анда күп бригадалар белән эшләргә туры килде. Таһир Якупов белән Рабига бригадасында яшьләр генә эшләде. Шул бригада белән Урта Азияләрне күп йөрдек.

Ул мине матур җырлавы, чибәрлеге белән җәлеп итте. Рабига башкалардан да тавышы белән аерылып торды, аңа үз җырларымны да өйрәтә идем.

Р.С.: - Минем арттан Фаил исемле бер баянчы йөрде. Мине ул гел «малюска» дип атый иде. Әйдә әле, «малюска», өйләнешик әле, ди бу миңа берсендә. Әй, Фаил, мин әйтәм, син эчәргә яратасың бит. Эчкән кешегә кияүгә чыкмыйм мин! Шулай итеп, бер баянчыдан «качтым» да икенчесенә килеп «каптым».

Без бер-беребездән көнләшеп, нерва бетермәдек. Һәр шалтыраткан кешедән көнләшә башласаңмы?.. Көнләшүне мин юләрлек дип саныйм.

Ф.Х.: - Юу-у-ук. Рабиганың көнләшергә сәбәп биргәне булмады, үзем дә көнләшмәдем.

Р.С.: - Сәхнәдә дә бергә, өйдә дә гел бергә. Бер-беребездән туйган чаклар да буладыр. Тик ничек кенә булмасын, картайган көндә тигезлек, бер-береңә иптәш булу кирәк. Берүзең генә калсаң, бик авыр ул.

Иҗат

Р.С.: - Минем артист булып китүемә Сара апа Садыйкова этәргеч бирде. Аңа хорга йөргән бер кеше дә югалып калмады, бар да диярлек танылган артист хәзер.
Сара апа минем әнием кебек иде ул. Яхшы ки­ңәшләрен кызганмады. «Начар егетләр белән йөрмәгез!» - дип, безне гел «контрольдә» тотты, әниләр бирә торган киңәшләрен бирде.

Реклама

Казанга тәүге тапкыр килгәч, иң элек РТС заводында, аннары Теплоконтрольдә эшләдем. Шунда бергә эшләгән Рәйсә исемле дустым бервакыт үзе белән Сара апа Садыйкова хорына ияртеп барды. Шуннан анда йөри башладым. Тавышыңны әрәм итмә, сиңа җырларга кирәк, сәләтең бар, дия иде Сара апа. Бервакыт Габдулла Рәхимкуловка җырчы кирәк булган да, Сара апа янына килгән бу. Менә, бик әйбәт тавышлы кызым бар, дип, Сара апа мине тәкъдим иткән. Тик башта, сиңа укырга кирәк, диделәр. Филармониядә Мәскәүдәге Бөтенсоюз эстрада студиясенә укырга җибәрергә конкурс уза икән, шунда барырга кыстадылар. «Минем артист буласым килми, Сара апа, артистлар алар бозык булалар...» - дим аңа. «Бар да үзеңнән тора», - дип, мине сүкте. Ул вакытта инде «Актаныш таңнары», «Соңладың» дигән җырларны башкара идем, әмма конкурска бармас өчен сәбәп эзләп йөрдем. Берсендә Сара апа чакырып алды да: «Сәләтеңне әрәм итәсең! Бар хәзер үк конкурска!» - дип тиргәп атты мине. Шуннан Рәйсә белән конкурска барып карарга булдык. Без авылдан килгән, гади генә киемнәрдән. Жюрида Равил Шәрәфиев бар иде, аны гына таныдым, шуны һич тә онытасым юк.

400 кешедән дүртебезне генә - мине, Римма Ибраһимова, Клара Хәйретдинова һәм Зиннур Нурмөхәммәтовны сайлап, Мәскәүгә укырга җибәрделәр.
Вакытында ашамаулар, йокламаулар, баламны җиде ят кешеләргә калдырып китүләр - бар да бик үзәккә үтте. Хәзерге акылым булса, артист һөнәрен бер генә дә сайламас идем. Заводта тыныч кына эшләп ятар идем. Балам да ятим үсмәгән булыр иде бәлки. Әти-әнисе исән булып та, кем кулында гына яшәмәде, нинди генә интернатта тормады. Беренче тапкыр гастрольләргә баланы 1,5 яшьлек килеш алып чыгып киттем... Артист булганыма гомер буе үкенеп яшәдем.

Ф.Х.: - Гастрольләрдә өчәр ай йөри идек. Кайтып 2-3 атна гына торабыз да тагын чыгып китәбез, аннан тагын шулай... Ел буе гастрольләрдән кайтып керми идек. Улыбыз да сәнгать юлыннан китмәкче иде, тик ул тормышның нинди икәнен белгәнлектән, без каршы булдык.

Ул чагында уйланмадык, акча турында кайгырмадык. Түлиләрме аны, юкмы... Шулай да яшь чак­лар бик сагындыра. Кайберәүләр зарлана: тормыш авыр, кыенлыклар күп дип. Һәр адәм баласына да тормышта авырлык күрергә туры киләдер инде ул.

Мин 15 яшьтән авылдан чыгып киттем, 16да хезмәт кенәгәсе ачып, эшли башладым. Бер ел Теләчедә эшләдем. Минем яхшы уйнаганны күреп, Сабага ча­кырттылар. Анда да өч ел хезмәт куйдым. Сабадан, бик зурлап, армиягә озаттылар.

Элек, укып бетергәч, эш­кә билгеләү дигән нәрсә бар иде бит. Берьюлы ике җирдән чакыру килгән үземә: Кукмарадан һәм Филармониядән. Икенчесен сайладым. Бик зур мәктәп булды минем өчен Филармония. 1964 елдан бирле мин сәнгатькә хезмәт итәм.

Р. С.: - Без яшь чакта, хәзерге артистлар кебек, үзебез өчен эшләп йөрмәдек, дәүләткә хезмәт иттек.

Ф.Х.: - Ул чагында җырчылар да, баянчылар да бармак белән генә санарлык. Шуңа да, танылып китү озак булмагандыр. Мин үзем училищеда укыганда ук көйләр яза башладым. Минем инде кем икәнне беләләр иде.

Филармониядә администратор вазифасын да башкардым. Ярты ел алдан барып, Башкортстанда концертларны оештыра идем. Афишаларны алып кына барам. «О, сез Фәрит Хатыйповмы?» - дип каршы алалар да афишаларны авыллар буйлап таратасы да түгел, үзләре алып кала иде.

Р.С.: - Мине ­халыкка «Назлы гөлкәем», «Бер тау­да ун чишмә», «Гөлҗамал» җырлары алып чыкты. Без бик гади кешеләр, икебез дә. Хәзергеләр кебек, «йолдыз чире» белән авырмадык. Безгә концерт оештырыгыз әле, дип, бер хуҗа янына да кереп сорап йөргәнебез булмады.

Тик популяр булуымны тоеп яшәдем, Аллага шөкер! Кая барсам да, бик җылы каршы алалар иде. Әле хәзер дә урамда таныйлар үземне, тик танытасым килми. Хәзер картайдык бит инде.

Ф.Х.: - Иң күңеллесе - тану гына да түгел, ә җырларыгыз бик матур, бик яратабыз, диюләре. Минем җырлар язудан туктаганым да юк. Яшь җырчылар да гел сорап тора көйләрне. Якынча 700дән артык җыр язылган. Алар югалмасын дип, китап итеп чыгарам. Инде менә биш шундый басма дөнья күрде, алтынчы китапка да җырлар әзер, тупланып бетте.
Алайса берсендә радиодан «Синең нурың» җырын яңгыраталар. Сүзләре - Хәсән Туфанныкы, көе - халыкныкы, диде алып баручы. Мин моны радиога барып әйттем, шуннан соң төзәттеләр.

Татар җырлары турында

Ф.Х.: - Хәзер, җырчылар телевизордан җырлаганда, авторларны язмыйлар да, әйтмиләр дә. Гонорар түләүдән куркалардыр инде. Мин үзем беркайчан да җырларны сатканым юк. Күп очракта җырны үзем җырлап яздырам да, электрон почта аша, сораган кешегә салам. Җыр­чылар музыка училищесында укыйлар, әмма ноталарны дөрес ялгый белми, җырны әйбәтләп өйрәнү өчен, аларга баянчы кирәк.

Хәзер юк-бар җырларны күп башкаралар. Әллә нинди сөйләм сүзләренә дә җыр яза башладылар. Ул шигырь дә, шагыйрь дә түгел. Татар җырын үзгәртеп, моңны юкка чыгаралар. Татар музыкасын бетерү дип атала бу, минемчә. Кайбер җырларны тыңлыйм да, эх мин әйтәм, моңа русча сүзләр куйсаң, аларга да бик яхшы бара. Татар җырларын башкармыйлар, дип әйтүем.

Кайберәүләр халык җыры «яза». Теге халык җырының башын, монысының уртасын, өченчесенең ахырын ала да, барысын бергә кушып, җыр яза, имеш. Бернинди фантазия юк. Шуларны тыңлыйм да жәлләп утырам кайчагында. Композитор түгел, фантазерлар алар. Көй, шигырь язу табигатьтән бирелергә тиеш ул. Җыр язу бер дә җиңел эш түгел. Халык күңеленә кереп кала һәм халык яратып башкара торган җырны язу бик авыр...

PS. Фәрит абый һәм Рабига апа, җырлары кебек үк, нәзакәтле дә, гади дә, мәгънәле дә. Шундый иҗат фанатлары булганда, татар сәнгате әле озак яшәр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: